|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.05.2019 Җәмгыять
Бер җылы сүз җитә. Паллиатив хезмәт нәрсә ул?Адәм баласы нинди генә хәлдә калмый. Исән-имин йөреп торган, сау-сәламәт кеше дә, бер көнне бәхетсезлеккә тарып яки бик каты чирләп, урын өстенә егылырга мөмкин. Тирә-юнебездә авыру балалар үстерүчеләр дә байтак. Аларның һәркайсы матди ярдәмнән тыш, җылы сүзгә, аралашуга мохтаҗ. Шуларга булышу ниятеннән паллиатив медицина хезмәте оешты. Быел 6 мартта Россия Дәүләт Думасы депутатлары ул законга үзгәрешләр кертеп, паллиатив ярдәм күрсәтү чараларын арттырды. Паллиатив медицина ярдәме дәвага бирешми торган чир белән авыручыларга булышуны күздә тота. Медицинадан тыш, социаль, психологик ярдәм күрсәтүне дә үз эченә ала ул. Элек андый хезмәт күбрәк дәвалау оешмаларында, хосписларда гына күрсәтелсә, хәзер амбулатор шартларда да башкарыла. Паллиатив ярдәмгә ил күләмендә яңа гына игътибар ителә башласа, Татарстан белгечләре ул җәһәттән байтак тәҗрибә тупларга өлгерде.
Иң беренче нәүбәттә, Анжела Вавилова исемендәге хоспис күз алдына килеп баса. Ул 2015 елда Казанда балалар хосписы буларак ачылды. Аннары олылар өчен аерым бүлек оештыра алдылар. Анда авырулар һәм аларның якыннары өчен бөтен уңайлыклар булдырылган. А.Вавилова исемендәге хоспис 35 кешегә хезмәт күрсәтә. Эшне 2011 елда сырхауның өенә барып ярдәм күрсәтүдән башлыйлар. Хәзер өч бригада атнасына – 478, көнгә 24әр чакыру буенча чыгып китә. Алар карамагында Казан һәм Арча, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе, Теләче районнары халкы.
– Быел белгечләрне паллиатив ярдәмгә өйрәтү буенча грант оттык, – ди хосписның баш табибы Галия Хисамова. – Район үзәк хастаханәләрендә табибларны, фельдшер-акушерлык пунктларында эшләүчеләрне укытабыз. Чаллы, Түбән Кама, Арча, Буа, Яшел Үзән белгечләренә паллиатив хезмәтне оештыру буенча нәрсәләр эшләргә кирәген аңлаттык. Быел тагын алты районга барасы бар. Җирле белгечләрне төрле сораулар кызыксындыра: авыру кешене ничек ашатырга, ничек карарга, авыртуны ничек басарга, норматив документларны ничек тутырырга?.. “Урын-җир хастасының тәне бозылучан, ул чагында ничек дәваларга?” – дип тә сорыйлар. Без махсус материаллар, гельләр кулланабыз. Авыруны ике сәгать саен әйләндереп яткырырга кирәк. “Кеше үлгән очракта нишләргә?” – дигән сорауны һәр районда бирәләр. Моргка ярдырырга илтмибез, аларның диагнозы болай да билгеле. Туганнарының кулына үлем турында белешмә бирәбез. Якыннары, шәригать кануннары буенча яки башка сәбәпләрне күрсәтеп, ярдырудан баш тартабыз, дип гариза яза. Якын кешесе булмаганда, мәетне ритуаль хезмәт күрсәтүчеләр җирли, алар белән килешү бар.
Хосписка Лилия Колясова 16 яшьлек улы Руслан белән Минзәлә районыннан килгән. Руслан – Лилиянең икенче улы. Олы малае да тумыштан балалар церебраль параличы белән авырый. Русланның хәле бот сөягенә операция ясатканнан авырая, малай урын-җир хастасына әйләнә. Үсмернең операциядән соң бер як үпкәсе ялкынсына. Белгечләр сәбәбен бер якка гына ятканлыктан дип аңлата. Лилия узган елдан бирле улы белән хастаханә юлын таптый икән. “Хосписка кергәч кенә ару-талчыгуларым бетте, баламны карарга мондагы хезмәткәрләр булыша. Биредә дәвалыйлар, ашаталар-эчертәләр, йокларга урын җайлы, юынып чыгарга мөмкинлек бар, – ди Лилия. – Мондый хоспис Чаллы тирәсендә дә ачылсын иде, дип телим. Нинди генә авырулар юк бит. Хастаханәләрдә йөргәндә төрлесен күрәсең...”
Сәламәтлек саклау министрлыгының паллиатив ярдәм буенча штаттан тыш баш белгече, Республика онкология диспансерының медицина буенча баш табиб урынбасары Илсур Шәймәрданов үткәннәрне барлап, киләчәккә планнар белән дә уртаклашты. Республикада әлеге эш 1993 елда шәһәр онкология диспансеры базасында “ашыгыч ярдәм” хезмәте буларак ачыла. Ул чагында паллиатив ярдәм дигән атама да, эшчәнлекне тасвирлаучы документлар да булмый, тәүге адымнарны энтузиастлар ясый дияргә дә мөмкин. Бер төркем табиблардан торган бригада авыр хәлдәге сырхауларның өенә йөри. Белгечләрнең килүен авырулар гына түгел, туганнары да көтә
2011 елда федераль закон кабул ителгәч, шәһәр онкология диспансерында өйгә йөреп паллиатив медицина ярдәме күрсәтү бүлеге ачыла. Ул вакытта республика онкология диспансерында да паллиатив хоспис эшли. 2013 елда икесен берләштереп, өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бригадасы төзиләр. 2015 елда шундый ук хезмәт – Әлмәт районы зонасында, 2018 елда Чаллыда оешты. Узган ел Түбән Кама үзәк хастаханәсендә паллиатив ярдәм кабинеты ачыла. Аның да өйгә йөрү бригадасы бар. Онкологиядән тыш, башка чирләрдән интегүчеләр янына участок табибы, невролог, реаниматолог, онколог та бара. 2018 елда Әлмәтнең республика онкология диспансеры филиалында эшли башлаган паллиатив ярдәм күрсәтү бүлегендә онкологиядән тыш, башка хроник чире булганнарны да кабул итәләр.
Киләчәктә паллиатив хезмәт бүлекләре – Чаллы зонасында, кабинетлары һәр районда булачак. Хәзергә район-авыл җирендәге авыр хәлдәге кешеләрнең өйләренә гомумпрактика табиблары, фельдшерлар килеп йөри. Районнарда авыр хәлдәге авыруларны барлау эшенә керешкәннәр. “Паллиатив ярдәмгә мохтаҗларның 30 проценты – яман шеш белән авыручылар, калганнары – йөрәк-кан тамырлары, тын юллары, эндокрин системасы, психик, ВИЧ-инфекция кебек йогышлы чирләр белән авыручылар”, – ди Илсур Шәймәрданов.
Фәния АРСЛАНОВА |
Иң күп укылган
|