|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.11.2017 Милләт
Казанда үзенчәлекле "Мин татарча сөйләшәм!" акция-концерты узачак6 ноябрь сәг. 15:00 Бауман урамында Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгына багышланган "Мин татарча сөйләшәм!" акция-концерты узачак. Традиция нигезендә "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе 26 апрель көнне – бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган көнендә уза. Бу юлы аны үткәрү зур вакыйга – Татарстан Конституциясенең 25 еллыгы белән бәйле. 25 ел элек, 1992 елның 6 ноябрь көнендә, Татарстан Конституциясе кабул ителде. Гасыр чиреге ул – үзе бер дәвер. Шул вакыт аралыгында татарстанлыларның яңа буыны барлыкка килде. Бүген Татарстан Конституциясе – республика дәүләтчелегенең мөһим өлеше, аның иминлегенең, халыкара ризалыгының һәм тотрыклылык нигезе. Вакыт күрсәткәнчә, Татарстан моделе Россиядә иң уңышлысы булды. Бу – Татарстанның күпмилләтле халкының тырышлыгы нәтиҗәсендә ирешкән казаныш.
Очрашу урыны: Бауман урамы, (сәгать яны), 6 ноябрь, 15:00
Оештыру эшләрендә катнашырга теләүчеләр сылтама аша гариза калдыра ала.
--- |
Иң күп укылган
|