|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.05.2018 Хәвеф-хәтәр
Казанда 600 баланы эвакуацияләүнең сәбәбе әйтелдеКазанның 8нче гимназиясеннән 600 баланы эвакуацияләгәннәр, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Зорге урамында урнашкан 8нче гимназия ашханәсендә төтен чыгуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына 9.24 сәгатьтә килгән.
Урынга тиз арада янгын сүндерүчеләр килеп җиткән, дип яза агентлык.
Мәктәп администрациясе бинадан мөстәкыйль рәвештә 620 укучы һәм 40 хезмәткәрне урамга алып чыккан.
Ашханәне җентекләп тикшергәннән соң, янгын сүндерүчеләр электр щитында кыска ялганыш килеп чыгуын ачыклаган.
Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.
--- |
Иң күп укылган
|