|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.06.2019 Шоу-бизнес
Юлия Началова "теге дөньядан" ярдәм итә?Юлия Началова турында фильм төшерүче продюсер Андрей Загорский Дни.ру басмасына шулай дип белдергән. Продюсер әйтүенчә, җырчы турындагы биографик фильм инде төшерелә башлаган. "Теге дөньядан" Юлия аңа ярдәм итеп тора, дигән ул. "Юля чыннан да ярдәм итә, безне аңлый. Миң аңа процесс вакытында күңелемнән: "Юля, зинһар, ярдәм ит, безгә материал төшерергә кирәк", - дип дәшәм ди...
Яңгырлы иртәдә Андрей Юлия Началованың каберенә килеп, аңа мөрәҗәгать иткән. Нәтиҗәдә, яңгырлы һава торышын кояшлы ямьле көн алыштырган.
Элегрәк җырчының туганнары фильм төшерүгә каршы булганнар. Хәзер, имештер, Юля ядәмендә анысы да хәл ителгән.
Җырчы турындагы фильның бюджеты 60 миллион сум, аның күпчелеген инвесторлар биргән, ә күпмедер өлешенә продюсер үзеннән өлеш керткән.
--- |
Иң күп укылган
|