поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
26.04.2019 Мәдәният

80 яшен тутыручы җырчы Рафаэль Ильясов: Юбилей үткәрүчеләргә шаккатам

Җырчы Рафаэль Ильясовка 28 апрельдә 80 яшь тула. Ул Казанның Чистай урамында хатыны Светлана, улы Алмаз белән яши... Рафаэль абый мин килгәч кенә кайтып керде...

— Юбилей оештыру эшләре белән чабып йөрисез, ахры? 

— Чапкан, ди. Телефон өчен түләргә барган идем. Юбилейны уйлаганым да юк. Заманында булды инде, уздырдык. Аны оештырсаң, чыгымы бихисап, артыннан йөрергә аерым кеше кирәк, нервыларың какшый. Нәрсәгә хаҗәт ул?! Эшләү дәверендә мактыйсын мактадылар инде... Гомер буе сәхнәдә, кеше арасында булдым, шул җиткән. Биш ел саен юбилей үткәрүчеләргә шаккатам. Аларга, бәлки, шулай кызыктыр. 

— Сез 60 ел эшләгән “Татарстан” радиосы берәр чара оештырыр әле. 
— Әйе, алар әзерләнә (Рафаэль абый музыкаль бүлектә баш мөхәррир вазыйфасын башкарган — Л.Й.) Апрель азагында, радио инициативасы белән, туган ягым Чүпрәлегә кайтырга җыенабыз. 
 
— Туган авылда булмыймы? 
— Юк. Анда нигез калмады. Күптән кайтканым юк... 
 
— Казанда кайчан оештырасыз? 
— Оештырмыйбыз. Әйткәнемчә, кирәген тапмыйм... 
 
Рафаэль абыйның балачагына да кайтып килдек. Ул вакытлары бер дә җиңел булмаган... 14 яшь тулыр-тулмас, мәктәпне тәмамламаган килеш, VII сыйныфтан соң Казанга чыгып китә. Яше җитми дип, укырга алмыйлар. “18 яшең тулгач килерсең”, — диләр. Әмма барыбер җае табыла. 
 
— Казанда беркемем юк. Нәрсә күреп, кемгә ышанып киткәнмендер?! Музыка училищесына килдем. Башта, алмыйбыз, диделәр. Әмма укытучылар никтер җырлатып карады. “Кара урман”ны сузып җибәргән идем, игътибар иттеләр. “Ишетү сәләтең яхшы икән”, — диделәр. Шуннан мине гобой уен коралына өйрәтә торган бүлеккә алдылар. Моның нинди уен коралы икәнен үзем дә белми идем. Ул чакта авылда гармуннан башканы күрдекмени?! Шундук ризалаштым. Кире авылга кайтасы килми бит... 
 
— Зур сәхнәдә кайчан җырлый башладыгыз? 
— III-IV курсларда укыганда гына тотындым... 
 
— Күп эшләдегез, хәзер ял итеп, матур картлык кичереп, үзегез өчен яшәргә тырышыгыз инде, Рафаэль абый! 
— Тырышабыз кебек. Шифаханәләргә баргалыйм. Урамда саф һавада йөрергә яратам. Байлык артыннан кумыйбыз. Булганына шөкер итеп яшибез. Калган гомерне сәламәтлек белән үткәрергә насыйп булсын. 
 

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 26.04.2019
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»