поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.05.2018 Шоу-бизнес

«Зө-ләй-лә» төркеме солисты Зөлфия Вәлиева: Кешеләргә файдалы берәр нәрсә эшлисем килде

Кайвакыт күңелдә бушлык була, нидер җитми, эч поша башлый... Бигрәк тә иҗат кешесенеке шулай.

Андый вакытта нидер үзгәртәсе, тыныч кына аккан тормышыңны төрләндерәсе килә башлый... Татарстанның атказанган артисты, «Зө-ләй-лә» төркеме солисты Зөлфия Вәлиева да күңеленең шундый бер халәтендә бәхет мендәрчекләре эшли башлый...
 
– Гел уйлана идем, нәрсә ясарга була диеп. Өебезнең яраткан почмагыннан чыкмый гына, кешеләргә файдалы берәр нәрсә эшлисем килде. Бервакыт дустымның кызының туган көненә барганда, инә куя торган мендәрчек ясау өчен материаллардан торган җыелма алдым. Башка берәү шулай ук чигү әсбаплары бүләк иткәч, тагы бер шундыйны ук бирергә кыенсынып, бүләгемне үзем белән кире алып киттем. Соңрак утырып үзем эшләп карадым. Бу шөгыль миңа кызыклы тоелды. Аны улым Кәримнең сыйныф җитәкчесенә бүләк иттем. Аннан башка бер укытучы күреп алып, «Миңа да кирәк иде»,– дип сораган. Аңа инде башка төрлерәк бизәк чигеп, кечерәк итеп ясадым, – ди Зөлфия.
 
Татар халкында элек-электән догалар язылган бөти йөртү гадәте бар. Ләкин динебез моны өнәп бетерми, чөнки кеше: «Ул мине саклый», – дип уйларга мөмкин. Зөлфия дә әлеге мендәрчекләрне кешеләргә матурлык өчен генә түгел, Аллаһы Тәгаләне искә төшереп тора торган бер символ итеп тәкъдим итә. Мәсәлән, кеше машинага утыра икән, күзе шунда төшә дә, дога укып ала. Сумкага эленгәненә дә шулай. Андыйларына инде «Аллаһ» исемен чикми, чөнки ул билдән түбән йөри.
 
– Мендәрчекләр өчен сыйфатлы француз мүлинәсе, бәрхет тукыма, мамык сүс җепләр кулланам. Сваровски ташларын Мәскәүдән кайтартам, аларның да келәй белән ябыштыра торганын түгел, ә үтүкләп беркетә торганын. Әйберне югач та озак кулланышка җитсен дим. Шулай ук мендәрчекне тотып тора торган тимерне дә Италиядә эшләнгәнен куя идем, хәзер сатылмау сәбәпле, очсызын кулланырга туры килә, – дип сөйли җырчы.
 
Лондонга Сабан туена баргач та, үзе ясаган кул эшләнмәләрен сатып җибәрә Зөлфия. Аннан кергән табышны оештыручылар белән шунда ук республикабызның балалар йортына күчерәләр. Хәзер дә Зөлфия Вәлиева хәйриячелек белән шөгыльләнә. Тик бу турыда үзе сөйләргә яратмый: «Бер кулыңның биргәнен икенчесе күрмәсен», – диләр бит, ди.
 
Зөлфиянең мендәрчекләрен иҗатташ дуслары да ярата. Әле менә «Болгар радиосы» алып баручысы Айгөл Хәйруллина да: «Бер арттырмый әйтәм, әлеге мендәрчекне кулга алгач, кояш нуры төшкән кебек булды», – дип соклануын белдерде.
 
– Мендәрчекләрне сораучылар күп, өлгерә алмау сәбәпле, хәзер минем ярдәмчеләрем бар. Монысы да үзеннән-үзе килеп чыкты... Интернеттагы битемдә алар үзләре: «Без дә эшләсәк ярыймы», – дип яза башладылар. Хәзер миңа тукымаларга бизәкне Әлмәттә яшәүче Римма Сабирова, Казаннан Юлия Выборнова, Фәридә Камалетдинова чигеп бирә. Калган өлешен үзем эшләп бетерәм. Һәрбер ясаган мендәрчегем бер-берсен кабатламый, аларның барысын да хәтерлим, – ди Зөлфия.
 
– Кемдер сезнең эшләнмәләрнең күчермәсен ясап сата да башлаган иде бугай әле, – дим әңгәмәдәшемә.
– Әйе, шундый очрак булды. Интернетта, дөньяның төрле почмакларына шундый эшләнмәләр ясап таратабыз, дигән мәгълүмат чыкты.
 
Авторлык хокукын дәлилләп патент алмаган идем, кирәксенмим дә. Ләкин шулай эшләүләре бер дә ошамады. Белешә торгач, аларның Лениногорск кызлары икәнлеге ачыкланды. Алай гына да түгел, үзем, булышу максатыннан, Рузалия исемле апага мендәрчекләр ясарга өйрәткән идем, тукымалар да биреп җибәргән идем, алар аның сеңелләре булып чыкты. Ахырдан гафу да үтенделәр. Максатлары изге – әлеге апаларына акча җыю булган. Чөнки ул начар чир белән авырый иде, хәзер, кызганыч, мәрхүмә инде, – дип искә ала Зөлфия.
 
Шул рәвешле, күз нурларын түгеп, җан җылысын күчереп, бүгенге көндә 200ләп мендәрчек эшләгән Зөлфия. Алар аның яраткан тамашачысы белән аралашу күпере дә булып тора. Кайбер тамашачылар Зөлфия Вәлиева белән әнә шул мендәрчекләр аша таныша. Әлеге сувенир якын-тирәләрдә генә түгел, дөньяның төрле почмакларындагы милләттәшләребезнең дә күңелен җылытып тора.
 

Лилия ГАТАУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 04.05.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»