• 03.08-23.08 Гигант шоу. Цирк. 13:00
  • 30.08 "Күтәренке күңел белән". Музыкаль-юмористик шоу. УНИКС. 18:00
  • 15.10 Әнвәр Нургалиев. УНИКС. 18:30
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 19 Август Солтан Рахманколый (1889-1916)
  • 19 Август Сәгыйть Гыйбашев
  • 19 Август Рубин Абдуллин
  • 19 Август Харис Мусин
  • 20 Август Равил Вәли
  • 20 Август Альберт Исмаил
  • 20 Август Ринат Нуруллин
  • 20 Август Гази Заһитов (1921-1953)
  • 20 Август Рәшит Абдуллин (1951-2004)
  • 20 Август Наил Зыятдинов
  • 2109 машинасынын сул як ишеклэре сатыла. Черемэгэн, тузмаган. Бэясе договорная. Тел.:89270410678.
  • Отопительный радиатор сатыла. 1 шт.-1000 сумнан. 6 штук. Тел.:89270410678
  • Сенчик сатыла (килосы 230 сум), суган сатыла (килосы 25 сум).Сенчикнын корэне дэ бар.Атаныш районыннан. Тел.:89270409370
  • Авыл кукэе сатам. 10 шт. - 60 сум. Узем алып килеп бирэм. (Казан шэхэре буенча). Тел.: 89375255146
  • Казанда, Үзәккә якын урында, ике татар тәртипле, начар гадәтләрсез, студент егетләргә вакытлыча яшәп торырга 1 бүлмәле фатир кирәк.15-16 мең тирәсе. Телефон: 89963369167
  • Казан үзәгендәге ремонтланган чиста бүлмәгә кертергә кыз кеше эзлибез. Бик уңайлы урында, тукталыш якын. КГСАУ, КГТУ һәм башка вузлар тирәсендә. Адресы - Әмирхана Еники, 3. Тел.:89375779892
  • Казан шәһәре Бр. Касимовых 22/7 адресы буенча урнашкан бүлмәгә начар гадәтләре булмаган ике кыз кертәм. Яшәү өчен барлык шартлар да бар. Тел: 8987 209 86 93
  • Казан шәһәр филармониясенә Видеомонтажер/видеоконтентщик эзлибез. Резюме җибәрү өчен электрон почта: [email protected]
  • Ат сатыла, сау сэлэмэт жигугэ ойрэнгэн, 75000 тел 89083425578
  • Казанда авиатозелеш районда урнашкан стоматология га мед сестра кирэк. Стажы булса бик эйбэт. Зп 25000 мен.89376293950

 

 

 
Архив
 

               

24.06.2019 Авыл

Сәләй Вагыйзовны биргән авыл

Камышлы районының Байтуган авылы җирлегендә кызу эш вакытына туры килдек. Биредә халык мәш килеп Бөтенроссия авыл Сабан туе кунакларын каршы алырга җыенып йөри. Шулай да авыл җирлеге башлыгы Зөфәр КАШАПОВ безнең белән очрашып сөйләшергә, авыл белән таныштырырга вакыт тапты.

Рус, татар һәм чуваш туганнар
 
Байтуган авылы өч өлештән тора. Аның берсендә - татар, икенчесендә - рус, өченчесендә чуваш халкы яши. Дөресен генә әйткәндә, бирегә беренче тапкыр килгән кеше кайда Рус Байтуганы бетеп, Татар Байтуганы башланганын аңлап та бетермәс. Өч авыл аралары бик якын булып, берсе икенчесен дәвам итә. Ә авыл җирлеге шушы Татар, Рус һәм Чуваш Байтуганнары һәм алардан берничә чакрым ераклыкта урнашкан Кызыл Яр бистәсен үз эченә алган. Кызганычка, соңгысы юкка чыгып бара икән инде. Заманында терлекчелек, игенчелек белән дан тоткан авылда бүген берничә өлкән яшьтәге кеше генә яшәп калган.
 
Җирлек хакимияте Рус Байтуганында урнашкан. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү, почта бүлеге, Мәдәният йорты да шушы бинада.
 
- Бу Рус Байтуганы авылының Мәдәният йорты. Ә Татар Байтуганында клуб бар. Икесендә дә бәйрәм концертлары, төрле чаралар уздырылып тора.
 
Авылыбызда туган якны өйрәнүгә зур әһәмият бирелә. Китапханәләрдә (алар да икәү) яшьләр, аеруча мәктәп балалары өчен викториналар, күргәзмәләр оештырыла. Китаплар фонды да бай - рус, татар һәм чуваш телләрендә китаплар күп.
 
Җирлектә ике фельдшер-акушер пункты эшләп тора. Рус һәм Чуваш Байтуганнарында - Нурания Абзалова, ә татар авылында Ләйсән Әхмәрова халыкка ярдәм күрсәтә, - дип сөйләде Зөфәр Кашапов. Авылда һәр йортка газ кергән, урам колонкаларына (күбесенең өенә дә) чишмә суы килә. Халык дус, бердәм булып бөтен бәйрәмнәрне бергә үткәрәләр, зиратларны чистартып, тәртиптә тоталар. Татар Байтуганында мәчеткә (анда Мөхәммәтнур хәзрәт Гарипов имамлык итә) йөрүчеләр арасында яшьләрнең дә булуы олыларны аеруча куандыра.
 
Социаль мәгънәгә ия булган объектлар икешәр булса, мәктәп өч авылга берәү генә икән. Анда беренче сыйныфтан алып унберенче сыйныфкача 67 бала белем ала. Мәктәп бүлекчәсе булган “Василек” балалар бакчасында 24 бала тәрбияләнә.
 
- Узган елда мәктәбебезнең яңа дип саналган бинасына да 40 еллыгын бәйрәм итте. Шушы дәвердә анда күпме бала укып чыккан! Кичәгә килүчеләр арасында табиблар да, инженерлар да, спорт мастерлары да һәм тагын әллә нинди һөнәр ияләре бар. Педагогия белеме алып, мәктәбебезгә эшкә кайтучы укучыларыбыз да шактый. Тарих укытучысы Илфат Бәдретдинов нәкъ шундыйлардан. Ул “Кайда туган — шунда ярап куйган” өлкә акциясендә катнашып, призер исеменә лаек булды. Илфат бабасының -җирле тарихны өйрәнүче Әбүзәр ага Бәдретдиновның (урыны оҗмахта булсын) эшен дәвам итә, укучыларында туган якка карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияли.
 
Коллективыбызда тагын берничә яшь белгеч бар. Яңа гына институттан килүчеләр беренче өч елда хезмәт хакына өстәмә акча алып торалар. Эшкә урнашу белән хөкүмәт тарафыннан бер тапкыр түләнә торган “подъемный” акчасы да бирелә. Бу түләүләр яшь белгечләрне авылга тарту нияте белән каралган, - дип сөйләде мәктәп директоры Валентина Гордеева.
 
 
Авыл хуҗалыгы
 
Зөфәр Әбүзәр улыннан авыл хуҗалыгы турында да сораштык. “Җирләр буш ятмый, Аллаһыга шөкер”, - дип җавап бирде җитәкче. Өч мең гектардан артык җирне “БайкомСервис” оешмасы эшкәртә. Аның җитәкчесе Наил Кәлимуллин тумышы белән Татар Байтуганыннан. Ул озак еллар Себердә яшәп, дәрәҗәле урыннарда эшләгән. Ә күңеле һаман да туган ягына, җиргә тартылган. Лаеклы ялга чыгу белән Наил әфәнде Байтуганга кайтып, башта юл буе кафесы ачып җибәрә, ә әзме-күпме табыш килә башлагач, акчасын авыл хуҗалыгын үстерү өчен тотарга була. Наил Гайзулла улы халыкның пай җирләрен сатып алып, игенчелек белән шөгыльләнә башлый. Оешма орлыкчылык юнәлешен дә үзләштергән, техника паркы да шәп. Күптән түгел Наил әфәнде эшләрен кияве Альберт Демидовка тапшырган. “Орлыклары яхшы, сыйфатлы булуы белән аерылып тора. Аларны район игенчеләре дә, читтән килүчеләр дә сатып алалар”, - дип сөйли җирлек башлыгы.
 
Ә Тольятти эшмәкәре, “Поволжский Агропрод” оешмасы җитәкчесе Вадим Макурин Байтуганда тегермән ачкан. Анда җирле халык эшләп, бодай, арыш оны тарттырып шәһәрләргә озаталар.
 
Авылда умартачылык, терлекчелек белән шөгыльләнүчеләр дә бар. Мәсәлән, Сергей Минин Чуваш Байтуганының элеккеге фермасын арендага алып, мөгезле эре төрлек үрчетә.
 
Сәләй Вагыйзов музее
 
Татар мәктәпләре укучылары өчен белем дөньясы “Әлифба”дан башлана. Балаларга беренче дәреслекне төзеп биргән Сәләй ага Вагыйзов Камышлы районының Татар Байтуганында туган.
 
Сәләй аганың ерак туганы, Рус Байтуганы авылы фельдшеры Нурания Абзалова, 1999 елда Сәләй Вагыйзов чакыруы буенча Арчага “Әлифба” музеен ачу тантанасына барган. Шунда танылган якташыбыз Нурания ханыма Байтуганны сагынып яшәве турында сөйли, туган йорты, авылдашлары турында сораша. “Шул минуттан мин Сәләй Вагыйзовның туган йортында аның музеен булдыру теләге белән яна башладым”, - дип сөйли Нурания Минсәхи кызы. Кызганычка, аның изге теләге чынга ашканда Сәләй Гататдин улы бакыйлыкта була инде.
 
Нурания ханым музейның буш тормавы, анда көн саен диярлек экскурсияләр, әдәби чаралар узуы турында шатланып сөйли. Татарстанның, Самараның төрле районнарыннан, чит регионнардан мәртәбәле кунаклар, укучылар, студентлар күп килә икән. Ә җирле мәктәп укучылары музей буенча дипломнар, практик эшләр язып, округ олимпиадаларында һәм башка бәйгеләрдә катнашалар, дәрәҗәле урыннар яулыйлар. Рус Байтуганы авылының 4 сыйныф укучылары Камилә Госамова һәм Дарина Спорышның эшләре хәттә музейда урын алганнар.
 
...Музей-йорт Сәләй Вагыйзов исемен йөрткән урамда урнашкан. Капкасыннан чыгуга гаҗәеп матур табигать күренеше ачыла.
 
- Карагыз әле, әнә теге тау бите китапка охшаган, - дип күрсәтте озата чыккан Нурания ханым. Чынлап та, куе урманнан ачык калган бер җир бастырып куелган ачык китапны хәтерләтә. Әйтерсең лә табигать әллә кайчан инде биредә музей булачаган билгеләп куйган.
 
Шушы көннәрдә, Бөтенроссия авыл Сабан туена әзерлек кысаларында, Байтуган тавына зур тимер хәрефләр белән “Әлифба” дип язып куйдылар. Бу изге гамәлнең финанс чыгымнарын Татар эшкуарларына ярдәм күрсәтү ассоциациясе (җитәкчесе — Ильяс Гомәр
 
улы Шәкүров) үз өстенә алган. Язу М-5 трассасыннан узып барганда бик яхшы күренеп тора. Димәк, татарны “Әлифба”лы иткән Сәләй Вагыйзовның биредә туып-үсүе турында һәр узып баручы белеп торачак.
 
Алия АРСЛАНОВА.
 
Нурания АБЗАЛОВА чишмә янында.

Алия АРСЛАНОВА
Бердәмлек
№ --- | 24.06.2019
Бердәмлек печать

Фикерләр

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом