|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.04.2010 Спорт
КҮКТӘН ТӨШКӘН УҢЫШСпортчылар ничек уңышка ирешә? Берәүләр моны зур тырышлык белән аңлата, икенчеләре исә тренерлары һәм әти-әниләренә рәхмәт җиткерә. Үз уңышларына Аллаһы Тәгалә ярдәме белән ирешүләрен әйтүчеләр дә җитәрлек. Спорт ярышлары алдыннан гыйбадәт кылу исә традициягә әйләнеп бара. Гомумән, спорт һәм дин бер-берсенә ят нәрсә түгел. Әйтик, ике ел элек Кытайда узган Олимпиада алдыннан җирле руханиларга чит телләрне өйрәттеләр, ә спортчылар һәм аларны озатып йөрүче вәкилләр өчен аерым туклану рационы төзелде. Шундый ук чаралар 2004 елда Афинада узган Олимпия уеннары алдыннан күрелде. Анда гыйбадәт кылу өчен махсус урыннар билгеләнде. Грециядәге ярышларда 80ләп дин әһеле катнашты. Дөньяның Алманиядә узган футбол беренчелегендә исә Согуд Гарәбстаны командасы яшәгән кунакханәдә эротик фильмнар күрсәтүче каналларны сүндереп тордылар. Ә хатын-кыз хезмәткәрләрне тыйнаграк киенергә мәҗбүр иттеләр. Әйтүләренә караганда, гарәпләр мондый кунакчыллыктан бик тә канәгать калган.
Әлбәттә инде, дин кагыйдәләренә мөселман илләрендә аерым игътибар бирелә. Берничә ел элек Катар шәехләре Nike һәм Adidas ширкәтләренә хатын-кызлар өчен махсус форма әзерләргә заказ бирде. Соңрак әлеге тәҗрибәне Күвәйттә дә кулландылар. Футболчы гүзәл затлар өчен артына номер язылган пәрәнҗәләр тектерелде. Баксаң, футбол сөюче мөселман хатын-кызлар уенчыларның баштан-аяк ябынып чыгыш ясавын таләп иткән. Әмма Күвәйтнең кеше хокукларын яклау оешмалары моңа каршы чыкты, һәм футболчыларга гадәти форма белән уйнарга рөхсәт ителде. Дөрес, спортчыларның шортларын озынрак итеп тектеләр, ә стадионнарга бары тик гүзәл затларны гына кертә башладылар. Махсус пәрәнҗәләр исә истәлек булып калды.
Спортчылар арасында мөселманнар күпчелекне тәшкил итми. Шулай да алар иң танылган шәхесләр арасында. Мөселман-спортчы дигәндә, беренче чиратта күпләр боксчы Мөхәммәд Алины искә ала. 1960 елда АКШның әле артык танылмаган спортчысы Кассиус Клей Олимпия уеннарында чемпион кала. Үзенә тапшырылган алтын медальне исә боксчы елгага агыза. Шул рәвешле ул АКШта кара тәнле кешеләргә аерым мөнәсәбәт күрсәтелүгә каршы чыга. Дүрт елдан исә Клей профессиональ бокска күчә һәм, ислам динен кабул итеп, исемен алыштыра. «Мин бабаларыма ак тәнле колбиләүчеләр биргән исемне йөртергә теләмим», – ди ул. Шулай итеп, Клей Мөхәммәт Алига әйләнә. Шунысы кызык, спортчыны әнисе – бер, ә әтисе христианлыкның икенче агымын алга сөрүче чиркәүгә йөргән. Алидан соң исламны баскетболчы Лью Алсиндор кабул итә. Буе 2 метр 18 сантиметрлы гигантның исеме Кәрим Абдел-Җаббарга әйләнә.
Боксчы Солтан Ибраһимов та үзен мөселман дип саный. Ул мәчеткә йөри, тик ураза тота алмый икән. Майк Тайсон исә башта христиан оешмасына керергә теләгән. Әмма төрмәгә эләккәч, ул ислам кабул итә һәм исемен Мәлик Абдел-Азизга алмаштыра. 2005 елда Тайсон Рамзан Кадыйров чакыруы белән Чечняда да булып китте. Үзен дини кеше дип санаса да, боксчы еш кына закон бозуы белән дан казанды.
Футболчылар арасында да башка дингә күчүчеләр җитәрлек. Әйтик, итальяннарның иң танылган уенчыларыннан берсе Роберто Баджо 18 яшен-дә авыр җәрәхәт ала һәм үзен буддачы дип игълан итә. Соңрак Баджоның киңәше белән француз капкачысы Себастьян Фрэ да шул дингә күчә, һәм аларга карап уенчыларның йөзләгән фанаты буддачылыкны кабул итә. Футбол буенча Португалия җыелма командасының элеккеге уенчысы Абел Шавьер янә җәмәгатьчелекне шакка-тырды. Узган елның соңгы көннәрендә футболчы үзенең спорттан китүе һәм ислам диненә бирелүе турында белдерде. «Исламда мин үземә кыен чакларда яклау һәм теләктәшлек таптым. Үземнең карарымның ныклы булуына төшенгәч, футболдан да китәргә уйладым», – дип хәбәр итте Шавьер журналистларга.
Россия спортчылары арасында да дингә бирелгән кешеләр җитәрлек. Танылган тренер Эдуард Малофеев, мәсәлән, кечкенә чагында ук чиркәү хорында җырлап йөргән. Тренер әйтүенчә, зур уңышларының нигезендә нәкъ менә илаһи затка ышануы ята. 1984 елда Малофеев СССР җыелма командасын җитәкли башлый. Ул чорда безнекеләр инглиз, алман һәм Дания футболчыларын ота, дөнья чемпионатына катнашу хокукын яулый. Тик турнир башланырга бер ай кала Малофеевны Лобановскийга алмаштыралар. Элеккеге тренер яңасын «җыелма командага эшкә килеп дөрес эшләмәгәне өчен» Алладан гафу үтенергә чакыра.
Россиянең иң танылган хоккей әһелләреннән берсе Владислав Третьяк та үзенең СССР вакытларында ук матч башланыр алдыннан чукынуын искә төшерә. Моны ул бер-кем дә игътибар итмәслек итеп башкарырга тырышкан. Хәзер исә андый чикләүләр юк. Шуңа күрә футбол һәм хоккей очрашулары башланыр алдыннан уенчыларның үзләре теләгән гыйбадәтне үтәве гадәти хәлгә әйләнде. «Рубин»ның баш тренеры Корбан Бердыевның кулындагы дисбесе исә аның үзеннән бер дә ким булмаган дәрәҗәдә танылу алды...
|
Иң күп укылган
|