|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.03.2018 Шоу-бизнес
Лилия Муллагалиева: Аңгыра хатын булмасаң, аңа хәтле барып җиткермисеңҖырчы Лилия Муллагалиева "Ирең белән проблемалар килеп чыкмыймы?" - дигән сорауга болай дигән: – Булгалый, җайлап үткәреп җибәрергә кирәк. Күбрәк яшьрәк чакта буладыр ул. Тора-бара аның холкын аңлыйсың, кайчан кызып китәсен, ни әйтәсен беләсең. Аңгыра хатын булмасаң, аңа хәтле барып җиткермисең. Өйдәге талаш, тавыш күбрәк хатын-кыздан тора, -дип сөйләгән Акчарлакка. – Элек бик каты көнләшә идем. Үлә, яна, көя идем. Галәмәт иде. Ул башка кызларга караса да көнләшә, ут яна идем. “Җитте, Лилия, болай ярамый, болай яшәп булмый!” – дидем. Бетте! Көнләшү – чир ул!
--- |
Иң күп укылган
|