|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.10.2017 Тарих
Казанда «Репрессия фаҗигасе: халык, шәхес һәм зиндан» темасына багышланган очрашу узачакТатарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм Бөтендөнья татар яшьләр форумы «Тарихи бранчның» өченче утырышына чакыра. Сезне «Репрессия фаҗигасе: халык, шәхес һәм зиндан» темасына багышланган очрашу көтә. Чара 28 октябрь, 11:00 сәгатьтә ТРның Дәүләт Архивы бинасында (адресы 8 Март ур., 5а) узачак.
Бу бранч кысыларында фикер алышу, хатирәләр һәм бик күп яңа мәгълүмат булачак. Күп кенә милләтәшләребез бу вакыйгаларны үзләренә кичерергә туры килде, гаиләгез шушы кайгыга очраган булса, истәлекләрегез белән уртаклашырга чакырабыз.
Гаилә архивыгызда сакланучы шул чорга караган истәлекләргә (хатлар, фотосурәтләр) без бик шат булырбыз.
--- |
Иң күп укылган
|