|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.02.2018 Матбугат
Сүзен әйтеп бетерә алмады, реклама бәреп чыкты, яки ник “Таяну ноктасы” вакыты бик азТНВ каналыннан әлеге тапшыруны дөньяга битараф булмаган бик күпләр кызыксынып карыйдыр дип уйлыйм, чөнки анда тормышның барлык тармакларына кагылган, “көн кадагына” сугучы мөһим темалар күтәрелә. Алып баручы кызыбыз Венера Иванова үз эшен профессиональ дәрәҗәдә башкара дип аңлыйм. Тапшыруга тирән фикерле шәхесләр чакырыла һәм алар үзләренең уй-карашлары белән үтемле итеп уртаклашалар. Ләкин монда күпләрне борчыган бер нәрсә бар – шундый җитди, бик кирәкле тапшыруга вакытның кичермәслек дәрәҗәдә әз бирелүе. Нәрсә, монда да Мәскәү рөхсәт бирмиме? Җиде кеше фикеренә 30 минут, әле аның да күпме өлешен реклама ала, катнашучылар фикерләрен тыныч кына әйтеп өлгерә алмый калалар.
Миңа бигрәк тә 29 гыйнвар тапшыруы нык тәэсир итте. Аерылышучылар турында иде ул. Статистика күрсәткәнчә, һәр ике парның берсе аерылыша икән. Бу республика күрсәткече булырга охшый, чөнки Мәскәү ун парның сигезе аерылыша ди. Билгеле, бу бик зур фаҗига, тормышка җиңел караудан килеп чыга ул. Ә “күсәк”нең авыр башы балаларга төшә.
Талак турында да сүз булды: аны кайчан, ничә тапкыр әйтергә? Тапшыруда катнашучы Сәйдә абыстайны ике дөнья галиме дияргә була. Ул: “Иптәшләр, без монда талак турында түгел, ә аны булдырмас өчен ничек дөрес яшәү турында сөйләшик”, – диде. Сәйдә абыстайның һәр фикере, кем әйтмешли, дөнья бәясенә тиң. Әмма ул сүзен әйтеп бетерә алмады, реклама бәреп чыкты. Аннан вакыт та бетеп китте.
Шундый өлкәннәребез әле исән чакта аларның төпле, акыллы киңәшләрен язып алып, өйләнүче яшьләргә психологлар, дин әһелләре тарафыннан загста кыска вакытлы укулар – берәр атналык булса да курслар оештыру, һичшиксез, кирәк икәнен матур яшәргә теләгән һәркем аңлар дип уйлыйм.
Барыгызга да гаилә бәхете телим.
Луиза ВАФИНА. Түбән Кама районы, Кама Аланы поселогы.
--- |
Иң күп укылган
|