• 26.04-09.06 "Тукай карашы" И. Майоров күргәзмәсе (Санкт-Петербург). Г. Тукай әдәби музее
  • 08.06-09.06 "Лето Балета" фестивале. УНИКС
Туган көннәр
  • 26 Май Рәшит Шамкай
  • 26 Май Мөнир Соколов
  • 26 Май Дилә Нигъмәтуллина
  • 26 Май Мәдинә Нурулла
  • 26 Май Марс Тукаев
  • 27 Май Рафис Җәмдихан
  • 27 Май Илдус Габдрахманов
  • 27 Май Әхәт Мушинский
  • 28 Май Илгәрәй
  • 28 Май Нур Баян (1905-1945)
  • Арча. Васильев Бужада 12 сутый җир сатыла. 89370045793
  • Татар телендә төрле дәрәҗә катлаулылыкта чыгышлар, докладлар язып бирәм яки тәрҗемә итәм. 89869257507
  • Казан шәһәре, Константиновка поселогында дача сатыла, 6 сот. 89370037412
  • 14R дисклы җәйге көпчәкләр сатыла. Яхшы хәлдә. 8мең.8655823885
  • Редакция тирәсендә эш эзлим. Белемем буенча югары белемле журналист. Журналист, текст басучы, корректор вазифаларын карыйм. Телефон: 89991574961
  • 1 июньнэн озакка Казанда Азино тирэсендэ бер булмэле квартир яисэ гостинка снимать итэбез. Ике татар кызы. Собственниктан кирэк, риелторлар борчымагыз. 89047183922(ватсапка языгыз,шалтыратуга жавап бирмим)
  • Актаныш районы Иске балтач авылында тана сатыла.89393844139
  • 2 булмэле квартирны эйбэт хэм тэртипле гаилэгэ арендага бирэбез. 15 мен+ коммуналка. Собственник. 8-98-69-17-51-15.
  • Общежитияда бер булмэле сатыла. 18 кв.м. 4 4 этажда .Ботаническая -20. Казань.89586235290 Бэясе килешу.
  • Маникюр Советский район (комбинированный маникюр+срез ножницами+однотонное покрытие гелем с выравниванием ногтевой пластины)-400сум Шалтыратыгыз,языгыз 89872344246

 

 

 
Архив
 

               

26.03.2018 Әдәбият

Чаллыда Рәмис Аймәт иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә үтте

Чаллы шәһәренең үзәк китапханәсендә Муса Җәлил, Һади Такташ исемендәге премияләр лауреаты, төрки халыклар поэзиясе фестиваленең Хөсәен Байкара исемендәге әдәби бүләк иясе, танылган шагыйрь, Татарстан Язучылар берлегенең рәис урынбасары Рәмис Аймәт иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

Җылы, эчкерсез, табигый, пафоссыз... Болар – Рәмис Аймәт белән очрашудан алган  беренче тәэсирләр. Бөтендөнья  Шигърият көненә багышланган әлеге кичә  ак каланың  шигырь сөючеләре өчен  чын  мәгънәсендә матур бүләк булды. Чаллы шәһәренең Татар драма театры артистлары башкаруында һәм шагыйрьнең үз укуында яңгыраган шигырьләр исә уйландырды, сокландырды:
 
“Нинди төстә икән минем Ирек?
Шанлы Үткән,
йөрәк,  исеңдәме?!
Шәһре Казанымда гөрләп
аккан
Бабамнарның каны төсендәме
Минем Ирек?!”- дигән  юллар сискәндерсә,
 
“Мин сине гомерем буена
Ышыклап барырмын җилләрдән.
Өзелсә барасы юлларың –
Үрермен мин күпер гөлләрдән”, – дигән мәгълүм җыр юллары яшәүнең сөю-сәгадәтле якларын искәртте. 
 
Әйтергә кирәк,  тематик төрлелек,   фәлсәфи-лирик ачышлар, көтелмәгән поэтик сурәтләргә бай иҗат кичәнең башыннан ахырына кадәр тыңлаучыларны үз дулкынына көйләде.
 
Рәмис Аймәт  Чаллыда әдәбият сөючеләр белән үзенең беренче очрашуын   һәм   таләпчән чаллылылар каршында чыгыш ясауның нык дулкынландыргыч булуын  әйтеп үтте. ”Чаллының микроклиматы нык әйбәт, ул милли җанлылыгы белән аерылып тора” дип саный ул. 
                   
Кичә шигырьләр, җырлар  һәм Шагыйрь сүзе белән үрелеп барды. Күп кенә кызыклы сорауларга эчкерсез (шулай тоелды) һәм  аңлаешлы җаваплар яңгырады. Китапларының  “Айның аръягында”, “Шомырт салкыннары”, “Бозлы җилкәннәр” кебек исемнәр белән аталуының  “сер”ен  ул: “Һәрбер буын нәрсәдер кичерергә  тиеш: кемнәргәдер Бөек Ватан сугышы чоры эләккән, кемгәдер – япон сугышы. Безнең иҗатка килү 2000 нче еллардагы үзгәрешләр чорына туры килде. Конфуций  “Үзгәрешләр заманында яшәргә язмасын” дигән бит. Дөньяның, чорның бөтен каршылыклары шагыйрь йөрәге аша уза. Безнең буын  кешеләренең иҗатындагы драматизм, бәргәләнү кебек мотивларның көчле булуы шуннан да”, –  дип аңлатты.
 
Кичәне алып баручы Исламия ханым Динмөхәммәтова Рәмис Аймәт иҗатына карата әдәби тәнкыйтьнең хәерһахлы булуын билгеләп үтте. Мәсгут Гайнетдинов, Алсу Шамсутова, Дания Заһидуллина, Равил Фәйзуллин һ.б. әдәбият белгечләренең бәяләрен алган шагыйрь, иҗатка бәянең табигый булуы кадерле дип саный. ”Шигъриятемдә мин үземне язам. Лена Шагыйрҗан әйткәнчә, ихлас хисләремне язарга тырышам. Миндә күбрәк фәлсәфи, психологик шигырьләр, үземнең хис-кичерешләрем. Шушы кичерешләргә милләт, тел темасы да, Тукай темасы һәм башка темалар да  килеп керә”, – дип җавап бирде ул, нинди темаларга өстенлек бирүе турындагы сорауга. Гомумән, Рәмис Аймәт дигән шагыйрьнең дөньясы һәр шигырь, һәр җавап саен тулырак ачыла барды.
 
 
Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, Чаллыга илле елдан соң гына килеп җитсә дә, Рәмис аймәт җырлары-шигырьләре аша  һәрвакыт безнең күңелдә, дип шаяртты. “Аның җырлары – классик җырлар. Шигърияте исә татар халкының кодын күрсәтүче иҗат, – диде күренекле әдип. “Йөрәктә богау эзләре…” Әгәр татар шагыйренең, татар кешесенең “йөрәгендә богау эзләре”  юк икән, ул үзенең милләтеннән  киткән,  башка рух кешесе  дигән сүз. Рәмисне кеше буларак та, шагыйрь буларак та таныган һәм санлаган Лена Шагыйрҗан аның иҗатында Гарсиа Лоркалардан калган газапны күргән икән, бу юкка гына түгелдер. Безнең газап югалган дәүләтчелегебез белән бәйле. Ул менә шул югалткан дәүләтчелегебезнең кыйпылчыкларын бергә оештырырга  тырыша”. 
                   
Шагыйрь һәм прозаик Рәшит Бәшәр исә: “Рәмиснең шигырьләрен тыңлаганда,  күз алдыннан Мөдәррис үтеп китте, Зөлфәт, Нияз Акмаллар үтеп китте. Барысында да халык язмышы, халык яшәеше. Чын шагыйрьләр! Шулар арасында Рәмис Аймәтне дә күрдем. Гаҗәеп образлылык, сурәт. Аның шигырьләрендә  бер артык сүз юк; йөрәктән чыккан хис ташкыны үзенә ияртеп алып бара.Татар Аймәт кебек шагыйрьләребез булганда яшәячәк. Үзгәрешләр чорында килгән буын ул бөтенләй башка, аларның карашы башка. Киләчәктә әлеге буын, аларның балалары  үстерәчәк безнең әдәбиятны. Нинди генә авырлыклар аша узарга туры килсә дә, татарның эчке потенциалы көчле, иреккә омтылышы канында. Рәмиснең шигырьләре шуны ачык күрсәтеп тора” – дип  иҗатын югары бәяләде һәм ихлас рәхмәтен белдерде. 
                   
Дөньяның камиллегенә, чисталыгына омтылучы шагыйрьләргә тормышта яшәү җиңел түгел, ул  дөнья кануннары белән каршылыкка керә, максималист  була, иҗаты да көзге ролен үти. Шагыйрә Рәзинә Мөхияр,   “Давыл эчендәге бер тынлык мин, тынлык эчендәге зилзилә”, “Кемнәрнеңдер кадерлеседер мин, кемнәрнеңдер артык кашыгы” , “Күтәреләм тормыш төпкеленнән, таянычым бары – култыкса”  кебек  шигъри юллар  аша  шагыйрь иҗатына  штрихлар сызды.
 
                   
Галим, шагыйрь  Әнвәр Шәриповның: “Бу очрашу  Рәмис Аймәт өчен генә түгел, шагыйрь дөньясы белән якыннан таныша алган чаллылылар өчен дә якты  истәлек  булып калачак,” –  дигән    сүзләре   чарага килүчеләрнең  уртак фикере булып яңгырады.
 
Бер үк язмыш җилләре без,
Бер учак ялкыннары.
Бер үк бакча гөлләре без,
Бер дөнья дулкыннары.
 
Кичәнең азагында Рәмис Аймәт   башкаруында яңгыраган  әлеге җыр сүзләрендә зур мәгънә ята кебек. Әйе, татар дигән халыкның аяусыз язмыш җилләренә бирешергә теләмәгән уртак гөлләре без! Горурланырлык шәхесләребез бар, шунысы сөендерә.  
 
Лилия Фәттахова

 

comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом