|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.06.2019 Җәмгыять
Яңа Усманның төп байлыгыЯңа Усман - Камышлы район үзәгеннән көнчыгышка таба егерме биш чакрым ераклыкта урнашкан татар авылы. Бүген Яңа Усман мең ярым кеше яшәгән шактый зур һәм матур авыл. Бу җирләр казылма байлыклары белән дан тота. Биредә кызыл балчык, ком, төзелеш ташы тапканнар, күкерт чишмәләре дә бар. Ә иң зур байлыгы - нефть. - Кара алтынны Богырысланда теркәлгән “БайТекс” оешмасы чыгара. Нефтьчеләр белән тыгыз элемтәдә, бик дус яшибез. Авылны төзекләндерүдә алар күп ярдәм итәләр, - дип сөйли авыл җирлеге башлыгы Айдар Зарипов.
Авыл буйлап экскурсия ясаганда, нефть саклагычлары яныннан тыныч кына үтеп китә алмадык. Зур-зур резервуарлар, җир өстеннән үткән калын торбалар нефтьчеләр шәһәрчеген хәтерләтеп, әллә кайдан үзенә тартып торалар. Чит кешеләрне күреп, капка янына баш инженер вазыйфаларын башкаручы Вячеслав Грунин чыкты.
- Тәүлегенә 1400 тонна нефть чыгарабыз. Биредә аны кушма матдәләрдән аералар, чистарталар һәм “Транснефть” оешмасына тапшыралар, - дип “БайТекс” оешмасының эшчәнлеге турында кыскача сөйләп бирде ул. Вячеслав Иванович авыл җирлеге администрациясе белән ике арада аңлашучанлык һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек булуын белдереп, Айдар Зариповка рәхмәтен җиткерде.
“БайТекс” һәм “Байтуган нефтесервис” транспорт компаниясендә өч йөзләп яңаусманлы хезмәт итә. Эш булгач, авылдан яшьләр дә китми, дип белдерә җирлек башлыгы.
Җирле крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илшат Гыйниятов та дистәләгән авылдашларын эш урыны белән тәэмин иткән. Фермер мең ярым гектар җир эшкәртә, йөзләгән баш үгез тота. Үзенең пилмән ясау цехы, ашханәсе дә бар.
Яшьләрнең авылда калуына, әлбәттә, инфраструктура булуы зур йогынты ясый. Яңа Усман авылында урта белем бирү мәктәбе, балалар бакчасы (анда 80 бала йөри), банк, почта бүлеге эшләп тора. Авылда гомуми практика табибы пункты, теш табибы кабинеты бар, сигез кибеттә азык-төлек, көндәлек куллану товарлары, төзелеш материаллары сатыла. Иске йортлардан күчерү өлкә программасы нигезендә баракларда яшәүчеләр өчен икешәр фатирлы 30 өй төзелгән.
Авылда мәдәни тормыш кайнап тора дисәң дә дөрес булыр. Мәдәният йорты хезмәткәрләре Рузилә Гайсина һәм Гүзәл Рәфәгыйтдинова, китапханәче Гөлүсә Зарипова төрле чаралар, бәйрәмнәр үткәреп торалар. Авылда гына тугел, район күләмендә үткән барлык мәдәни чара да Яңа Усман авылының “Нежность” (“Наз”) балалар бию ансамбленнән башка узмый. Бу коллективта 30лап бала бии. Аларның сәнгать җитәкчесе Рузия Тәгаева эшен бик яратып башкара. Әти-әниләр дә, авыл җирлеге башлыгы да бу балалар коллективына матди ярдәм күрсәтеп торалар. Шуңа да алар зәвыклы бию костюмнарында матур-матур, яңадан-яңа биюләрне тамашачыга бүләк итәләр. Быел коллектив Самара шәһәрендә үткән “Мирас” фестивалендә беренче урынны алып кайтып, авылдашларын бик куандырдылар. Казан артистлары да концертлар белән килгәли. Ә кичләрен яшьләр Мәдәният йортына дискотекага җыела, биредә бильярд, шашка-шахмат уеннары да оештырыла.
Авылның күрке булып ике мәчет балкый. 1831 елда төзелгәнен халык Иске мәчет дип йөртә. 2011 елда аңа Раил, Рамил һәм Илгиз Зариповлар гаиләләре ярдәме белән капиталь ремонт ясаганнар. Ә икенче мәчетне җирле эшкуар Җәгъфәр Мингазов салдырган.
- Үткән елда губернаторның “Содействие” программасы буенча авыл советы каршындагы мәйданчыкны төзекләндергән идек. Ул елның иң шәп проекты дип танылды һәм Яңа Усман җирлеге администрациясе губернаторның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Өлкә спорт министрлыгы ярдәме белән универсаль спорт мәйданчыгы төзелде, янәшәсендә яшьләр өчен спорт тре-нажерлары куелды, - дип авыл белән таныштыруны дәвам итә Айдар Рөстәм улы.
Яңа Усман авылы мәктәбендә бүген ике йөз бала белем ала. Күрше Иске Усман, Неклюдово, Никиткино авыллары укучылары да бирегә йөреп укыйлар. Сыйныфлар заманча җиһазландырылган, балалар уку-укыту әсбаплары белән тәэмин ителгән. 2014 елда Яңа Усман мәктәбе өлкә авыллары мәктәпләре арасында “Иң яхшы мәктәп” исеменә лаек булган иде. Ә чыгарылыш сыйныф укучылары Бердәм Дәүләт Имтиханнарында яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, югары уку йортларына укырга кереп торалар. Тик мәктәптә татар теле дәресләре укытылмавы гына күңелсез.
- Кызганычка, әти-әниләр теләге белән ана теле бары тик факультатив рәвештә укытыла. Авылда мәдәни чараларны, бәйрәмнәрне татар телендә уздырырга тырышабыз, - дип сөйли Айдар Зарипов.
Яңа Усманда милли йолаларны, гореф-гадәтләрне саклап калуга зур әһәмият бирелә. Ветеран-укытучы Рифкать Фәрзетдинов җи-тәкчелегендәге музейда авылның тарихы, яңаусманлыларның Бөек Ватан сугышы елларында фронтта һәм тылда күрсәткән батырлык-лары турында материаллар, халыкның күңел җәүһәрләре саклана.
Табигый һәйкәлләр – ташландык известьташ һәм акташ табу карьеры (анда әле Палеозой эрасында барлыкка килгән известьташ табылган), Шарлак һәм Күкерт чишмәләре белән дан тота.
Яңа Усман авылына табигать байлыклары мулдан бирелгән. Шулай да иң зур байлыгы - аның кешеләре. Киң күңелле, ачык йөзле, ә иң мөһиме, туган авылларын бөтен күңеле белән яраткан кешеләр яши анда. Авыл җирлеге башлыгы Айдар Зарипов шуларның берсе. “Кайда туган, шунда кирәге чыккан”, - диләр андыйлар турында.
Алия АРСЛАНОВА |
Иң күп укылган
|