|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.11.2018 Редакция баганасы
«Матбугат.ру»ны Инстаграмда укучылар саны 50 меңнән артты. Әмма...Инстаграм – бүген иң актив үсештә булган социаль челтәр дисәң дә ярыйдыр. Әлбәттә, «Матбугат.ру» да анда юк түгел. Шушы көннәрдә аккаунтыбызга язылучылар саны 50 меңнән артты. Моның белән мактанырга вакыт тапкан арада 51 меңгә җитә яздык. Әйе, бу зур сан, әмма... Саннар турында сөйләгәндә без һәрвакыт әмма дип куябыз. Ни өчен дигәндә, саннар – ул алдаучан күрсәткеч. Әйтик, бер газетага мәҗбүриләп яздыралар, ә икенче басманы кеше үзе яратып алдыра. Икесе дә безнең фәлән мең тираж ди аннары. Яки берәр интернет-сайт укучыларын берәмтекләп җыя, ә икенчесе “Вконтакте”дан бөтен зур пабликларны сатып ала да, трафикны шуннан гына куа. Шуңа күрә безнең өчен сан беренчел түгел. Безнең өчен мохит беренчел.
Әйтергә кирәк, “Матбугат.ру” инстаграмында үзенчәлекле мохит булдырылды. Кулланучыларның үз темалары, үз “прикол”лары, хәтта үз теле бар. Сирәк пост комментарийсыз кала. Еш кына үзебезгә дә кирәкне бирәләр. Ә без шат кына, чөнки “тәнкыйть кирәкле шәйдер” дигән бит узган гасырның бер “блогеры”.
Кайберәүләр безне кабатлап та карый инде, идеяләребезне урлаштыргалаштыргалап та карый. Хуш, анысы да булсын. Безгә жәл түгел. Шунысы кызык, укучыларыбыз фотоларны үз аккаунтларына элмиче безгә җибәрәләр. Монысы өчен аеруча зур рәхмәт аларга (Бу урында ике кулның учларын тоташтырган смайлик).
Сез дә язылыгыз, моның өчен менә шушында басасы: https://www.instagram.com/matbugat/
Кыскасы, 50 меңне теркәп куйдык. Киттек киләсе юбилейга!
«Матбугат.ру» инстаграмыннан кайбер постлар:
Менә шулай итеп оялталар әле кайвакыт укучыларыбыз.
Дусларыбыз мимишный фотолар ярата
Кайвакыт сторизларда да җыен юк-бар төрттерәбез
Иң күп лайк җыйган фотоларның берсе. Хәер, бездә генә түгел...
Килешәсезме?
Укучыларыбыз җәй буе бакчаларыннан фотолар җибәрде. Кабак бәлеше ашыйсыгыз килсә, Кукмара районы Вахит авылына Сәмигуллин Наил абыйга барыгыз.
Иренмәгәндә әллә ниләр эшлибез без. Мәсәлән, менә шушындый файдалы инфографика
Яки мондыйны
Хаталы элмә такталар - безнең төп фишка. Укучылар үзләре җибәрә. Мондый "матурлык китү"ләре күп бездә.
Дүшәмбедән җомгага кадәр-шимбәсеннән буенча якшәмбе
Кайвакыт фәлсәфи фотолар да табып ала укучыларыбыз
Танылган кешеләрнең туган көннәрен, юбилейларын барлап торабыз
Төшке аш вакытында мондый фото элгән өчен гафу
Шундый хәлләр
Укучыбыз инстаграмыбызны караган арада бер көнбагыш ашаган (дөресрәге, ярты көнбагыш)
Кайвакыт фотоларга исем таптырабыз. "Мобильный банк" диде бер укучыбыз. "Банкоматларны эшкә вахта йөртә икән", диде икенчесе.
Бу күлмәк ни төстә?
Йомырка (күкәй дип әйтә яздык) - иң яраткан темаларның берсе. Икенче яраткан тема - теге яки бу сүзнең төрле якта төрлечә әйтелеше. Мәсәлән, "божья коровка"ның татарчага 20ләп тәрҗемәсе бар икәнен белдек.
Укучыларыбыз башваткычлар ярата. Ә сез ничек уйлыйсыз, дөрес җавап нинди?
Башка кызыклы фото һәм рәсемнәр "Матбугат.ру"ның инстаграм битендә: https://www.instagram.com/matbugat/
--- |
Иң күп укылган
|