|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.06.2019 Спорт
"Рубин" Корбан Бердыевны отставкага җибәрде
Корбан Бердыев "Рубин" футбол клубы тренеры вазифасыннан отставкага җибәрелде. Аның клуб белән килешү вакыты чыкмаган иде әле. Әлеге карарны бүген клубның җитәкчелеге һәм иганәчеләре сезонны йомгаклауга багышланган очрашуда кабул итте дип яза "Бизнес-Онлайн". Клуб җитәкчелеге команданың уены һәм нәтиҗәләреннән канәгать түгел. Тренерның елына 3 млн евро хезмәт хакы алуы да ассызыклана.
Бердыев "Рубин"ны 2001-2003 елларда җитәкләде, аннары клубка 2017 елда тагын кайтты.
Аның җитәкчелегендә команда 478 матч уздырды, аларның 208ендә җиңеп чыкты. "Рубин" белән Бердыев 2008 һәм 2009 елларда Русия чемпионатында җиңү яулады, 2011/12 сезонында Россия Кубогы алды.
--- |
Иң күп укылган
|