поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
09.11.2018 Җәмгыять

Зур этнографик диктант

Үткән җомгада Удмуртия Республикасының милли сәясәт министрлыгы һәм милләт эшләре буенча Федераль агентлык иницитивасы белән президент гранты акчасына Россиядә III мәртәбә этнографик диктант язылды.

Самара өлкәсендә диктант язучылар өчен Халыклар дуслыгы йорты, “Яктылык” татар мәктәбе кебек тагын 56 мәйданчык оештырылган иде. “Россия - минем тарихым” тарихи паркында этнодиктант язучылар арасында Самара өлкә администрациясе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Дмитрий Холин, милли һәм конфессиональ cәясәт идарәсе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Роман Кирсановлар да бар иде.
 
“Яктылык” мәктәбендә үткән акциядә катнашучыларның күпчелеге шушы мәктәп укучылары, укытучылар, директоры Радик Газизов, унтугызлап ата-ана һәм якындагы 67, 87, 163, 166 санлы мәктәп укучылары булды. Халыклар дуслыгы йортында исә этнодиктантны милли оешмалар вәкилләре һәм Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре, студентлар һәм шәһәр халкы язды. Биредә иң яшь катнашучы сигез яшендә, иң олысы 80 яшендә булып чыкты.
 
Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Петр Сучков, диктант язарга килүчеләрне котлап, яшәгән илеңнең, кече ватаныңның тарихын, үзеңнең гаилә, шәҗәрәсен белү мөһимлеген билгеләп үтте һәм үзе дә диктант язучыларга кушылды.
 
Аларның күбесе бу диктант турында социаль челтәрләрдән укып белгәннәр һәм дусларын да алып килгәннәр. Диктант җиңел булды, дип әйтүчеләр юк диярлек. Бигрәк тә Самараның авиация һәм сәнәгать техникумы студентлары сорауларның кыенлыклар тудыруын билгеләп үттеләр. Ә менә төрле милләт халыкларының гореф-гадәтләре, киресенчә, кызыксыну тудырган.
 
 
Программист булып эшләүче Анатолий Назаров та, диктантка әзерләнеп килгән булуына карамастан, күпчелек сорауларның барысына да дөрес җавап таба алмавы турында сөйләде. Бигрәк тә казах юртасы төзелешен белмәвенә борчылды: “Мин бит аны беркайчан да күргәнем булмаган иде. Соңыннан гына Кинель районында күчмә казахларның бердәнбер юртасы булуы турында ишеттем һәм кайчан да булса барып күрергә ният иттем”. Шуңа да карамастан, Анатолий хәзер Зур географик диктан язарга ниятли икән.
 
Шулай ук гомерләрендә беренче мәртәбә этнодиктант язучы Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре Петр Сучков һәм Яна Самохина да темаларның төрлелеген, кайберләренең артык катлаулы булуын билгеләп үттеләр. Шул ук вакытта үзләренең белемен тикшереп карау бик тә кирәк эш, дип таптылар.
 
Акциягә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров һәм Самара өлкәсе халыклары союзы хезмәткәре Вера Алексеева да кушылдылар. Милләтара мөнәсәбәтлар өлкәсендә эшләүчеләр өчен бу диктант бик авыр булып тоелмагандыр, дип ышанабыз.
 
Халыклар дуслыгы йортында диктант язучыларга соңыннан экскурсия оештырдылар, ә “Яктылык” мәктәбенә килгән кунакларны мәктәп музее белән таныштырдылар. “Киләсе елга да диктант язарга җөръәт итәрсезме?” дигән сорауга барысы да “Һичшиксез катнашачакбыз!”, - дип җавап бирделәр.
 
Соңыннан билгеле булганча, барлыгы Самара өлкәсендәге этнодиктант акциясендә 4003 кеше катнашкан.
 
Фәридә ХӘМИДУЛЛОВА.
 
"Яктылык" мәктәбе.

---
Бердәмлек
№ --- | 09.11.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»