|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.10.2018 Матбугат
Югалту: "Бердәмлек" газетасы баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин вафатБүген, 31 октябрьдә Россия Журналистлар берлеге әгъзасы, «Бердәмлек» газетасы баш мөхәррире, "Матбугат.ру" редакциясенең якын дусты Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллин вафат булды. Ул үз эшендә чын профессионал, талантлы журналист һәм игелекле кеше иде. Әле сентябрьдә генә ул 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте... Рәфгат Әһлиуллин белән хушлашу 1 ноябрь көнне 10: 00да Самара шәһәре Георгий Димитров урамы, 97 нче йорт, 124 фатир адресы буенча узачак.
"Матбугат.ру" Рәфгать Нәбиулла улының якыннарының, хезмәттәшләренең авыр кайгысын уртаклаша.
--- |
Иң күп укылган
|