• 18.02-20.02 "Казан" бию ансамбле концерты. Камал театры, 19.00
  • 21.02 "Туган тел" әдәби-музыкаль очрашу. 15.00
  • 25.02 Ваһапов йолдызлары фестивале. Филармония. 18:30
  • 27.02 "Бәхет кошы" мюзиклы Әтнә дәүләт театры. Казан. "Әкият" курчак театры сәхнәсе. 18.30
  • 28.02 "Туган тел" телеканалы концерты. Казан. Филармония. 18.30.
  • 02.03-04.04 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". Уникс. 17:00
  • 02.03-07.03 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". КСК "Уникс"
Туган көннәр
  • 16 Февраль Рузилә Сафина
  • 16 Февраль Гакыйль Сәгыйров (1938-2009)
  • 16 Февраль Люция Шәрәфиева
  • 16 Февраль Алексей Морозов
  • 16 Февраль Фәнзаман Баттал (1939-2015)
  • 17 Февраль Айгөл Хәйруллина
  • 17 Февраль Галимҗан Баруди (1857-1921)
  • 17 Февраль Айрат Фаррахов
  • 18 Февраль Константин Глазачев
  • 18 Февраль Фуад Халитов (1909-1981)
  • Казанда Мавлютова тукталышында тулай торакта 13 кв.м булмэ сатыла. 89274718157
  • Восстание остановкасында тулай торакта 21 кв.м булмэ озак вакытка арендага бирелэ.Булмэдэ жылы,салкын,душевая кабина,кер юу машинасы,электр плитэсе,телевизор,ике йокы урыны,ош остэле,кухонный гарнитур,шкаф,суыткыч бар.Тулэу бер айга 12500 (бу суммага квартплата кергэн) 89393937375
  • Казан яна матур туй сондыгы сатыла. т.89655808912
  • Лаеш районынынң Бимә авылында 2015 елда төзелгән, бүген үк кереп яшәрлек йорт сатыла. Ашыгыч. Ике катлы, бростан, тышланган. Газ, су, канализация үздырылган. ике контуралы котел, салкын һәм кайнар суларны бирә. Мунчага өйдән генә чыгасы. Зур гараң, погреб Җире 6 сотый. үсентеләр утыртылган. Шалтыратыгыз, алыгыз. 8 917 279-10-83
  • Авиатөзелеш районында тулай торактан 13 кв. м. (фатир статусы) бүлмә сатыла. Янәшәдә 3 балалар бакчасы (берсе ишегалдында), мәктәп, метрога кадәр 10 минутлык юл. 200 метрда Максимово тукталышы. Барлык җиһазлар һәм кер юу машинасы кала. Тел.: 8-937-289-18-63.
  • Казанда ирлэр өчен куртка сатам, кара тестэ 50-51 размер, яна. 4 менгэ сатыла 89179275753
  • Мэжлеслэргэ мантыйлар, шаурма,Кош-теле, бавырсак,чэк-чэк,пироклар,ойдэ киселгэн токмачлар, муравейник, Пицца,Балеш,Тортлар,катлитлэр ясап бирэбез.89393307899
  • Казанын Оренбургский трак урамында урнашкан тулай торакта 12 кв.метрлы булмэ сатыла. Тулай торак остановкага якын.Якында гына мэктэп, поликлиникалар бар. Куршелэре тыныч, тэртипле кешелэр. Булмэдэ яхшы ремонт ясалган. Телефон: 89375777554
  • Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәләр төзим. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 6 елдан артык. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин. Чаллы
  • Казаннын Восход д,16урамында (метро ЯШЬЛЕК,ост.Восстание ) 1булмэле фатир арендыга бирелэ.т89655808912

 

 
Архив
 

20.01.2010 Бәйрәм

ЕРАКТАГЫ ЯКЫН МИЛЛӘТТӘШ

“Тыңлагыз, тыңлагыз! “Азатлык” радиосы сөйли... Дөнья буйлап сибелгән татарлар турында... Сембер яңалыклары белән Айрат Ибраһим...”

Айрат Ибраһим – иң якын күрше-туганыбыздай “Азатлык” дулкыннары аша меңнәрнең йорт-күңелләренә керүче милләтәшебез. Чит җирләрдә яшәүче туганнарыбыз язмышы белән таныштырып, яшәеш турында уйландырып, кешелек дөньясындагы ялгышларны фаш итеп, күңелләрне сафландырып тора. Гасырлардан гасырларга күчеп, меңнәрчә елларга сузылган кешелек дөньсының бердән-бер олуг хыялы – хаклык, тигезлек юлына ымсындыручы, чакыручы да ул.

 

Ибраһимов Айрат Исмәгыйль улы Башкортстанның Бәләбәй районы Мәтәүбаш авылында туган. Айрат абый элеккеге Советлар Союзы җирлегендәге татар дөньясын аркылыга да, буйга да гизгән шәхес. Ул узган юллар Германиядән алып “Татар бугазы” төбендә утырган Владивостоккача сузылган. Мордовия, Нижгар, Пенза, Тамбов, Волгоград, Самар, Сарытау кебек күп кенә өлкәләрне гизеп, милләтәшләребез тормышын өйрәнгән.  

 

Аның иң зур хезмәте – 1988 елда ук бөтен СССР өчен беренче карлыгач булган татар милли оешмасы “Туган тел”гә нигез салучыларның берсе булуы. Айрат абый бу оешманың ел саен алыштырылып торучы рәис вазифаларын байтак еллар башкаручы һәм 20 ел буе оешманың төп идеологы булып саналган.

 

Сембер “Туган тел”енең “балалары” – “Өмет” газетасы белән “Чишмә” телевидениясе тапшыруларының дөньяга килүендә дә Айрат абыйның хезмәте зур. “Туган тел”нең беренче рәисе буларак, “Чишмә” тапшыруын башлап җибәреп, белгеч килгәнче, 4 ай буе алып баручы да, күп еллар “Өмет” гәзитендә эшләп гәзит укучыларының мәхәббәтен яулаган журналиста. Шул ук тынгысыз җан 1988 елдан бирле Шәһри Болгарга сәяхәтләр оештыручы, Ульян каласында беренче булып “Нардуган”, “Нәүрүз” бәйрәмнәрен, “Сембер җыры” конкурсларын башлап җибәрүче, өлкә үзәгендә ана теле буенча беренче факультатив дәрес ачып җибәрүче күпкырлы сәләт иясе. Айрат абый меценатлык эшчәнлегендә алып бара. Ул “Туган тел” тарафыннан билгеләнүче “Мәшһүр татар” исеменә лаек булганнарны акчалата бүләкләүне үз өстендә тота. Үз акчасына китаплар чыгарып, тарата. Шул сәбәпле татар дөньясын рухи яктан баета.

 

Айрат абый менә дигән язучы, публициста. Аның “Нинди язмыш көтә сине, и туган тел?”, “Хаклык, җиңәчәк!”, “На похоронах лжи”, “Мәчетләребездә дә милләт язмышы”, “Өмет бары үзебездә генә”, “Шундый шундый хәлләр” кебек телебез, динебез язмышын, халкыбыз тарихын бәян итүче дистәгә якын документаль китабы һәм меңгә якын язмасы чыкты.

 

Бүгенге көндә публицистика жанры халкыбыз мәнфәгатен яклау, милләтебезне уятып, уйландыру, бәйсез дәүләт төзү юлындагы иң көчле коралның берсе ул. Анда бүгенге чорның вакыйгалары, тел, дин вә дәүләтне торгызу тырышлыгы, тарихи елъязмалар буларак та языла. Көрәшкә күтәрелгән милләтнең фикери карашы, энҗе-мәрҗәннәрдәй, бер асыл җепкә тезелә. Бу бәһәләп бетерә алмаслык хезмәтләр өлешендә Айрат абыйның иҗат җәүһәрләре, язучы-публицист Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлим, Туфан Миңнуллин кебек билгеле милләтәшләребезнең иҗатлары белән бер рәттә тора.

 

Бүгенге татар дөньясы Айрат абыйны “Азатлык” радиосының танылган журналисты буларак белә. Ул шулай ук Татарстан матбугатында да милләтебез язмышына бәйле саллы гына язмалары белән укучыларның игътибарын җәлеп итәргә тырыша. Айрат абый өчен яшәешнең бердәнбер мәгънәсе – үзе кебек киләчәк буын калдыру, гасырлардан килгән табигый закончылыкны саклау.

 

Фани дөньяда яшәүнең кеше тормышына бәйле булган ике хакыйкатенә төгәл төшенгән шәхес ул. Аның беренчесе – иң авыры, нинди генә авырлык-язмышларга тарысаң да, һәрчак кеше булып калу, кешечә яшәү икән. Икенчесе – иң мактаулысы, үз халкыңа, милләтеңә хезмәт кылып, аз гына булса да аны алга этәрү, югарыга, бөеклеккә күтәрү.

 

Дөреслек хакына әйтергә кирәк, янында бер фикердә торучы иптәшләрең, таянычың булырдай гомер юлдашың тормаса бер кеше генә андый зур эшчәнлек алып бара алырмы идеме икән? Юктыр. Бу яктан Айрат абый бәхетле ир, ышанычлы дус. Фикердәш-дуслары, тормыш иптәше Әминә апай, кыз-оныклары – милләт яшәеше өчен хезмәттә көч-дәрт бирүчеләре, ныклы рухи тыллары аның.

 

Бу көннәрдә Айрат абыйга 75 яшь тула. Хәер, туган көненә исе китми аның. Ул гынамы, гаделсезлек хөкем сөргән бу илдә туганына үкенә дә әле ул. Әмма аның безнең арада булуына без – дуслары, туганнары, милләттәшләре шатланабыз. Аңа киләчәктә дә саулык-сәламәтлек, озын гомер теләп, безне үзенең язмалары белән шатландырып торуын телибез.

Нурулла ГАРИФ
Матбугат.ру
№ |
Матбугат.ру печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

№4 (33107) / 22.01.2010 07:25:45

Айрат "бабай" кебек татар яшәешенә хезмәт куючы Казанда яшәп, Кремль, түрәләр тирәсендә чуалса әллә ничаклы бүләк, дәрәҗәләр алган булыр иде...
Әмма ул кеше булып калу ягын беренче урынга куйган.
Бәйрәмең белән Айрат әфәнде!

№3 (32983) / 21.01.2010 11:45:25

ВТ да Айрат әфәнденең милләт тормышына кагылышлы язмалары даими чыгып килде, эчтәлекле, кызыклы, кайчак аянычлы. Укыгач,
авторны күрәсе килә башлый иде, менә фотосын күрергә насыйп булды! 75 яшь тулу уңаеннан,
Айрат әфәндене туган көне белән чын күңелдән котлыйм! Исәнлектә озын гомер, бәхет-уңышлар
телим!

№2 (32967) / 21.01.2010 09:38:57

Айрат әфәнде илә Болгарга баргач күрешеп сөйләшкән идем.Анын янында Богданов та бар иде.Икесенең дә китаплары миндә истәлек булып калды.Татар өчен янып-көеп яшәүче милләттәшебез.
Нык сәламәтлек,эшендә вә хезмәтендә уңышлар телим.Бик күркәм кеше булып истә калды Айрат әфәнде.

№1 (32949) / 21.01.2010 01:14:28

Ayrat abiyga chin kungelemnen selametlek hem unsgishlar telep qalam. Tatar yeshlerene urnek bulirlik eshchenlegen ele ozaq yillar buyi dewam iterge nasip itsen.

http://sagit.hayri.googlepages.com/

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D