|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.01.2018 Хәвеф-хәтәр
Алабуга халкы утсыз калдыИнде 30 минуттан артык Алабуга халкы утсыз утыра, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. 70 меңнән артык кеше яшәгән шәһәрдә, шулай ук «Алабуга» махсус икътисади зонасы объектларында ут юк.
Хәзерге вакытта белгечләр моның сәбәбен ачыклый. Урында «Челтәр компаниясе» җәмгыяте авария бригадалары һәм Алабуга янгын-коткару гарнизоны оператив төркеме эшли.
Шәһәрдә светофорлар эшләмәү сәбәпле бер юл һәлакәте булган инде.
Энергетиклар 30-40 минуттан электр белән тәэмин итүне торгызырга вәгъдә итте, дип белдерде «Татар-информ» агентлыгына Алабуга район электр челтәрләре башлыгы Максим Михеев. Ул искәрткәнчә, ут авария аркасында беткән.
Шулай ук укыгыз: Бу минутларда билгесез сәбәпләр аркасында ярты Казан утсыз утыра
--- |
Иң күп укылган
|