|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.03.2019 Матбугат
Гөлнара Сабирова Миңназыйм Сәфәровка: "Тормыш барыбер бер күчәр тирәли әйләнә"“Ватаным Татарстан” яңа җитәкчеле булды. 101 “яшь”лек басмага тәүге тапкыр хатын-кыз баш мөхәррир билгеләнде. Кичә Гөлнара Сабированы редакция коллективына тәкъдим иттеләр. “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәровны вазифасыннан азат итү турындагы мәсьәлә ике көн элек Татарстан Республикасы Дәүләт Советының чираттагы утырышында каралды, – диде республика парламенты җитәкчесе урынбасары Римма Ратникова. – Депутатлар әлеге вазифага Гөлнара Сабированы билгеләү турында тәкъдимне бертавыштан хуплады. 15 ел буе баш мөхәррир вазифасын башкарган Миңназыйм Сәфәровка тагын бер кат ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез. Утырышта бу хакта депутатлар да кат-кат әйтте. Тиз генә санап та күрсәттеләр: Миңназыйм Сәфәров “Ватаным Татарстан”ны 15 ел 4 ай һәм 3 көн җитәкләгән икән. Бик саллы хезмәт юлы бит бу. Эштә проблемаларсыз да булмый, әлбәттә. Гомумән алганда, әлеге чорны уңышлы дип бәялим”. Римма Ратникова элеккеге җитәкчегә, республика массакүләм матбугат чаралары өлкәсендә фидакарь хезмәте, татар матбугаты үсешенә зур өлеш керткәне өчен, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хатын тапшырды.
Теләкләргә Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева да кушылды. “Премьер-министр Алексей Песошин исеменнән Миңназыйм Сәфәровка, барлык коллективка рәхмәтемне җиткерәм, – диде ул. – Сез уңышлы юл үттегез, ул юл алга таба да дәвам итәчәк. Без бергәләп эшләячәкбез. Бүген республика ирешкән уңышларда сезнең дә өлешегез зур. Татарстанның уңай имиджын тудыру бик мөһим һәм бу эш – сезнең кулларда”.
“Яңа баш мөхәррир – сезгә таныш кеше, – дип мөрәҗәгать итте Римма Ратникова редакция коллективына. – Журналистика факультетының икенче курсында укыган вакытта ук Гөлнара Сабирова биредә эшләп киткән. “Ватаным Татарстан” – республикада гына түгел, читтә яшәүче татарларны да берләштерүче иң зур газетабыз. 101 еллык тарихы булган басмада татар халкының иң абруйлы шәхесләре эшләде. Без аны тагын да югарырак баскычка күтәрергә тиеш”.
Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, газетага Татарстан Президенты Аппараты тарафыннан да, Министрлар Кабинетыннан да зур өметләр баглана. “Мин Хөкүмәттә социаль мәсьәләләр өчен җавап бирәм. Бу – аз да түгел, күп тә түгел, 14 төрле юнәлеш, ягъни гади халыкны көндәлек тормышта борчыган проблемалар дигән сүз. Сез исә әлеге мәсьәләләрне газета битләрендә яктыртып барасыз. Сезнең тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә без бүген халык белән элемтәдә торып эшлибез. Алга таба әлеге эшне тагын да көчәйтергә телибез. Халыктан җавап ишетеп эшләү бик катлаулы, әлбәттә. Тәнкыйть ишетү рәхәт түгел. Бу юнәлештә бергәләп эшләячәкбез дип ышанам”, – диде вице-премьер.
Гөлнара Сабирова 2014 елда “Шәһри Казан” газетасының – 2017 елда “Сөембикә” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнгән иде. “Тормыш ничек кенә үзгәреп торса да, барыбер бер тирәдә әйләнә, – диде ул, моннан 16 ел элек “Ватаным Татарстан”да эшләп китүенә ишарәләп. – Без Миңназыйм Сәфәров белән икебез дә – Исмәгыйль Шәрәфиев мәктәбен узган кешеләр. Мин үземне Миңназыйм абыйның укучысы да дип саныйм. Шуңа күрә безнең карашлар һәм фикерләр уртаклыгы күп. “Ватаным Татарстан” һәрвакытта да татарның иң абруйлы, дәрәҗәле газетасы булды. Биредәге журналистлар иң осталары дип саналды. Сез әйткән сүз иң дөрес фикер буларак кабул ителде. Бу алга таба да шулай булачак дип ышанам!” Фикерен дәвам иттереп: “Миңназыйм Сәфәровтан зур мирас кала. Без әлеге дәрәҗәне саклап тотарга тырышачакбыз”, – диде яңа баш мөхәррир.
“Журналистика ул җиңел эш түгел, монда һәр көнне имтихан тапшырган шикелле. Халык белән элемтә кору да кыен. Башта үзең ышанырга, аннары шуны халыкка җиткерергә һәм кире җавап алганнан соң, маңгайга бәрмичә генә хакимияткә җиткерергә кирәк. Газета – үзенә күрә бер күпер ул. Әнә шул күперне саклый белергә кирәк. Без һәр көнне тарих язабыз”, – дип, кыйммәтле киңәшләрен бирде элеккеге мөхәррир.
Тормыш дәвам итә, без исә бергәләп тарихның яңа битен яза башладык.
Гөлнара Сабирова, "ВТ"ның яңа баш мөхәррире:
Кадерле укучыларыбыз! Тормыш барыбер бер күчәр тирәли әйләнә. Әле хезмәт юлының беренче адымнарын гына атлый башлаганда, миңа беренче журналистика сабакларын биргән “Ватаным Татарстан” газетасына баш мөхәррир итеп билгеләнүем – шуңа тагын бер дәлил.
Заман һәрдаим үзгәрештә. Ул үзгәрешләрне беренчеләрдән булып без – матбугат вәкилләре тоябыз түгелме икән әле? Укучыларның интернетка күчүе, мәгълүмат чыганакларының артуы, хәбәрнең көне түгел, сәгате, кайчакларда минуты белән таралуы басма матбугат алдына яңа таләпләр куя. Шундый шартларда сезне – кадерле укучыларны югалтмас өчен, без әнә шул заман шартларына яраклашырга һәм вакыттан алдарак барырга тиеш. Тик бер нәрсә үзгәрешсез һәм бәхәссез: “Ватаным Татарстан” гасырдан артык татарның иң абруйлы, беренче газетасы булды. Безнең максат – аны моннан соң да шул югарылыкта тоту. Ул хөкүмәт белән халык арасында күпер, аналитика, фикер, бәхәс, аңлашу мәйданы булырга тиеш. Икътисад, сәясәт, көн хәлләре-вакыйгалары, заман сулышына кагылышлы сорауларыгызга җавапларны безнең газетабыз битләреннән табасыз икән, димәк, без дөрес юлда.
Бергә булыйк, бер-беребезне аңлап яшик!
Эльвира ВӘЛИЕВА |
Иң күп укылган
|