поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
17.01.2019 Мәдәният

Хуш, бәхил бул, Илһам абый! Рәхмәт сиңа!

Бу кара көннең киләсен без, әлбәттә, белдек. Әмма шулай тиз булыр дип уйламаган идек. Дөрес, соңгы очрашуыбызда Илһам абыйның хәле, йомшак итеп әйткәндә, әйбәт түгел иде инде. Әмма күңел нәрсәгәдер өметләнде. Аннары, Илһам абыйның гаилә дусты, ярдәмчесе Илһам Хаҗиев та: “Алла бирса, бу кризисны да үтәрбез әле”, - дигән иде.

Әле кичә генә көндезге 2-ләрдә Разил Исмәгыйлевич Вәлиев белән сөйләшеп утырдык. Илһам абый турында. “Бәлки, җәйгә кадәр түзәр”, - дип өметләндек. Юк, түзмәде. Татарның рухи маягы сүнде. Алтын баганабыз ауды.
 
Әлбәттә, Илһам абый турында, аның бөеклеге, даһилыгы, җырчы буларак кабатланмас осталыгы, татарны саклап калуга керткән өлеше, милли каһарманлыгы турында күп сөйләнер, күп язылыр. И. Шакиров турында фәнни эзләнүләр, әдәби әсәрләр, документаль һәм нәфис фильмнар дөнья күрер, аның исемен урамнар, мәктәпләр, мәдәният учаклары йөртер, Казаныбызны аның һәйкәле бизәр...
 
Ә бүген мин исә Илһам абыйның кеше буларак, гражданин буларак бөеклеге турында ассызыклап үтәсем килә. Бу иң элек аның элгәреләренә һәм дәвамчыларына мөнәсәбәттә чагылды.
 
Әйтик, Рәшит Ваһаповның исемен халыкка кайтаруда, мәңгеләштерүдә Илһам абый хәлиткеч роль уйнады. “Рәшит Ваһапов - бөек җырчы иде”, - дип иң беренче ул язып чыкты. Аны “титан, гигант, үзеннән соң җыр сәнгатенә килгәннәргә юл күрсәтүче”, дип атады. Нинди киң күңеллелек! Аннары, Ваһапов фестивалендә Илһам абый беренче көннән ук актив катнашты, җыры белән дә, сүзе – дәрәҗәсе белән дә безгә бик нык ярдәм итте. Беренче көннән башлап Илһам абый Ваһапов фестивале яшь башкаручылар конкурсының жюри  рәисе булды. Мин шунда аның яшьләргә карата гаҗәеп дәрәҗәдә игьтибарлы, ихтирамлы, кайгыртучан булуын күрдем.
 
2011 елда безнең фонд Филүс Каһировны М.Җәлил премиясенә тәкьдим итте һәм мин Илһам абыйдан яклау сүзе сорадым. Илһам абый, Филүс кандидатурасын хуплап, һәрвакыттагыча бик төпле, акыллы язма әзерләде. “Ватаным Татарстан” газетасы аны бастырып чыгарды. Бөек Илһамның саллы сүзе комиссия утырышында Филүс файдасына җитди дәлил булды.
 
Соңгы конкурста (2017 ел) Илһам абый инде катнаша алмады. Әмма һәрвакыт хәлебезне белешеп, кызыксынып, акыллы киңәшләрен биреп торды. 15 май, фестивальнең гала-концерты көнне без бер төркем яшьләр белән (Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Рәнис Габбазов) Илһам абый янына бардык. Инде авырып торса да, ул безне бик җылы кабул итте. Гөлсиринне, Рәнисне, Азатны җырлатып та карады. Аларны хуплап, җылы сүзен әйтте, хәер-фатихасын бирде.
 
 “Мондый җырчыларың хәзер ничәү?” дип сорады миннән. “Өчәү”, дидем мин. “Азрак, күбрәк кирәк”, диде Илһам абый. Бер яктан, соңгы вакытта татар эстрадасындагы сәламәт булмаган күренешләргә Илһам абый бик борчылды, һәм талантлы, затлы яшьләрнең сәхнәгә килүенә ихлас сөенә иде. Татар җыр сәнгатенең киләчәге турында һәрдаим борчылып яшәде шул Илһам абый.
 
...Илһам абый соңгы көнгәчә кадер-хөрмәттә булды. Бу җәһәттән үз гаиләсе белән аны караган, тәрбияләгән Илһам Хаҗиевка аерым рәхмәтләр әйтәсем килә. Бөтен татар халкы аңа рәхмәтле булыр дип өметләнәм.
 
Бөекләрнең чын тормышы үзләренең вафатыннан соң – үлемсезлек дөньясында башлана. Бүген Илһам Шакиров үлемсезлек дөньясына күчте.
 
Хуш, бәхил бул, Илһам абый! Рәхмәт сиңа!
Төп фото: Татар-информ
 
Рәшит Ваһаповны искә алу чарасы. 2008 ел. Казан, Яңа татар зираты
 
Филүс Каһиров белән. 2012 ел
 
Ваһапов фестивалендә. 2007 ел. Пермь өлкәсе Барда районы. Баянда - Рөстәм Вәлиев
 
Илһам Шакировта кунакта. 2017 ел, 15 май
 
2018 ел, 15 февраль. Илһам Шакировның туган көне... Соңгы туган көне...
 

Рифат ФӘТТАХОВ
Рәшит Ваһапов фестивале
№ --- | 17.01.2019
Рәшит Ваһапов фестивале печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»