• 16.12-20.12 Данир Сабиров концерты. КСК "Уникс"
  • 24.12-25.12 "Һәлакәткә бер адым" (Премьера!) Тинчурин театры
  • 02.01-03.01 Нәфкать Нигъмәтуллин концерты. Филармония. 19.00.
  • 14.02-23.02 Мунча ташы. Кырыкта да кызыкта. КСК "Уникс"
  • 29.02-09.03 Фирдус Тямаев. Ялгыз торна. КСК "Уникс"
Туган көннәр
  • 16 Декабрь Сәрия Хәбибуллина
  • 16 Декабрь Булат Фәйзуллин
  • 16 Декабрь Хәсби Фазлуллин (1909-1995)
  • 17 Декабрь Зыя Мансур (1916-1965)
  • 17 Декабрь Ләйсән Мәхмүтова
  • 17 Декабрь Николай Колесов
  • 17 Декабрь Илсур Нәфыйков
  • 17 Декабрь Альберт Хәсәнов
  • 19 Декабрь Адель Хәмзин
  • 19 Декабрь Эльмира Закирова
  • Сдается комната в коммуналке на Павлюхина с мебелью.Все удобства,чистая, уютная,хорошие соседи, остановка рядом.т.89276766077 (хозяин)
  • Казаннан совет .р-н Эш эзлим,мина 57 яшь кондитер тел. 89600325048
  • Тотолган холодильник сатам, берарсына бакчага киракмиме ? Баясе 3.950 сум. Полкалы ачык шкаф 3 мен. ,Кучеп киту сабапле хатын кызлар киеме польто,шуба,шапка,сопаги, савыт сабада сатам шалтыратышып тел.89600325048
  • Муж на час.т:8-952-035-11-42 Актаныш
  • Сборка и ремонт мебели!Тел.89196484445 Актаныш
  • Ремонт квартир от косметического до евро.(перегородки из гипсокартона, многоуровневые потолки, штукатурка, шпатлёвка, обои, кафельная и декоративный плитка, ламинат, плинтус, ковровые покрытия и др) Установка дверных и оконных блоков. Профессиональный монтаж и проектирование систем отопления, водоснабжения и канализации с использованием самых передовых технологий. Установку и ремонт: смесителей, кранов, унитазов, раковин, полотенцесушителей, радиаторов отопления, батарей, водонагревателей, прокладка и разводка труб, ремонт и замена систем водоснабжения, канализации, отопления и т.д. подключение стиральных и посудомоечных машин, Большой опыт работы. Быстро, качественно, недорого. Вам не придется искать разных мастеров, стаж 15 лет.8-960-060-77-38 Актаныш
  • Сдаю комнату в Дербышках рядом с Бэхетле. Квартира 3 комнатная живёт один сосед. Комната тёплая. В комнате есть холодильник стиральная машина. Тел. 89534010031
  • Январь аенда культура институты янына якын булган жирдэн булмэ снимать итэм. Можно берэр эби янында. Вакытлыча. 89673666533 Эндже.
  • Шипалы 4 тэгермэч сатыла,R/14 ,дискалары бн,2 сезон йорелгэн.тел.+79030621080,ватсаппка языгыз.
  • Сдаётся однокомнатная новая квартира по Проспекту Победы 139.41 кв.м. Имеется новая мебель и бытовая техника.Длительно.18+ к/у.Собственник.Тел. 89274076680

 

 
Архив
 

               

15.01.2019 Шоу-бизнес

Хәлиткеч вакыт якынлаша: Ришат Фазлыйәхмәтов китәрме, калырмы?

9 февраль көнне УНИКС концертлар залында Ришат Фазлыйәхмәтов “30 яшь” дип аталган өр-яңа тамашасын тәкъдим итә. Әлеге вакыйга уңаеннан без җырчының үзе белән аралашып алдык.

- Ришат, узган ел “ШК”га биргән әңгәмәңдә син авылда яшәвең турында әйткән идең. Шул вакыттан бирле тормышыңда зурдан кубып сөйләрлек үзгәрешләр булмадымы?
 
- Юк, барысы да элекечә. Һаман да авылда яшим, чөнки миңа анда рәхәт, тыныч. Саф һава. Күңелем дә авылда тынычлык таба, көч туплыйм һәм яхшы уйлар белән илһамланам. Шуңа күрә Яңа елны да өйдә абыйлар белән каршы алдым. Минем уйлавымча, яңа елны нәкъ менә шулай якыннар, туганнар белән каршы алырга кирәк.

- Яңа елга нинди максат, бурычлар белән аяк атладың, Ришат?
 
- Яңа планнар, яңа максатлар белән, әлбәттә! Әлеге вакытта бик дулкынланып 9 февральдә узачак концертыма әзерләнеп йөрим. Тамашачыма өр-яңа концерт программасын тәкъдим итмәкче булам. Иң шәп, иң популяр җырларымны башкарачакмын. Шулай ук яңалары да булачак.

- Башка артистлар булачакмы соң?
 
- Әлбәттә, булачак, ләкин алары әлегә сер булып калсын иде. Концерт алдыннан рекламаларда кайбер серләр ачылырга да мөмкин.
 
- Ришат, син күптән түгел генә: “Менә бу концерт программамны тиешенчә итеп әзерләп, клиплар төшереп карыйм да, халыкка кирәк булмый икән, эстрададан тулысынча китәргә уйлыйм”, – дигән идең. Ни өчен мондый карар кабул итәргә булдың?
 
- Еш кына авылларда, район үзәкләрендә концертлар куябыз. Ләкин күп вакыт аларга халык йөрми. Залда 50-80 кеше утыра. Шундый чакларда күңел төшеп, моңсуланып алам. Йөрмиләр икән, димәк, минем халыкка да кирәгем шуның кадәрле генә икән, дип уйлыйм. Җырчының бит тулы залларда чыгыш ясыйсы, җырларын күбрәк халыкка ишеттерәсе килә. Шуңа күрә минем җырларымны яраткан Казан тамашачысы әлеге концертыма теләп килер дип өметләнәм.      

Зөһрә САДЫЙКОВА
Шәһри Казан
№ --- | 15.01.2019
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Балмай
Раяз Фасихов