• 22.10 Бизнес-форум (Радислав Гандапас, Маршалл Голдсмит, Аллан Пиз), Казань, «Korston Club Hotel».
  • 26.10 "Ут чәчәге" премьерасы. Кариев театры. 18.30
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
  • 01.11-05.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. Уникс. 18:30
  • 02.11 "Мин Үзгәрдем SHOW". Лилия Хәйруллина концерты. Махсус кунаклар: Нурминский, Хаким. Эрмитаж. 19:00
Туган көннәр
  • 21 Октябрь Раил Шәмсуаров
  • 21 Октябрь Фәйзи Гаскәров (1912-1984)
  • 21 Октябрь Рауза Әхмәрова
  • 21 Октябрь Илдус Зиннуров
  • 23 Октябрь Марсель Зарипов
  • 23 Октябрь Дания Гыймранова
  • 23 Октябрь Ленар Сәйфиев
  • 24 Октябрь Софья Гобәйдуллина
  • 24 Октябрь Рәис Шәйхелисламов
  • 26 Октябрь Раил Өметбаев
  • Казань. Сниму изолированную комнату в 2-х комнатной квартире на долгий срок, заселюсь 24-25 октября, районы советский, вахитовский, частично московский, в пределах 6-7 тыс все включено. Чистоту и своевременную оплату гарантирую, без вредных привычек. Связаться можно по ватсапу 89033532034.
  • Булмэгэ иптэшкэ бер егет кертэм. Мавлютова урамы. 89274433797
  • Зурларга 3ле (памперслар, пролежной матрас, инвалидное кресло ) сатыла кыйммэт тугел 89393972773
  • Казанның Новоселье урамы 4 йорт адресы буенча вакытлыча яшәп тору өчен 2 бүлмәле фатир тапшырыла. Мәйданы 58 кв.м. Җиһазландырылган, табак-савытлар да бар. Кер юу машинасыннан башка барлык техника куелган. "Глушко" тукталышына 5 минутлык юл. Якында гына кибетләр, мәктәп, балалар бакчасы. Яшь гаилә, тәртипле татар кызлары варианты беренче чиратта карала. Түләү айга 13000 сум+ ЖКХ түләүләре. Килешү өчен телефон: +79173960491 (Марат)
  • Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәләр төзим. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 5 елдан артык. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин. Чаллы
  • Казан шэхэре Ново Савин районында ике булмэле квартир сдавать итэм озак вакытка. Тел.89520460614
  • Угез ите сатыла 280 сумнан. Актаныш. 89063247545
  • Авиатозелеш р-нында 6 сотка жир сатыла. Ой хэм свеча очен фундаменты, сарае бар. Участокка кадэр асфальт юл, кыш коннэрен хэрчак юллар чистартыла. Ел эйлэнэсе яшэучелэр куп, куршелэребез дэ шунда кышлый. 89377752225
  • Яхшы хәлдә погрузчик сатыла. Актаныш 89196399203
  • Тана ите 280 ботлап Актаныш 89376101008

 

 

 
Архив
 

14.12.2017 Могҗиза

«Акылдан язам бугай: теге дөньядан телефоныма хәбәрләр килә башлады»

Беркөнне шулай бер танышым шалтыратты. «Акылдан язам бугай мин. Теге дөнья дигәннәренә ышанмас җиреңнән ышанырсың», – ди бу. Аннары тавышын киметә төшеп, пышылдауга күчеп: «Телефоныма «теге»ннән хәбәрләр килә башлады бит», – дип өстәде.

Сизеп торам: үзе дә шактый өреккән, минем дә тынычлыгымны алды. Коты ботына төшкән дияр идем дә, телефон аша гына аралаштык. Шулай да тавышының калтыранып чыгуыннан хәленең шактый мөшкел булуын чамалау кыен булмады. Ничек инде дустыңны кыен хәлдә ялгызын калдырасың. Күчтәнәчләр алдым да киттем моның өенә. Ул да мине көтеп торган диярсең, өстемне салып, түргә узганымны да көтмәстән, сүз башлады.
 
– Яз башында бер хезмәткәребез юл фаҗигасенә эләгеп һәлак булган иде. «Яшь кеше бит, вакытсыз өзелгән чәчәк кебек гомер», – дип бик кайгырыштык. Югалту һәрчак авыр була. Дусларны, көн дә аралашкан хезмәткәрләрне, бигрәк тә. Мин дә тиз генә аңыма килә алмадым. Ләкин бер кырык көннәр үткәч, телефонымда аның номеры кабаттан пәйда булмасынмы?! Югыйсә, аны телефонымнан сызган идем ич инде. Ни уйларга да белмәдем, смскалар килә башлагач, төн йокыларым качты. Җитмәсә, ул хәбәр хәрефләр белән түгел, серле саннарда ниндидер шифрлар астына яшеренеп килә.
 
Шунда кайсыдыр бер газетада мәкалә укыганым исемә төште. Анда вафат булган әтиләре, туйдыручысыз ятим калган гаиләсенә ярдәм итәргә теләп, телефоннан саннар әйткән һәм нәкъ шул санлы лотерея билетына машина откан, имеш. Дөньяда ни булмас диген. Миңа алай машина ота торган билет номерын әйтерләр дип уйламыйм. Шуңа да куркыта. Синең фани дөньядагы соңгы көнеңне хәбәр итсә, нишләрсең. Җавап язарга да батырчылык итмим. Кул бармый. Ә бит беләсең, мин курка торганнардан түгел. Эчке эшләрдә эшлим. Хәтта Чечен илендә командировкада булып, медаль алып кайттым. Ә монда смскадан куркып тор инде. Кызык икән ул курку. Балачакта җепшек көнне Кар бабай ясый идек бит, тәгәрәткән саен, кар күбрәк ябыша да зурая. Монда да шулай. Курыккан саен, ныграк куркасың икән ул, – дип сөйләде танышым.
 
– Әйдә, җүләр сатма, менә мин барында шалтыратып кара ул номерга! – дидем, исем китмәгән кыяфәт чыгарырга тырышып.
 
Башта, юк-юк, дип киреләнеп маташкан иде дә, аннары бөтен батырлыгын йодрыгына туплап, таныш номерны җыйды. Бик озак шалтыраганнан соң гына алдылар. Трубканың теге башында җавап ишеткәнче ничә үлеп терелгәнен үзе генә белгәндер. Йөзе бер комач, бер кәфен төсенә керде. Өмете өзелгән иде инде. Аллага шөкер, алдылар. Ләкин дәшмиләр. Тез буыннарыма кадәр калтырый башлады. Ярый әле, безне бу дөньяга кире кайтарып, туктый язган йөрәкләребезнең тибешен җайга салып, телефоннан ягымлы хатын-кыз тавышы ишетелде. Бу теге үлгән ирнең тол калган хатыны иде. Сөйләшә торгач, шул аңлашылды: смскаларны мәрхүмнең өч яшьлек кызы җибәргән икән. Яза белми, телефондагы саннарга уйнап кына баскан булган.
 
Хәер, мин моның азагы шулайрак буласын чамалаган идем инде. Бу хакта хәбәр итү белән, берәр бала шаяртадыр дип уйлаган идем.
Менә шулай, «ике дөнья бер кәнди», – дия иде минем әби. «Курыкканга куш, койрыгы белән биш», – дип тә өсти иде аннары...

Йолдыз ШӘРАПОВА
Шәһри Казан
№ --- | 13.12.2017
Шәһри Казан печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments