поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
18.01.2018 Шоу-бизнес

Elvin Greyның “Роза”сы, Гүзәл Уразованың “Килче, килче”се кебек 100дән артык хитлар авторы Анна Попова: "10 минут эчендә җыр язасың да куясың!"

Анна Попова иҗат иткән җырларны сез яхшы беләсез. Elvin Greyның “Роза”сы, Гүзәл Уразованың “Килче, килче”се, Фазлыевларның “Гөрләп кирәк яшәргә” җырларының сүзләре бер тыңлауда ук хәтердә кала.

Ә аларны бит шулай итеп иҗат итәр өчен нинди осталык кирәк?! Чынында исә, шагыйрь һәм җыр сүзләрен язучы – икесе ике нәрсә. Анна Попова – йөзләгән хитның авторы. Кайдан ул илһам ала? Җыр сүзләре ничек языла икән? Үзеннән сораштык.

- Ни өчен Анна да, ни өчен татар эстрадасы? “Татарча кайдан беләсең?” – дигән сорауны еш бирәләрдер?
- Әйе, элегрәк аеруча еш сорыйлар иде, хәзер, күрәсең, ияләшеп беттеләр. Мин – керәшен кызы һәм монда гаҗәпләнү өчен урын юк.
Җырлар иҗат итү – ул минем өчен бары тик хобби. Һөнәрем буенча мин юрист. Күрәсең, артык җитди эшемнән бераз ял итер өчен мин җыр сүзләрен иҗат итәм. Йөрәгем шулай эшләргә куша.
 
Җырлар язуга килгәндә,  2012нче елда ахирәтем белән “Татар җыры”на бардым. Анда ул мине үзенең педагогы, танылган композитор Лилия Таһирова белән таныштырды. “Әле сәхнәдә минем җырны башкаралар. Эх, җыр сүзләрен табу бик кыен! Шигырь – ул шигырь,ә җыр сүзләре – ул җыр сүзләре. Сирәк очракта гына шигырь көйгә туры килә”, - дип уфтанып алды ул. Ә ул вакытта мин әле бер җыр да иҗат итмәгән, ә бары тик эштә ниндидер корпоративка русча җырларның сүзләрен татарчага тәрҗемә ясап, кызык итеп иҗат иткән идем. Ахирәтем шунда: “Менә, Аня иҗат итә ала”, - диде. Мин: "Юк!" - дип тормадым һәм телефон номерлары белән алыштык. Танышуыбыз декабрьдә булса, февральдә миңа Лилия ханым шалтырата: “Аня, синең ярдәмең кирәк. 14 февраль көнне “Музыкаль десант”, ә иртәгәгә җыр әзер булырга тиеш”, - ди. Мин бераз шаккатып калсам да, ризалаштым. Композитор миңа әзер көйне җибәрде һәм 3-4 сәгать эчендә мин аңа сүзләр яздым. Җыр сүзләре аларга ошады һәм аны икенче көнгә яздырдылар да. Шул рәвешле минем тәүге җырым –Гөлназ Солтанова башкаруындагы “Сине табам” иҗат ителде.
 
 
- Җырга башта көй иҗат ителәме, яисә сүзләрме?
- Кем ничек инде: миңа килгәндә, күпчелек очракта – көйгә сүзләр язам. Җырларның популяр булуының бер сере шулдыр да.

- Ә нәрсә сезне илһамландыра? Ничек шулкадәр күп яза аласыз?
- Композиторлар миңа җибәргән көй! Кайчак аны бер тыңлау җитә, шундук сүзләр туа. Илһам көтеп утырырга вакыт юк. Шигырь язу – ул да хезмәт, утырасың да эшлисең. Аннары, синең иҗат җимешеңне халык яратып тыңлый, “күтәреп ала” икән, ул да бик илһамландыра. Аларның мәхәббәтен сизеп, тагы да иҗат итәсе килә.
 
 Ә җыр сүзләрен яза башлаган елларны күпкә күбрәк языла иде. Күрәсең, күңел дәфтәренә еллар буе җыелып килгән булган. Ә соңгы арада тәмләп кенә, ашыкмый иҗат итәм. Бер үк төрле темаларга язасым килми, башка авторларны һәм үземне дә кабатларга теләмим. Кайчак язарга тема да калмаган кебек тоела, ә аннары кисәк кенә шундый шәп фикер туа һәм 10 минут эчендә җыр язасың да куясың!
 
Холкым буенча мин – максималист: нинди генә эшкә алынсам да, аны яхшы итеп башкарырга һәм һәрвакыт беренче булырга тиешмен. Уңышның иң зур сере – шул. Аннары, мин җыр сүзләрен иҗат иткәндә аны киләчәктә кем башкарасын беләм. Үземне ул җырчы урынына куеп, берничә тапкыр җырлап карыйм. Сүзләре хәтердә кала, үзеннән-үзе җырлана икән, димәк, хит! Һәр җырны җырчыга туры китереп иҗат итү өчен алар белән якыннан таныш булуым да яхшы ярдәм итә.

Зоя СОЛОШИНА
Шәһри Казан
№ --- | 17.01.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»