поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
18.05.2019 Җәмгыять

Шаян һәм тапкыр яктылыклылар

Апрельдә Казанда “Шаяннар һәм тапкырлар клубы” фестивале үткәрелгән иде. Самара яшьләрен бу чарада “Яктылык” татар мәктәбе укучылары тәкъдим итте.

“Алга!” дип аталган командага нигез салган тәҗрибәле җитәкчесе – “Яктылык” мәктәбенең оста куллы технология укытучысы Рәшит Саттаров 7 ел дәвамында “Тапкырлар, шаяннар һәм зирәкләр клубы”н таркатмыйча, балаларны уңышка этәрә, илһам биреп тора. Даими рәвештә егетләр һәм кызлар ярышларда катнашып киләләр, нәтиҗәле чыгышлар ясыйлар. Чираттагы конкурска да “Алга!” дип аталган команда составында алтынчы сыйныф укучылары Рәшит Сафин, Камил Залятдинов, Айнур Гыйматдинов, Ләйсән Латыйпова, Динара Вәлиева җиң сызганып әзерләнделәр. Кызганычка, төрле сәбәпләр аркасында кызлар Казанга бара алмадылар. Ә менә Камил, Айнур һәм Рәшит сынатмадылар, дип әйтергә була.
 
Катнашучылар саны кимү генә уен сыйфатына зур тәэсир ясамаган булыр иде. Алтынчы сыйныфта гына укуларына карамастан, “Яктылык” командасы, “утлар-сулар” кичеп, Самараның КВН лигасында да уйнарга өлгерде, Казан фестивалендә дә үзен күрсәтте. Ләкин анда уеннар рус телендә оештырылган иде. Ә биредә уеннар ике телдә дә бара. “Алга!” командасы татар мәктәбеннән булуын исәпкә алып, команданың кураторлары Азат Гизетдинов һәм Виктория Шәмшетдинова катнашучыларга “Шаяннар һәм тапкырлар” лигасында да көч сынап карарга тәкъдим иттеләр. Бу аларга татар телен тирәнрәк өйрәнергә, Татарстанда яңа дуслар табарга ярдәм итәр, дигән өмет тә бар иде.
 
 
“Тәкъдим ике ай алдан җибәрелгән булса да, мин икенче көнне үк килеп җиттем, һәм без җиң сызганып эшкә керештек. Эшебез нәтиҗәле һәм шул ук вакытта авыр да булды, дияр идем. Чөнки без атна саен Казандагы оештыручыларыбызга яңадан-яңа видеоязмалар җибәреп торырга, яңадан-яңа мәзәкләр уйлап чыгарырга тиеш идек. Кыскасы, ял турында оныттык инде, - дип искә ала Виктория. - “Алга!” командасы КВН уеннарында беренче тапкыр гына катнашмый. Шаяннар һәм тапкырлар булу өчен ничек әзерләнергә, телне ничек чарларга кирәк икәнен һәркем яхшы аңлый. Ә шулай да өлкән иптәшләренең ярдәме беркайчан да артык булмый. Репетицияләр вакытындагы һәм сәхнәдәге атмосфераны аерым билгеләп үтәр идем. Биредә һәрвакыт күңелле һәм дусларча мохит хөкем сөрә. Бу, бәлки, уенның татар телендә баруыннандыр? Туган тел бит ул кешеләрне берләштерү көченә ия”.
 
Кыенлыклар яктылыклыларны бөтен җирдә дә сагалап торды бугай. Башта Динараның бара алмавы билгеле булды, аннары, чыгыш ясарга бер көн калып барганда, Ләйсән авырып китте һәм малайлар берүзләре генә калдылар. Ашыгыч рәвештә номерларны үзгәртергә, нәрсәсендер алырга, нәрсәсендер өстәргә туры килде. Бу эшнең бер өлеше Казанга барганда юлда эшләнсә, икенчесе – чыгыш алдыннан. Бөтен командалар зур сәхнәгә чыгу алдыннан дулкынландылар. Ә самаралыларга яңа гына язылган сценарийны үзләштереп өлгерергә, сүзләрен башта калдырырга, бөтен ихтыяр көчен җыеп эш итәргә кирәк иде.
 
Кыскасы, унлап тәҗрибәле команда арасында призлы урын ала алмасалар да, яктылыклыларның чыгышы начар булмады. “Алга!” командасының яңа составы чирканчык кына алды әле. Киләчәктә алар уңышларга да ирешерләр, дип ышанабыз.
 
Руфия КУТЛЯЕВА,
 
Педагогия университетының журналистика бүлеге студенткасы.
 
Айнур ГЫЙМАТДИНОВ (сулдан уңга), Рәшит САФИН, Камил ЗАЛЯТДИНОВ, Ләйсән ЛАТЫЙПОВА.

---
Бердәмлек
№ --- | 18.05.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»