|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.07.2018 Сәясәт
Армия генералы Мәхмүт Гәрәевның вафаты турындагы мәгълүмат кире кагылдыБүген җирле Telegram каналларының берсендә Мәскәүдә яшәүче отставкадагы армия генералы Мәхмүт Гәрәевнең вафаты турында мәгълүмат чыкты. Бу хәбәрне федераль каналлар да күчереп тарата башлады. ТРның РФндәге тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте "Татар-информ" хәбәрчесенә бу мәгълүматның дөрес булмавын хәбәр итте. "Улы Тимур Мәхмүтович белән килене Ләйлә Мәскәү Сабан туенда катнаша. Без алар белән сөйләштек. Ул исән-сау, барысы да яхшы. Мәхмүт Әхмәтович Ташкент хәрби училищесының 100 еллык юбилеена багышланган чараларда катнаша", - диде вәкиллекнең матбугат хезмәте җитәкчесе Динә Аляутдинова "Татар-информ" хәбәрчесенә.
Мәхмүт Гәрәев - отставкадагы армия генералы, Россия хәрби фәннәр Академиясе Президенты. 23 июльдә аңа 95 яшь тула. Мәскәүдә яши.
Дүшәмбе, 23 июльдә ТРның РФндәге тулы вәкаләтле вәкиллеге аның юбилеен үткәрергә җыена.
--- |
Иң күп укылган
|