• 09.12 Әхәт Гаффарга 70 яшь тулуга багышланган кичә. Казан, Тукай клубы. 17:00
  • 11.12-12.12 Элвин Грей. КРК "Пирамида"
  • 13.12 Айдар Рәкыйпов концерты. УНИКС. 18:30
  • 15.12 Ришат Төхвәтуллин. КСК "Уникс". 17:00
  • 16.12-20.12 Данир Сабиров концерты. КСК "Уникс"
  • 14.02-23.02 Мунча ташы. Кырыкта да кызыкта. КСК "Уникс"
  • 29.02-09.03 Фирдус Тямаев. Ялгыз торна. КСК "Уникс"
Туган көннәр
  • 08 Декабрь Әхсән Баян (1927-2013)
  • 08 Декабрь Илдар Әхмәтов
  • 09 Декабрь Хәсән Туфан (1900-1981)
  • 09 Декабрь Лениза Назлы
  • 10 Декабрь Ринат Мөхәммәдиев
  • 10 Декабрь Светлана Сабирова
  • 10 Декабрь Марсель Бакиров
  • 10 Декабрь Гариф Гомәр (1891-1974)
  • 11 Декабрь Азат Садриев
  • 11 Декабрь Габдулла Шамуков (1909-1981)
  • “Светлый” ЖК (Куюки) 1 бүлмәле фатир озак вакытка гаиләле кешеләргә тапшырыла. 3 этажлы өйдә 1 катында. 49 кв.м. кирәкле җиһазлар бар.Индивидуаль җылыту.Парковка өй янында.90 номерлы шәһәр автобусы йөри. 10000 сум+ ком.услуги. тел.89393932099
  • Моселманнарга общагада булмэ арендага бирэбез. 89509488227.собственник.
  • Продается кирпичный дом в с. Старый Варяш, Муслюмовского района. т.8 917 928 31 75
  • Казанда сатам шифоньер,бэясе сейлэшу буенча. 89173931425
  • Продаётся двухкомнатная квартира в Актаныше. Телефон 8-917-907-73-79.
  • Песоктан бушаган капчыклар сатабыз бик яхшы хэлдэ Казан 8950-314-35-17 фэниль
  • Шунгит сабыннары сатам: натураль һәм хәләл!Т.8-967-365-36-10
  • Актаныш районындагы авылда 1996 елгы агач өй сатыла. Бәясе килешү буенча. 89372979649
  • Сдаю комнату Дербышках около Бэхетле.Комната теплая сосед хорошый.Недолеко остановка. Комнате есть стиральная машина холодильник. Тел:89534010031
  • Продаю картофель, сорт Гала, 1,3 тонны, оптом и в розницу, цена договорная. Булат 89083308301

 

 
Архив
 

               

14.07.2019 Җәмгыять

"Няня, өч яшьлек кызның башын кисеп, метрода йөрде"

И-и, бигрәкләр дә ярата инде баласын! Сөбханалла! Ике яшьләр тирәсендәге алма кебек кызы белән күңелле генә итеп уйнавын карап утыру үзе бер рәхәт. Кызы йөгереп килә дә аны битеннән үбеп ала, әйдә кул чабабыз, әйдә куышлы уйныйбыз, дип, чыр-чу килә. Әмма хатын ниндидер кысаларга кертелгән кебек, киеренкелеге сизелеп тора. Карашы да мине бераз аптыратты. Үзе көлсә дә, күзләре көлми иде аның. Үз уйларыма бирелеп утырганга, аның сорау биргәненә сискәнеп киттем.

Бала хакы кайда?
 
– Сез балаларга әйбәт итеп УЗИ ясаучы берәр табибны белмисезме?
 
Икебез дә балаларны уйнатып поликлиника каршында утырганга, бу сорау гаҗәп тоелмады. Сәламәтлек темасына сөйләшә башласам туктый да алмыйм, шуңа кайсы җирдә УЗИны ничек ясаганнарын сөйли башладым. Яшь әни сумкасыннан блокнот чыгарып язып ук бара. Бигрәк җаваплы, ахрысы. Ахырда:
 
– Ярар рәхмәт, мин боларны кызның әнисенә әйтермен әле, без бүген прививка ясатырга дип килгән идек, вакытыбыз җитәдер, – дип саубуллашып китәргә җыенды.
 
Мин янә аптырадым. Кызчыкның туган апасыдыр, әнисенә карашып торадыр дигән уй йөгереп үтте.
 
Кызыксынуымны тыя алмыйча:
 
– Сез баланың әнисе түгелмени? – дип сорадым.
 
– Юк, мин аның әнисе түгел шул. Мин – няня.
 
– Бала сезне бик ярата бит, мин сезнең үз балагыз дип карап утырдым, – дидем.
 
– Балага өч ай булганнан бирле, мин көн дә аның белән инде, – дип елмайды яшь ханым.
 
Алар китеп баргач та, күңел иләслеге басылмады әле. Ничек инде, алма кебек кызчык өч айлык чагыннан үзенә бөтенләй дә чит булган бер кеше белән үсә? Иртәнге җидегә бала янына килә һәм кичке җидедә өенә кайтып китә. Ә әни кеше акча эшли. Дөресен генә әйткәндә, әни кеше дә, няня да акча эшли. Ә бала әзрәк акчага риза булган няня янында, чөнки кызның әнисе шактый ук күп хезмәт хакы ала инде. Шулай булмаса, няняга да хезмәт хакын ничек түли алсын ул. Әлбәттә, бу дөньяда кемне дә булса хөкем итәргә беркемнең дә хакы юк. Аллаһ безне ирекле итеп яраткан. Шулай да нәрсәнең дөрес, ә нәрсәнеңдер дөрес булмавы турында күпләребез уйланадыр. Мин дә инде баланы кызганырга да, кызганмаска да белмәдем. Бер карасаң, ул бәхетле кебек, әнә ничек уйный бит. Икенче карасаң, аның хәтта сәламәтлеге хакында да ниндидер чит бер хатын кайгырта. Ул хатын аны берничек тә чын күңелдән ярата алмый бит инде. Няня бала янына көн саен бары тик акча өчен генә килеп йөри бит. Төп сәбәп – акча. Һәм баланың әнисе дә бары тик акча өчен генә көн саен баласы яныннан чыгып китә. Кеше хакы, бала хакы кайда соң монда? Барлык яшәешне акча хәл иткәндә, нәрсә сөйләп торасың инде? Кызганыч... 
 
Нянялар өчен җавап бирүче юк
 
Кемнәрдер еллар буе тилмереп бала көтә, сабыен күрәсе килеп, Аллаһка ялвара. Ә кемнәрдер балаларын ташлап ук китә. Кемнәрдер... Монда сүз, әлбәттә, ташлап китү турында бармый. Ләкин яратып үстерү дә юк. Бала ташланмаган да... Бик катлаулы башваткыч. Үзем няня яллап бала үстерүне берничек тә хуплый алмыйм. Ничек кенә булмасын, балага әни, якын кешесе кирәк. Ул әнисенең көне-төне эштә ятуын берничек тә аңлый да, аклый да алмаячак. Мәсәлән, мин үзем әлеге кызчык урынында калырга куркыр идем. Чит кеше белән икәүдән-икәү генә кал әле!
 
Ничек кенә матур булмасын, яхшы итеп карарга тырышмасын, ул бит аңа беркем дә түгел. Әлбәттә, монда сүз ярату, мәрхәмәтлелек хакында бармый. Нянялар очрагында сүз бары тик акча турында гына бара. Кешелекнең бернинди акчаларга да сатып алып булмый торган иң зур кыйммәтләре кайда соң? Әлбәттә, күбебез, балаларыбызны балалар бакчаларына илтеп, эшкә йөгерәбез. Әмма бу очракта бала үзе кебек иптәшләре белән уйный. Аның яше дә зуррак була. Һәм иң мөһиме: аларның куркынычсызлыгы өчен, начармы-яхшымы, дәүләт оешмасы тарафыннан гарантияләр билгеләнә. Әлбәттә, балалар бакчасында калдырганда да борчылу була.
 
Тик няня белән калдыру очрагы бөтенләй башка әйбер. Җиде ят кулына тапшырып чыгып китүче аналарның йөрәкләре ниндидер, нишлидер – әйтә алмыйм. Беренчедән, игълан һәм кадрлык агентлыгы буенча тапкан няняларның баланы ничек караячагына бернинди дә гарантия юк. Аларны кемнеңдер киңәшенә таянып кына эшкә чакыру да ышанычлы түгел. Менә Мәскәүдә булган хәлне күбегез хәтерлидер әле. Анда няня, өч яшьлек кызның башын кисеп, метрода йөрде. Коточкыч хәл. Монда кемне гаепләргә мөмкин, няня яллаган ата-ананымы, әллә инде няняның үзенме? Тикшерүчеләр үз нәтиҗәләрен чыгарыр анысы, әмма ата-ана баланы кире кайтара алмаячак. Ә няня сайлаганда, чыннан да, бернинди гарантияләр дә юк. Мин Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына мөрәҗәгать иттем. Нянялар эше контрольгә алынганмы, алар сезнең берәр бүлектә теркәләме, әллә инде ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындамы – шушы сорауга җавап кызыксындырды мине. Җавап ике сүздән генә тора иде – няняларның безгә бернинди дә катнашы юк. Гомумән, аларның беркемгә дә катнашы юк булып чыга. Һавага бармак белән төртеп, баласын бер билгесез кеше белән калдырып чыгып китә инде ата-ана. 
 
Няняларга күпме түлиләр?
 
Тик ни хикмәт, няня хезмәтенә мөрәҗәгать итүче ата-аналарның саны көннән-көн арта. Бу хәл җәмгыятьтә шактый ук тамыр җәеп утыра. Моңа төп сәбәп балалар бакчалары санының җитешмәведер, мөгаен. Ник дигәндә, балаларны яшь ярымнан кабул итүче дәүләт балалар бакчалары бөтен Казанга берничә генә. Алай да бу хәлнең дә әллә ни начарлыгын күрмим, чөнки бала әле яшь ярымда әнисеннән аерым гына бакчага йөрергә бик үк өлгереп җитмәгән була. Шуңа да гаиләләргә әзрәк булса да материаль ярдәмне калдыру бик дөрес булыр иде. Әни кешегә бала акчалары ел ярым гына бирелә дә аннары туктатыла бит. Димәк, балалар бакчалары җитешмәүне дә исәпкә алып бала пособиясен өч яшькә кадәр озынайту – бүгенге көн кадагына суга торган мәҗбүри хәл.
 
Ә шәхси рәвештә акча эшләүче нянялар үзләренең хезмәтләре өчен сәгатьләп акча алалар. Аларның хезмәтләре сәгатенә 200 сумнан башлап 1000 сумга кадәр билгеләнгән. Монда инде няняның күпме эш эшләячәге: ашарга пешерәчәкме-юкмы; бала белән махсус дәресләр уздырасымы-юкмы; инглиз телен белү мәҗбүриме-юкмы һ.б. бәяне билгели.
 
Тагын бер кызык фактка тап булдым – ир-атларыбыз арасында да няня булып эшләргә теләүчеләр бар икән. Аларның эше кыйммәтрәк бәяләнә. Алты айлык бала белән ир-ат няняны калдырып чыгып китүне күз алдына да китереп булмый. Күп хатын-кызлар әтиләре белән дә калдырырга курка бит әле ул сабыйларны. Шулай да түзмәдем, күрсәтелгән бер номер буенча ир-ат няняга шалтыраттым. Ул биш яшьтән зуррак балаларны гына караганын әйтте. Теге Америка фильмы бар бит әле игезәк нянялар турында, шуның кебегрәк килеп чыга инде бу. Аеруча шук малайларга дип ир-ат нянялар яллаучылар байтак икән.
 
Бүгенге көндә бер Казан шәһәрендә генә дә няня булырга теләүчеләр саны 1200гә җиткән. Димәк, әлеге эш үсештә. 
 
Иң якын кешеләребез барында – дөнья яктырак
 
Бала өчен әти-әниләре белән беррәттән иң якын кешеләре – әби һәм бабай. Әле алар балаларны күбрәк тә яратадыр кебек тоела миңа. Бала баласы балдан татлы диюләре дөрестер. Әби һәм бабай янында балалар тормышның иң матур якларын гына күрәләр һәм төпле тәрбия дә алалар. Шуңа да, әби-бабай тәрбиясен алып үскән балалар башка балалардан күпкә аерылып торадыр дип саныйм мин. Һәркайсыбызга да шундый бәхет насыйп булсын иде.
 
Ә няня ялларгамы-юкмы – анысын һәр ата-ана үзе хәл итә инде. Тик ничек кенә булса да, иң алдан бала хакы турында уйларга онытмасак иде.
 

Айсылу ИМАМИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 14.07.2019
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Балмай