поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.05.2018 Ана теле

Ана теле: Сөйләмне ничек бизәкләргә?

Сөйләм оештырганда мәгънә=сүз максатын хәл иткәндә телдәге туры мәгънәлелек белән күчерелмә мәгънәлелек өлкәләрен әлләни уйламыйсың. Ә ихтыяҗ килеп чыгып тора; ул чагында аерманың шактый сизелерлек икәнен тоясың, аларны сиземләмәү еш кына төрле кыенлык, каршылыклар да китереп чыгара.

Шактый әһәмиятле бу гамәли тезисны үзләштерү өчен тормышчан дәлилләргә тукталыйк әле. Шәхсән үзем, мәсәлән, эләгү сүзе белән белдерелгән туры мәгънәле төшенчәгә һич ризасызлык белдермим: балык кармакка эләкте, агач арасыннан барганда башлык чыбыкка эләкте: күчерелмә мәгънәсен тик тискәре төшенчәне белдергәнен генә “таныйм”. Карак төрмәгә эләкте. Ә уңай мәгънәлесенә нигәдер күнегелмәгән. Менә телне нечкә белүче сәнгатькәребез бу сүзне уңай мәгънәсендә кулланып,  “Атказанган артист быел да фестивальгә эләкте”, ди. Татар телен нечкә белүче министр М.Әхмәтев сөйләменнән берничә  уңай мисал теркәгәнмен.
 
Троп, метафоралык сәләте телебезнең теләсә кайсы сүзенә бирелгән, эзлә, тап, үзең уйлап чыгар. Тел төшенчәсе генә дә күпме сүзне сүрәтле итә! Тел төбе, тел шартлату, теле телгә йокмау, тел озайту, елан теле, сөйдергән дә тел, биздергән дә тел, теле барның иле бар һ.б.;
   
Бу арада менә бабай сүзенә “төртелеп” алдым. Әлбәттә, башта туры мәгънәсен уйладым. Ник дигәндә, турыдан-туры үземә караган сүзгә әйләнде бит – оныкларны әйтеп тә тормыйм, авылыбызның күпчелек кешесе, шәһәрдә дә яшьрәк таныш-белеш “бабай” дип дәшә. Дәшсен, күңелгә ятышлы, әйтелеше белән дә аһәңле, яңгырашы белән дә татарча табигатьле (нечкә пары да (бәбәй) күңелгә ярашлы; мәгънә төсмерләре белән дә акыллы сүзләр белән янәшә йөри (олы, өлкән, остаз, тәҗрибәле). Бүтән халык, телләр белән бәйле булуы белән дә кызыклы, гыйбрәтле икән. Мәсәлән, су, елга, диңгез белән бәйле кораллар (бабайка һ.б.).   Этимологлар ачыклавынча, сүз-төшенчәнең нигезе скифлардан килә булса кирәк, Пайпай – күк һәм яшен алласы. Малай чакта безнең  аңда, сөйләмдә дә Гөлдери бабай, Яшен бабай дигән төшенчәләр бар иде. Аннары бездә изге йола башкаручы да Сөннәтче бабай дип береккән. Урысларда ул тискәре мәгънәле алынма. Адлер Тимергалин язганча: ”Төнлә йөри торган явыз рух. Ул зур капчык тоткан һәм тыңлаусыз балаларны шунда сала икән”. Беркөнне “Россия” радиосыннан бер шагыйрә халыклар дуслыгы турында сөйли. Урыста куркыта торган (тискәре) сүзләр бар, ди, “бабай”ны мисалга китерә. “Без гаиләдә андый сүзләр белән куркытмыйбыз”, ди. Димәк, андый сүзләр белән куркытучылар  бар әле. Ярый Татарстанда бу сүз тискәре мәгънәсендә актив кулланылмый. Урысларның да Минтимер Шәймиевне “бабай” дип атаулары активлашкан иде, узган ел журналистларның еллык очрашуында В.Путинны “бабай” дип атаган язу бөтен дөньяга кат-кат күрсәтелеп, бу сүз уңай төсмерендә киң кулланыш тапты.
   
Тропларны урынлы-урынсыз куллану очраклары куен дәфтәремдә теркәлгән:– Күрәләтә тискәре мәгънә белдерәсе урында уңай төсмерле яки икеле-микеле төсмерле сүз алына:  “вазыйфасыннан азат ителде”, (“вазыйфасыннан бушатылды”, “эшеннән алынды”);  – Тискәре мәгънә урынына уңай мәгънәле сүз алына: “Ул ана хәсрәтен татыган” (хәсрәтенә дучар булган, тарыган);: Артык (урынсыз) хис өстәлгән берәмлек алына: “Акбарыс Спартак командасын тар-мар итте (Болгар радиосы). Җиңү термины төгәлрәк мәгънәле.
   
Күчерелмәлек хакында  радио тыңлаучыларыбыз, интернетчыларыбызның уйлануларына да мисаллар бар икән: Мансур Сәгъдиев: ,, Авылыбызның бер карчыгы авызыннан "башымның чүмече авыртып тора" дигән җөмлә ишеткәнем булды. Күз алдыма никтер башның арткы ягы килгәне хәтеремдә. Әби үзе дә кулы белән шул төшкә кагылып куйган иде ахыры”. Үзебездән өстик:  “Баш чүмече йомры” гыйбарәсе  акыллы, туры сүзле кешегә карата әйтелә.– Дөрес әйтәсең. Баш чүмечең йомры, әйткән сүзең туры (Н.Исәнбәт. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Казан: Тат.кит.нәшр., 1989, 148 б.);
   
Троп халык сөйләмендә төрлечә атала. Мәсәлән, җылы сүз. “Хисам абый минем янтауга элгән букчаны күрде дә: –Нихәл, шәкерт!– диде – Гыйлем эстәргәме? Ә? Бар, малай, бар! Кызлар хаты язарга өйрәнерсең!
   
Аның шаяртуына ниндидер җылы сүз белән җавап бирергә кирәк. Андый сүз бар иде, ул минем тел очында гына эленеп торды. Тик мин аны әйтә генә алмый калдым. (Гомәр Бәширев. 133 б.).
   
Тропка карата шәхси фикер, хәтта куллану тәҗрибәсе була алуы табигый күренеш бугай. Шәхсән үземнең иң яраткан һәм еш кулланган телбизәгем: хәрәкәттә – бәрәкәт; Үзем ясаган дистәдән күбрәк афоризмнан: Эңгер-меңгер әле ул кич түгел; Күптән түгел  радиодан ишеткән “Печәнлектә җиләк җыйдым” җырын тәнкыйть итеп язганнан соң интернетчыбыз ( Полевая) “язма авторы да "печәнлектә җиләк җыйган" чакларын күптән оныткан булса кирәк, югыйсә аның күчерелмә мәгънәдә читләтебрәк кулланылганын, монда һич тә туры мәгънәдә килә алмавын аңларга тиеш иде”, дип язды, гәрчә җырда сүз туры мәгънәсендә – болында җиләк җыю турында бара, печәнлектә рәхәтлек кичерү турында түгел, күчерелмә мәгънәлелеккә бернинди ишәрә юк та юк. Җыр текстын, хәтта менә үзе әле тәнкыйльләргә алынган белгеч текстын да юньләп укымыйча,  эчтәлеген тәфсилле белмәгән килеш, аны бәяләргә алыну, иң мөһиме, белгеч фикеренә каршы  бернинди дәлилсез, уптымиллаһый  фикер әйтү, аны хәтта  гаепләү – монысы инде, тел фәненнән шактый ерак, үзенә бер темадыр.
   
Телбизәкне, аеруча аны куллану дөньясын, аеруча аны матбугатта, гаммәви чараларда куллануны гомерем буе күзәтеп, фәнни өйрәнгәнмен, ике томлык хезмәт тә язылды. Эзләнү, өйрәнү дәвам итә. Кызыксынучы булса, бу хезмәтләргә экскурс ясап алырбыз, ничек табу юлларын күрсәтербез. Һәрхәлдә аларда  иҗатчыларыбызның, аеруча телгә -төп коралына тумыштан тоемлавы булган иҗатчыларның телбизәкне ничек куллануы, аның турында ни әйтүе хакында бай күзәтү тупланган. Эзләнүләрне бергәләп дәвам иттерик. Менә бүген генә атаклы шагыйребез Зөлфәтнең “Күз тию” дигән шигырен “Тәртип” радиосы укый, Колак торды. Бер тизбизәккә багышлап Бөтен бер шигырь бит. Бөтен бер фәлсәфә. Бер гыйбарә күпме акыл туплаган. Чыннан да энҗе инде!                     
     
Ә бит, әйтик. матбугатта бу мөмкинлектән ике юнәлештә файдаланып була: ана теленең һәр төр катлам, стилендә кулланыла торган телбизәкләрне, фәнчә әйтсәк, фразеологизмнарны, матбугатның күп төрле жанрлар белән эш итүе џәм дә аңа төрледән-төрле катлам авторлары язу аркасында, иркен файдаланып була; икенчедән, халыкның язма һәм әйтмә сөйләмендә кулланыла торган фразеологизмнары үрнәгендә шундыйларны үзең ясау: булсынга йөри орган кеше, лаф ормыйча эшләү, дилбегә кактыра торган түгел, браконьер – мылтыклы җанкыяр; язмыш аны 180 градуска борды һ.б. Матбугат сөйләмендә фразеологизмнар куллану үзенчәлеге турында безнең “Матбугатның тәэсирле сүзе” дигән хезмәтебездә бөтен бер бүлекчә бәян ителгән иде.
   
Фразеологизм инде ул гади сүзтезмәдән күчерелмә мәгънәгә тартым булуы белән аерыла. Төгәл мәгънәле төшенчә-берәмлекнең асылын-төзелешен үзгәртмичә, әмма күчерелмә мәгънәле эчтәлек салып өр-яңа төшенчә ясау, яисә өр-яңа мәгънә һәм хис төсмеренә ирешү – бу инде сүз иќатының үзенә бер юнәлеше. Моңа да, беренче чиратта, табигать биргән талант, сәләт, тынгысыз, төпченүле эзләнүчәнлек, ана телеңне дә, башка телләрне дә ярату, аларны яхшы белергә тырышу сорала. Мондый иҗат төренә дә “бу инде сүздән сурәт ясарга хирес, образ тудыруга сәләтле шагыйрьләр, язучылар эше”, дип, кул селтәргә ярамый. Һәр инсанына табигать илһамлану, канатлану мизгелләре, шул ук вакытта гади генә әйбер, күренеш, вакыйганы да үзенчә генә күреп, тасвирлый алу мөмкинлеге биргән. Файдаланыйк шул мизгелләрдән: көндәлеккә теркәп куйыйк, хат канатларында якын кешебезгә җиткерик, шигырь, хикәяләребездә энҗе бөртеге итеп җемелдәтик!
   
Бу тема – үзе бик кызыклы язмага азык. Хәзергә исә соңгы вакытта гына ишетеп-укып илһамланган, хисләнгән, сине дә иҗат итәргә дәртләндергән берничә мисал белән чикләник: “ямаулык урынына йөри торган җитәкчеләр дә бар...” (И.Гыйләҗев), “Фидаильнең дә, Чәмәтнең дә ата-анасы бар, тик аларга караш-мөнәсәбәтләренең генә ата-анасы юк...” (Х.Сарьян).
   
Сөбханалла, сүз иҗаты өчен диңгезләр кипмәгән икән әле, тирәнгә төшеп, сүз-энҗе, гәрәбәләре табып менәргә җөрьят итә торган илһамлы җаннарыбыз бар икән! Туган телебезнең киләчәге хакына алар армас хезмәтләрен берүк дәвам иттерә күрсен. Шундый илаһи очкыннар берүк яшьләребездә кабынып-кабынып торсын, ә без алар табышын күреп сөенә белик!
   
Аннары, үзебездә, бигрәк тә балаларда тел тоемлау сәләтен тәрбияләргә кирәк. Радиотапшыруларда, газет, китап укыганда телбизәкләрне тоемлап  тәм табасызмы. Шәхсән үзем радио  тыңлаганда менә боларны төртеп куйганмын: Проблемаларның очы-кырые күренми (А.Гыйлми. Татарстан радиосы. Рәсми сөйләмдә ятрак кебек); Күзләр генә тимәсен (Татарстан радиосы. Телбизәкне “ватмаска” иде); Афоризмнар. Артистка Люция Галләмова: Сугып егып, тартып ала торган кызлар.
   
Кабатлыйбыз: илһамлы җаннарыбыз бар икән! Туган телебезнең киләчәге хакына алар армас хезмәтләрен берүк дәвам иттерә күрсен. Шундый илаһый очкыннар берүк яшьләребездә кабынып-кабынып торсын, ә без алар табышын күреп сөенә белик!
                                         Илдар Низамов,
                             филология фәннәре докторы.
 

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 04.05.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»