|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.04.2019 Шоу-бизнес
"Атказанмаган" бәхәс тудырды, Данир Сабиров Илсөя Бәдретдиновага дуэт тәкъдим итәШушы көннәрдә Илсөя Бәдретдинова кызыклы җыр яздырган дип хәбәр иткән идек. "Дан казанган Илсөя атказанмаган булып йөри! Вакыт бит инде! Килешәсезме?" дип шаярта ул. "Атказанмаган" дип аталучы яңа җырның сүзләрен шагыйрь Ренат Галиәскәров, көен Илназ Гарипов язган. Җыр интернетта зур бәхәс тудырды. Комментарийлар да бик кызыклы. Кермдер җырчыны атказанган исемен сорап йөрүдә гаепли. Ә Данир Сабиров бу җырны дуэт белән башкарырга тәкъдим итә. "Икәу җырларга кирәк бу җырны" дип яза артист, күрәсең, үзенең дә әле мактаулы исем алмаганлыгына ишарәләп.
Ә менә Рәшит Ваһапов фонды рәисе, продюсер Рифат Фәттахов Илсөягә, һичшиксез, бу исемне бирергә кирәк дип саный: «Үзенең репертуары, үз җыры, ярылып яткан индивидуаль башкару осталыгы, үз тамашачысы булган, 16 ел иҗаты булган җырчы, һичшиксез, рәсми танылуга да лаек. Ваһапов фонды бу эштә рәсми катнашырга әзер», дип яза продюсер.
--- |
Иң күп укылган
|