• 01.08-19.08 Салават. 30 сезон. Юбилей концерты. Г.Камал театры. 19:00
  • 19.08 Всемирный Гран-При Казани по пляжному теннису. "Казанская академия тенниса". 10:00
  • 30.08 "Болгар радиосы" бәйрәм концерты. Пирамида. 18:00
  • 29.09 Лилия Муллагалиеваның "Мин" концерты. Пирамида. 17:00
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
Туган көннәр
  • 19 Август Рубин Абдуллин
  • 19 Август Харис Мусин
  • 19 Август Солтан Рахманколый (1889-1916)
  • 19 Август Сәгыйть Гыйбашев
  • 20 Август Гази Заһитов (1921-1953)
  • 20 Август Ринат Нуруллин
  • 20 Август Наил Зыятдинов
  • 20 Август Равил Вәли
  • 20 Август Альберт Исмаил
  • 20 Август Рәшит Абдуллин (1951-2004)
  • Ямашев 25 адресы буенча моселман гаилэсенэ 2 булмэле фатир озак вакытка тубэн бэягэ арендага бирелэ. собственник. 89869175115
  • Чуйкова урамында бер булмэле тулай торак эзлим, примерно 4000-5000гэ, узем генэ керэм, 89991695025
  • Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчэу хэм консультация бушлай. Шулай ук электоромонтаж эшләре башкарабыз. КАЗАН. 89046768348
  • Песок, щебень, чернозём, торф, навоз.+79274286667 Айрат. Актаныш
  • Русча рәсми текстларны татар теленә тәрҗемә итәм. Тел. 89033446774, Гүзәл.
  • 2ая Азинская урамында 2 булмэле фатир арендага бирелэ. Академия правосудияга якын. ( т. 89172873213)
  • Казан хэм Татарстан буенча грузоперевозка. тел.89377752225
  • Совет районында барлык уңайлыклары булган 2 бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Собственник 8-98-72-976-453
  • Мавлютовада тулай торакка уз яныма бер егет эзлим. Булмэдэ ботен кирэк ярак бар. 89274433797.
  • Чаллы шэхэре 45 комплекста булмэ арендага бирелэ. 89196966175

 

 

 
Архив
 

23.05.2018 Спорт

Көрәш турында җырлар вакыт җитте

Татар халкының йөзе кашы булган, хәзер инде чит төбәкләрдә дә танылу ала башлаган көрәшне үстерергә кирәк икәнен күпләребез аңлый. Ләкин аңлап кына түгел, ә алга китеш булсын өчен ниндидер гамәлләр дә кылырга кирәк. Шулай да, көрәш үсеше өчен янып йөрүче шәхесләребез бар, юк түгел. 22 май көнне алар әлеге спорт төренең киләчәге турында җитди сөйләшү алып бардылар.

Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы бинасында узган киңәйтелгән утырыштаЯшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының беренче урынбасары – Хәлил Шәйхетдинов, Көрәш Федерациясе вәкилләре, бер төркем журналистлар түгәрәк өстәл артында җыелышып, киләчәккә булган планнар, үзгәрешләр хакында фикер алыштылар. Ләкин бу очрашу әле соңгысы түгел икәне хакында да искәртеп үтәргә кирәк.

Җыелышта көрәш ярышларына тамашачыларны ничек җәлеп итү, реклама ясау хакында да сөйләштеләр, ә рекламаның иң яхшысы исә – җыр. Безнең татар халкы сәнгатькә, иҗатка гашыйк бит ул, ә аны танытучы спорт төре – көрәш турында җырларны бармак белән генә санарлык. Димәк, спорт үсешенә татар мәдәнияте дә үз өлешен кертә алачак.

 Шулай ук инде күптәннән уйда булган, бәлки, районнарга автобус җибәреп, шул рәвешчә, тамашачыны җәлеп итәргә дигән мәсьәләне дә кабаттан күтәрделәр. Чыннан да, зур күләмле чаралар күбесенчә шәһәрләрдә уза, ә авыл халкының, теләге булса да, килеп карау мөмкинлеге аз. Татарстан чемпионатларында трибуналар тулып торса, ничек шәп булыр иде!
 
Шул исәптән элек келәмдә дан тоткан спортчыларның исемнәрен таныту, тарихыбызны торгызу максатыннан, көрәшчеләр исемлеге белән махсус җыентык та төзергә исәплиләр.  
 
Билгеле булганча, көрәш үсешенә этәргеч ясаучы тагын бер чара – “Манзара” премиясе. Быел ул “Пирамида” күңел ачу үзәгендә үтсә, киләсе елга тагы да киңрәк мәйданны алып, Казан циркында узырга җыена.Әлеге проектның җитәкчесе Айдар Шәймәрданов фикеренчә, алга таба “Манзара”да көрәшне, батырларны таныту өчен яңадан-яңа чаралар каралган. Елдан-ел премиянең дәрәҗәсе арта гына, димәк, көрәш белән дә нәкъ шулай булыр.    
 

---
Gong-TV
№ --- | 23.05.2018
Gong-TV печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments