|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.06.2019 Матбугат
"Ләйлә Дәүләтованы гел бер теләк белән карыйм"Зөлфия Шакированың иң беренче тапкыр Азнакай турында җырлаганын ишеткәч, ят тавыш иясе кем икән дип, кухнядан ашыгып чыктым. Бик ошады. Миңа аның җырлавы юан торбадан тулып су агуын хәтерләтте. Мул, тыгыз, көчле. Җәвит Шакиров алып барганда “Башваткыч” тапшыруын карамадым: мөмкинлегем юк иде. Зөлфәт Зиннуров алып бара башлаганнан бирле карыйм. Рәхмәт оештыручыларына да, катнашучыларга да.
“Кәмит Җәвит”не яратып карыйм. Кеше арасында бик йөрмим, шуңа минем өчен татарча тапшырулар карау – яңа кешеләр белән танышу, аралашу кебек. Җәвит Шакировның җырлавын бик яратам. Гади, табигый. Зөлфия белән икәү җырласалар, күз тия күрмәсен, дип карыйм.
Күңелемдә инде берничә ел бер фикер йөри: баянчыларның исемнәрен язып кую бик авыр микәнни? Алар бит моңа лаек. Күпме укыганнар, өйрәнеп остарганнар, җитмәсә, нинди авыр баяннарын аягөсте күпме күтәреп торалар.
“Ком сәгате”н дә яратып карыйм. Данил Гыйниятовның нык хәзерлекле килүе дә сокландыра. Шундый оста бирә сорауларны...
“Адәм белән Һава”ны көтеп алам. Ләйлә Дәүләтова мин кешегә һич тә бирә алмый торган сорауларны бирә. Җавапларны күңелнең тирән чокырларына кереп, актарып ала. Бик оста алып бара. Акыллы. Гел бер теләк белән карыйм: ул күрсәткән гаиләләргә күз тия күрмәсен, дим.
Гадәттә, бер күргән тапшыруны яңадан карамыйм. Ә менә Гөлнара Зиннәтуллиналар турындагысын күрсәткән саен карадым.
Зөһрә Шәрифуллина җырлый да белә, сөйләшә дә белә, киенә дә белә дип, сөенеп карыйм. Аның өчен читенсенәсе юк. Күз тимәсен.
Гүзәл Уразованың беренче җырлары миңа шифалы дару кебек тәэсир итә иде. Ирем исән чакта, хәтта концертына да бардык. Илдар Хәкимовның озын җыр башкарганын тыңлагач кына күңелем булды.
“Манзара”ны, гомумән, ТНВ тапшыруларын хөрмәт белән карыйм. Бүтән каналларны ачмыйм да, бу – наданлык билгесеме, әллә ул дәрәҗәгә үсеп җитмәгәнменме...
М.РАНГАЗАРОВА. Сарман.
--- |
Иң күп укылган
|