|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.05.2008 Юмор
ТАТАР КАЗАНЫ (ФЕЛЬЕТОН)Соңгы вакытларда Казан хакимиятенә тәнкыйть ешайды. Ни өчен дисезме? Татарлык җитешми, татарча язулар, татарча атамалар бик аз, янәсе. Юкка тәнкыйтьлиләр. Нахакка. Юри чыгып, Казан урамнарында йөреп кайттым. Куанып йөрдем. Татарстанның башкаласында яшәвем өчен, татарлыгым өчен горурланып йөрдем. "Рамстор" дигән гипермаркетка якын гына торам мин. "Урам эстәр" кешеләр өчен җайлап салынган бу "күпереп" ("гипер" сүзеннән) торган кибет. Шунда ук Фучик урамындагы "Саламандер" кибете күзгә чалынды. Аяк киемнәре белән сату итә ул, янәсе, бездән сатып алсагыз, табаныгыз астына "мендәр салган" ("салам мендәр") кебек йөрерсез... Ерак та түгел "Быянай" ("Вияна"), "Яран" ("Ярань") кибетләре. Бертуган Касыймовлар урамына табан барган саен "Колондайк" дигән уеннар салонына тап буласың. Татарча "кыландык" дигән сүз инде ул. Ягъни мәсәлән, "уйнап кыландык".
Бертуган Касыймовларда "Гельветика" дигән фирма да бар. Әлеге дә баягы татар телен бозып язу галәмәте бу, мондагы товарлар "Гел әйбәт икән", дигән сүзне урыслар шулай ишеткәннәр, имеш...
Берочтан Южный урамын да урап килдем. Анда "Ике а" дигән зур кибет ачканнар. Кайчандыр Казанның бер ерак почмагында "Бра" ("Бер а") дигән лампалар кибете бар иде, хәтерлисезме? Монысы "Ике а". Хәзер "Өч а", "Дүрт а", "Биш а" дигән кибетләр ачу хакында уйлана башларга кирәктер.
Кая карама — "Эдельвейс" кибетләре. Күршедә торган таныш әбекәй бу исемнең татарча булуын әллә кайчан төшенеп алган инде. "Кая барасың, әбекәй?" — дип сорасаң, ул күз дә йоммыйча: "Идел Вәисов" кибетенә киттем әле", — дип җавап бирә.
Шул рәвешле Гвардия урамына барып җитәбез. Анда бик сәер бер кибеткә тап булабыз. Исеме дә туры килеп тора: "Сәер" ("Сәир"). Г.Тукай урамындагы "Эдем" кибетендә адәмнәр өчен адәм ышанмаслык тәмле ризыклар саталар. Кереп карадым, нәкъ шулай — Адәм бабабызның туган җирендә — оҗмах бакчасында үскән нинди генә җимешләр юк анда!
Ершов урамында да татар күңеленә хуш килердәй кибетләр күп. "Аллигатор" дигәнен генә алыйк. Автомобильләр өчен сигнализацияләр, ишек саклары сату белән шөгыльләнә ул. Үзләренең эш девизларын монда эшләүчеләр фирмаларының исем-атамасында ук белдереп куйганнар — "Әлегә торып тор (аллигатор), соңыннан карарбыз", янәсе... Янәшәдә генә "Иблис" кибете... Шунда ук аяк киемнәре белән сату итүче "М.Ди" фирмасы. "Менә Дигән" аяк киемнәре тәкъдим итә ул, билләһи!
Трамвайга утырып, тиз арада Пушкин урамына барып җитәбез. Йөрүе рәхәт — үзебезчә татар сүзләре күзләрне иркәләп бара... Шул ук татар фирмалары, татар кибетләре! Ышанмыйсызмы?
Ике генә мисал. Әнә — киемнәр белән сату итүче "Чарли" кибете. Күпләр бу кибетнең атамасы Чарли Чаплин исеменнән алынган дип уйлыйлар. Каян килсен ди Казанга бу кәрлә клоун? Мәгънәсе бик гади аның — чирле, авыру бәндәләргә, бүтән авырып йөрмәсеннәр өчен, җылы киемнәр тәкъдим итә бу кибет, бары тик шул гына...
"Мэлт" исемле фирма компьютерлар белән бәйле аппаратура сату белән шөгыльләнә. Күпләр, сатып алган әйберләрдәге лампочкаларның "мелт-мелт" итеп балкып торуын күргәч, бу кибеткә бирелгән исемнең никадәр аклануын аңлап елмаеп куялардыр...
Кайсыдыр урам чатында “Бояш” дигән агентлык та күзгә чалынып кала. "Бу яшь" дип, фирма хакында гына түгел, ял итеп кайткан туристлар хакында да әйтелгән, күрәсең, бу очракта.
Татарстан урамындагы "Реанто" фирмасы да үз исемен аклый. Фирма кибетендәге товарлар гел "эре анда" (реанто).
Чернышевский урамындагы "Аран" кибете йорт-җир әйберләре, сантехника белән сату итә. Исеме җисеменә туры килә: кулына такта-киртә тотып чыккан кешеләрне күргәч, "Аран" сүзенең мәгънәсенә тагын да ныграк төшенәсең.
Күңелгә бик ятып бетми торган, әмма татарча булуы белән, Казаныбыз өчен горурлык хисе уята торган атамалар да җитәрлек икән. Ерак бистәләренең берсендә кукыраеп утырган "Селегей" ("Селәгәй"), аннары "Шакши" ("Шакшы") кибетләре дә Казанда татар теленең никадәр бай килеш саклануы хакында хәбәр итеп торалар.
Күңелем үз урынына утыргач, кайтыр юлга чыктым. Кайтканда, тагын бер нәрсәгә игътибар иттем. Авылда туып үскән татар апасы, чираттагы тукталышны русча вата-җимерә игълан итә дә, салон ягына башын төртеп, чын татарча сүгенеп куя: "Ах, шайтан алгыры! Билет ал, юкса анаңны!..." Башкалабызда икетеллелек кануны сакланмый дип кем әйтә алыр шуннан соң? Бар ул татар Казаны, бар! Татар теле дә бар анда. Күрә генә, таный гына белергә кирәк. Тәнкыйтьләү генә җиңел ул...
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ |
Иң күп укылган
|