|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.11.2017 Җәмгыять
Татар теленнән диктант яздырачакларАкциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәнүгә омтылу, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыру. Һәр теләгән кеше диктант язуда катнашып татар телен белү дәрәҗәсен сынап карый ала. «Татарча диктант» 5 илдә һәм 20 төбәктә узачак: Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Ижау, Уфа, Екатеринбург, Төмән, Новосибирск, Сарытау, Иваново, Самара, Пермь, Омск, Мари Эл, Әстерхан, Владимир, Иркутск, Волжск, Алтай һәм Казахстан, Кыргызстан, Германия, Гарәп Әмирлекләре, Украина, Чехия, Әзербайҗан.
Акцияне оештыручылар – Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, “Каюм Насыйри институты” фәнни-белем үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Яшьләр һәм спорт министрлыгы.
Акция 25 ноябрьдә, 10.00 да уздырылачак.
--- |
Иң күп укылган
|