поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
28.01.2019 Әдәбият

"Үткән гомер генә саубуллашып, китеп бара кошлар юлыннан...": Сиренә Гатиятова шигырьләре

Гатиятова Сиренә Васил кызы 1967 елның 29 январенда Саба районы Тимершык авылында туган. Тимершык сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, Казан медицина көллиятендә укый. 1985 елдан 1992 елга кадәр Казан шәһәре 8 нче балалар хастахәнәсенең психо-неврология бүлегендә шәфкать туташы булып эшли. 1991 елда кияүгә чыгып, гаиләсе белән иренә бирелгән юллама буенча Теләчегә кайтып төпләнә.

Ире Гатиятов Рәсип Рәшитович - укытучы, физкультура һәм тормыш иминлеге дәресләрен укыта. Сиренә ханым үзе Теләче үзәк шифахәнасендә физиотерапия бүлегендә шәфкать туташы булып эшли, хезмәт стажы быел 34 ел була. Ике балалалары бар.

Кызлары Алабуга культура училещесының хореография булеген тәмамлаган,Казан Федераль университетында сайлаган һөнәре буенча көндезге бүлектә һәм шул ук университетның Юристпруденция булеген Алабуга шәһәрендә читтән торып бетергән. Хәзер Теләченең музыка мәктәбендә бию укытучысы булып эшли, кияүдә, бер кызлары бар.

Уллары Рамиль быел Казан дәүләт төзелеш архитектура институтында магистратураны тәмамлый, өйләнмәгән, дин юлында.
 
"Гаиләмдә мин кадерле хатын, бәхетле әни. Спорт белән мәдәниятне берләштереп матур итеп яшибез. Иҗат белән мәктәптә укыганда кызыксындым, шигырьләр язып "Яшь ленинчы", район гәжитләренә язгаладым. Каләмегез өметле, дип жавап хаты язалар иде. Никтер шигьрияткә ныклап кереп китә алмадым, кубрәк җыр белән кызыксындым. " Татарстан - минем республикам" республика бәйгесендә лауреат, "Чаллы былбылы" конкурсында "Тамашачы мәхәббәте" призы алдым. Районда оешкан конкурсларда жиңгән күп кенә уңышларым бар. Шифахәнәдә үзем оештырган "Шау-шу" төркемем бар. Тормыштан алынган, район тормышына кагылган көлкеле сценарийлар язам, өйрәнәбез, уйныйбыз, халык яратып кабул итә. Сирәк кенә шигырьләр, котлаулар яза идем. 
 
2017 елның августында энем начар чир белән авырый башлагач, йөрәгем әрнүенә чыдый алмыйча шигырьләрне турыга телефонга язып, контакт челтәренә куя башладым. Көн саен... Исәбен белмим, 300 дән арткандыр, бәлки куймаганнары белән кубрәктер дә.
 
Дусларым артты... Иң беренче Илдар абый Мубаракшин бик булышты. Ватсапта группаларга чакырдылар. Шулай күптән түгел, "Ызандашлар" төркеменә Марсель абый Шарапов чакырды.
 
Өйрәнәм, тырышам, төркемдәшләремә, аеруча Сүрия апа Мингатинага бик рәхмәтлемен.
 
Шигырьләремне сайлап алып, матур итеп укып яздырган Фирдәвес апа Хасаншинага рәхмәтем зурдан. Дүрт шигыремә райондашым Илһам Якупов көй язды, матур жырлары өчен дустыма рәхмәтләрем чиксез" дип яза үзенең иҗат юлы турында Сиренә ханым.
 
Синең кичәң!..
( Илфат Газизҗановка багышлыйм)
 
Кунак кына булып кайттың, дустым,
Бик аз вакыт сиңа бирелгән.
Елмаюлы серле карашыңнан 
Сәхнәгә дә нурлар сибелгән.
 
"Үзем ерак инде, җаным кайтты,
Сизәсеңме, кызый, мин монда!
Кыска гомеремнең ачышларын
Шигырьләрем сөйләр, син тыңла!"
 
Кичә бара: сихри нурга күмеп
Моң агыла - синең жырларың!
Тойдым кебек шагыйрь йөрәгенең
Ннинди садә, чиста булганын!
 
Язгы ташкын булып килеп керде
Хыялларың ачык күңелгә,
Күз яшьләре белән язылганы
Алып китте диңгез күрергә.
 
Туры сүзең белән ярып барган
Буразнаңда - зур- зур түмгәкләр!
Җан тырмашып узган гомереңдә
Күпме тузды икән күлмәкләр?..
 
Җырларыңда ятим ачысын да,
Ишеттем мин йөрәк сагышын.
"Әни!.."- диеп сагынып кайтуыңны
Читкә тибәргәндә язмышың...
 
Шигырьләрең кайтты китап булып,
Ссин дә күрдең безнең шатлыкны!..
Сүзләр белән әйтеп бирә алмам
Күңелемә күчкән аклыкны
 
Вакыт туктап кына торган икән...
Яшәештән киттең - өзелдең...
Суга кереп бер югалган идең,
Инде мәңгелеккә күмелдең.
 
Дисәм, күрче, ялгышканмын икән:
Суда йөзгән йолдыз шәүләсенә
Кагылдың да, мәңге янар өчен,
Нурлар булып күккә үрелдең...
 
 
Җиңәр көчем...
 
Ялгыш сукмак сайлап кереп китсәм
Күңел күзем белән күрмичә.
Аякларым, тышау салган сыман
Чыгар юлын тапмый тилмерсә.
 
Колагыма файдалы сүз түгел,
Ишетелсә зыян салганы.
Башым тубал кебек тулып китсә
Аермаса чыннан -ялганны.
 
Күзләремнән шатлык яше түгел,
Әрнү катыш тамса әчесе.
Йөрәгем дә япса ишекләрен
- Килми минем, - диеп яшисе!
 
Мин уйлаган инеш елга булса,
Ерып чыгасымны мин беләм!
Ташкыннарны җиңеп чыгар көчем-
Балаларым,ирем,гаиләм !
 
Тансык дөньям
 
Эй, кукләрдән төшкән сихри дөнья! 
Кабул итче,мине бүген дә!
Төшләремә кереп юаныймчы,
Кунак булып алыйм узеңдә!
 
Төнге күктә янган йолдыз кебек
Чынга ашмый калган хыялым!
Төшләремә алып керерсең дә
Төшерерсең искә, ул барын!
 
Очрашулар булсын, кавышулар
Хыялларның чиген кем куйган?
Аңлап алып,иртән үкенәсең
Минем күргән төштә- ул булган!!!
 
Тансык дөньям! Мизгел генә,
Таң атуга бетә вакытың....
Төшләремдә калдым, күңел белән
Чыга алмадым, ә син ашыктың....
 
Тулган күңел
 
Шатлыкларга тулган күңел,
Шатланамын һәр көнемә!!!
Аллаһыма рәхмәт укыйм,
Миңа ризык биргәненә.
 
Сөенечкә тулган күңел,
Аякларым йөргәненә!
Тирә- ягым матурлыгын
Үз күзләрем күргәненә!
 
Бәхетләргә тулган күңел,
Парлы тормыш биргәненә!
Балаларым -куз нурларым,
Минем бәхет- миндә генә!
 
Борчуларга тулган күңел,
Борылып карыйм үткәнемә....
Аптырыймын читнекен дә
Үз хәсрәтем иткәнемә!
 
Җыр -моңнарга тулган күңел
Алар якын йөрәгемә!
Шатланамын җырларымның 
Башкаларга кирәгенә!
 
Рәхмәтләргә тулган күңел
Риза булам,булганына!
Саләмәтлек ташламасын,
Исем китми,калганына!
 
Уйнарбызмы
 
Яңа туган сабый бала кебек
Чын күңелдән елый беләбезме?
Ничек үзгәргәнне белер өчен
Үткәннәргә сәфәр китәбезме?
 
Кире кайта алсак балачакка
Бар дөньяны он(ы)тып уйнарбызмы?
Ачу килсә,йомшак кына итеп
"Дошманыңа менеп кунарбызмы?"
 
Ямау салган чалбарларны ялгыш
Ертсак,туңып китеп еларбызмы?
Әни күргәнче дип,бер почмакка
Яшеренеп тегеп куярбызмы?
 
”Шәһәр алган!"- кебек ,сумкаларны
"Бишле" алган саен болгарбызмы?
"Аҗаганда" уйнап ,урамнарны
Жиңүчеләр кебек узарбызмы?
 
Бишмәтләргә таккан погоннарны
"Дошман!- диеп йолкып атарбызмы?
Урам уртасына казан асып
Җыелышып ботка ашарбызмы?
 
"Әче су" дан кавыклаган чәчкә
Игьтибар да итми йөрербезме?
Кәкре тарак белән тарап кына
Калын толымнарны үрербезме?
 
Самавырга ышкып ефәк тасма
Үтүкләгән кебек күренерме?
Тыңламаган чигә чәчен әни
Эштән кайткач үреп өлгерерме?
 
Таба алсак йөргән эзебезне
Танымабыз,бәлки узебезне...
"Авыр яшәдек"- дип уфтанмабыз
Шатлык яше каплар күзебезне!
 
Ник ашыгам?
 
Сәер халәт.. - күзең йомасың да, 
Күз алдыннан үтми ни генә:
Тиз йөрешле поезд чаба кебек, 
Вагоннары үтә тиз генә.
 
Яшәешең бүлгәләнгән саннар,
Һәрберсендә якты үткәнем;
Сабый чагым- кызыл төстәгесе,
Бер борчусыз гомер көткәнем.
 
Рәсемнәре ачык, ихлас аның,
Якты төсләр белән буялган.
Туктап калчы тик беразга гына, 
Мин бит әле уйнап туймаган!
 
Ал төстәге вагон якынлаша,
Кул болгарга чак- чак өлгердем.
Гармун тавышы килде колагыма,
Яшьлегемне курдем үземнең!
 
Зәңгәре дә, агы, карасы да
Узып китте минем каршымнан.
Аларына дөнья куган еллар,
Иң бәхетле чагым утырган.
 
Сарысында мин барамдыр кебек:
Чәчләрем ак, йөздә - сабырлык.
Булган жыерчыкның исәбе юк, 
"Минме?"- диеп, хәйран калырлык.
 
Күзләремә сагыш иңгәнме соң?!
Үзгәрмәгән кебек үземә,
Төшеп калдым әле ... - күзем ачып,
Атлап киттем гомер көзенә

Җылы йөрәк
 
Кышның салкынлыгын яратам, дип,
Ялганлыйсым килми беркемгә.
Җир читенә чыгып китә алам,
Жылы эзләп туңган күңелгә.
 
Салкын күңелледән ерак качам,
Йөзе ачык, матур булса да.
Сүзе шифа булган дустым якын,
Чибәрлектән ерак торса да.
 
Матур сөйләшкәннән куркып куям,
Сүзләреннән салкын бөркелсә.
Эндәшмичә калсам, бер сөенәм,
Ике йөзле булып күренсә.
 
Кышын тудым, тик нигәдер туңам,
Учларыма алсам ак карны.
Туңа тәнем, ә йөрәгем - жылы,
Җылытырга җитә җиһанны!
 
Ятьмә
 
Рәнҗеттеләр. Иң саф хисләремне
Таптадылар кара җиргә салып.
Күңел капкам һәрчак ачык иде,
Бикләп куйдым инде, йозак алып...
 
Бер адашып кергән ялгыш сүзгә
Бәргәләнде күңел, елады.
Ятьмә сыман камап алды ялган,
Чыгар өчен көчем калмады.
 
Ышанганмын дөрес яшәвемә
Рәнҗетмичә, хәтта бөҗәкне,
Нахак сүзләр авыр була икән,
Өтеп кенә ала үзәкне.
 
Күңел капкам ябык торгач - читен...
Ачып керер сузне кем белә?
Могҗизалар көтеп ардым инде,
Җаным елый, яшем түгелә
 
Тәмле пакет
 
Яңа елны көткән сабый чагым
Хәтеремдә мәңге саклана
Мәктәп елларына кайтып килдем
Иң күңелле, ихлас чакларга
 
Бүләк алыр өчен бәйрәмнән соң
Пакет теккән дәфтәр битеннән
Төн йокламый кәгазь пакетларга
Матур итеп рәсем төшергән....
 
Буяу карандашы төрле - төрле
Кыскарса да тотып атмаган
Кибеп китсә ,башын төкерекләп
Матур итеп рәсем ясаган!
 
Кыш бабай да булган,яшел чыршы,
Кар бөртеген сызып куйганбыз
"Менә нинди матур,минеке !-дип
Әле мактанышып алганбыз!
 
Үзеңнеке элэкмәгән инде,
Иң кызыгы шунда булгандыр
Начар рәсемлесе туры килсә
Читкә китеп елап алгандыр...
 
Аздан гына күңел булган безнең
Юктан гына шатлык кичергән
Бер кап печеньясе,вафли ,кәнфит
Перәннеген күреп сикергән!
 
Әй замана! Хәзер сөенәме
Пакет бушатканда балалар?
Эзләп күренмәсә теләгәне
Тавыш чыга,елап алалар...
 
Теккән пакет түгел,бизәклесе
Ошап бетми хэзер аларга!
Чыршы төпләренә бүләк салып
Әти- әни тырыша,ярарга!
 
Безнең кебек буын үсмәс бүтән
Саклап яшәучеләр үткәнен
Тәртипнең дә иң катысын таткан
Әби- бабайлардан күчкәнен!
 
Без бәхетле, юк заманда устек,
Беләбез без ризык кадерен
Риза булып яши белгәнгәме
Ходай биреп тора, әҗерен!!!
 
Сәйләннәрем,мәрҗәннәрем
 
Елның соңгы атналары...
Җитез аттай гомер чаба
Яшьлегемнең дәртле чагы
Артта кала...кала....кала...
 
Күпме күргән,кичергәнем
Сәйлән булып тезеләме
Чәчләремә чаллар булып
Үреләме...сибеләме...
 
Мәрҗән итеп көннәремне
Җыеп барам,сизеләме?
Җебе сидерәп бара күк
Өзеләме ...өзеләме..
 
Адымнарым салмак инде
Басам картлык эзенәме?
Олыгаю кузләремнән
Беленәме....куренәме...
 
Сәйләннәрем,мәрҗәннәрем...
Бөртекләре күбәяме?
Оныт әле мин барлыкны
Картлык мине күрмә,яме???
 
Көзге моң
 
Гап гади көн...көз уртасы
Салкын җиле куя искәләп...
Сискәндереп ала бу тынлыктан
Болытларның яше төшкәләп...
 
Көзге моңсулыкка ямь биргәндәй
Кояш бата инде кызарып
Күлмәкләрен салган агачлар да
Башын игән кебек,оялып....
 
Чыпчыклар да үзгә җырын суза
Тырышалар кебек узләре
Кызыл миләш агачына кунып
Бәйрәм ясап үтә көннәре!
 
Йорт казлары инде үсеп житкән
Ишегалды тиздән буш калыр
Саубуллашкан кебек каңгылдыйлар
Тавышларын тыңлау бик авыр...
 
Һәр ел кабатлана берүк сагыш
Җырлар туып тора моңыннан...
Үткән гомер генә саубуллашып
Китеп бара кошлар юлыннан...
 
Судан карап тора үткәнем
 
Чишмә буе! Син дә үзгәргәнсең,
Еш йөрмиләр ахры,яныңнан...
Калай белэн каплап,аерганнар
Яр буенда үскән талыңнан...
 
Мин белгәннән бирле,шаулап аккан
Көчле чишмә,кая суларың?
Чиләк көянтәләр шалтырамый,
Буш куренә инде,сукмагың...
 
Бер улакта көнгә ничә тапкыр
Кер чайкаган кызлар,кайда сез?
Олыгаеп,китеп бардыгызмы,
Эзлэп тапмам сезне,файдасыз...
 
Потлы чиләк күп сыйдыра диеп,
"Эрәкә" дән сулар ташыган,
Үсмер кызың менә! Мин бит инде 
Елап узып барам,каршыңнан!!!
 
Купме сулар аккан....олыгаям
Матур картлык инде көткәнем!
Әрәкәгә килгәч,яшәрдем күк
Судан карап тора үткәнем....

---
Матбугат.ру
№ --- | 28.01.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»