• 22.10 Бизнес-форум (Радислав Гандапас, Маршалл Голдсмит, Аллан Пиз), Казань, «Korston Club Hotel».
  • 26.10 "Ут чәчәге" премьерасы. Кариев театры. 18.30
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
  • 01.11-05.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. Уникс. 18:30
  • 02.11 "Мин Үзгәрдем SHOW". Лилия Хәйруллина концерты. Махсус кунаклар: Нурминский, Хаким. Эрмитаж. 19:00
Туган көннәр
  • 23 Октябрь Ленар Сәйфиев
  • 23 Октябрь Дания Гыймранова
  • 23 Октябрь Марсель Зарипов
  • 24 Октябрь Рәис Шәйхелисламов
  • 24 Октябрь Софья Гобәйдуллина
  • 26 Октябрь Раил Өметбаев
  • 26 Октябрь Резидә Галимова
  • 27 Октябрь Мансур Кашапов
  • 27 Октябрь Фәрит Таишев
  • 27 Октябрь Рөстәм Вәлиев (1961-2014)
  • Угез ите сатыла (алгы бот) 280 сумнан Казанга китереп биру момкинлеге дэ бар 89506660021
  • Ботлата тана ите сатыла. Апас районы. 89083421187
  • Ике билет сатам Лэйсэн Гимаева хэм Булат Байрамов концертына. 600 сум. Казан. (27.10.18) 89083421187
  • Сдается комната 12.4ка.м. с частичной мебелью. холодильником. пластиковые окна. по ул.братья касимовых д22/7. Плата 7 тысяч.р. 89173960491
  • Олы кешегэ инвалид коляскасы, памперслар сатыла, коляска коробкада тотылмаган, кыйммэт тугел. Нурлат. тел 89003251835
  • Продаю новые костюм брюки 46 размера, совсем новые, размер не подошёл, коричневого цвета, недорого. г.Нурлат. тел.89003251835
  • Казан шәһәренең, Авиатөзелеш районында, 5 катлы тулай торакның, 1нче катыннан 18 кв.м бүлмә сатыла. Ремонты яңа, суы бүлмәгә кергән, күршеләр тыныч. Бәясе 850 мең. 89196447691
  • Продаю шифрованные резины "SAVA" 185/65 R15,в очень хорошем состоянии,почти новые. Телефон 89003251835 город Нурлат.
  • Казань. Сниму изолированную комнату в 2-х комнатной квартире на долгий срок, заселюсь 24-25 октября, районы советский, вахитовский, частично московский, в пределах 6-7 тыс все включено. Чистоту и своевременную оплату гарантирую, без вредных привычек. Связаться можно по ватсапу 89033532034.
  • Булмэгэ иптэшкэ бер егет кертэм. Мавлютова урамы. 89274433797

 

 

 
Архив
 

03.10.2017 Җәмгыять

«Кайвакыт: «Ник үлмим икән инде?» – дип тә уйлап куям»

Моңа кадәр, картлар йорты диюгә, күңелне өшетерлек шыксыз бина, моңсу, бетмәс сагыш белән тулы карашларын тәрәзәгә төбәгән әби-бабайлар килеп баса иде. Тик Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар йортына баргач, интернатка булган карашым да, фикерләрем дә үзгәрде.

Әлбәттә, монда яшәүчеләрнең һәрберсенең язмышы гыйбрәтле һәм берсе дә бирегә рәхәт тормыштан туеп килмәгән. Араларында олыгайган көннәрендә терәк-таяныч булырдай бер генә якыны да булмаган япа-ялгызлар да, балалары исән-сау була торып та, гаиләләрендә «артык кашык»ка әйләнгәннәр дә, яшьлекләрендә бик күп хаталар ясап, картлык көннәрендә булса да тәүбәгә килүчеләр дә бар. «Мәрхәмәтсез балалар үстергәнбез...» – дип үзләрен гаеп­ләп гомер итүчеләрдән кала, интернатта яшәүчеләрнең күпчелеге тормышларыннан канәгать. Андыйлар: «Япа-ялгызыбыз, кеше белән аралашыр­га тилмереп яшәгәнче, гомеребезнең соңгы көннәрен кадер-хөрмәттә уздырабыз», – дип шөкер итә.
 
«Кызымның кайтуын көннәрне санап көтәм»
 
Биредә җиде ел яшәүче 81 яшьлек Кәүсәрия Хадиева ике кыз тәрбияләп үстергән. Тик аларның берсе вафат булган, ә икенчесе гаиләсе белән Германиядә яши.
 
– Мин гомер буе Шушмабаш авылында яшәдем. Аннан соң йортны сатып, Казанда яшәүче кызым үз янына алып китте. Бер ел шәһәрдә яшәгәч, 45 яшьлек кызым, һич уйламаганда, инсульттан соң вафат булды. Шуннан соң авылга кире кайттым. Торыр урыным булмагач, күпмедер вакыт авылдашларда яшәдем, ләкин һәр кешенең үз мәшәкате, аларга авыр йөк буласым килмәде. Ахыр чиктә өлкәннәр йортына килергә уйладым. Менә шуннан бирле монда яшибез. Аллага шөкер, чит кеше тупсасына караганда, монда ярый инде....
 
 
Кәүсәрия апа әйтүенчә, Германиядә яшәүче кызы да, ике елга бер тапкыр кайтып, хәлләрен белеп китә икән. Узган ел 80 яшенә кайтканнар. Телефоннан да гел аралашып торалар.
 
– Киләсе елга җәй көне кайталар, Алла боерса. Кызымның кайтуын көннәрне санап көтәм. Кайт­кач, алар мине интернаттан алалар да, туганнар янында торабыз. Үзе киткәнче, бергә яшибез. Бергә рәхәтләнеп торабыз... Казандагы кызымның үлемен бик авыр кичердем. Балаларым бик яхшы булдылар, әлбәттә. Берсе бухгалтер иде. Икенчесе, Германиядә немец телен өйрәнеп, картлар йортында эшли. Минем белән татарча сөйләшә, үз әнисе белән дә туган телендә сөйләшмәсә, беттек бит аннан! Иптәше белән дә бик яхшы торалар, миңа да ярдәм итәләр. Кызлары, уллары бар. Мин инде үземне бу яшькә кадәр яшәрмен дип уйламаган да идем. Өч бертуганнан берүзем генә калдым инде.
 
 
– Монда килгәч, директор миннән артист ясады бит! (Көлә.) Конкурс­ларда, бәйрәмнәрдә катнашабыз, дип­ломнар бирәләр. Мин электән үк җырларга ярата идем, ләкин ул юлдан китмәдем, сугыш чоры балаларына хас булганча, эштән башканы белмәдем. Әти сугыш кырында ятып калды, ә мине, 7нче сыйныфны бетергән баланы, фермага эшкә урнаштырдылар. Алдынгы сыер савучы булдым. Колхоз рәисе минем турында: «Моның урынына кеше булыр, әмма моның кебек булмас», – дип әйткән. Эшкә иренмәдем, чис­талыкны бик яраттым анысы. Ирем 37 яшендә эш урынында газ исенә агуланып үлде. Аннан соң да кияү­гә сорап килүчеләр булды, тик мин беркемгә дә бармадым да, ямьсезләнеп тә йөрмәдем. Бар белгәнем балалар һәм эш булды, – ди Кәүсәрия апа.
 
Үзе әле генә күңеле тулып елап җибәрә, күп тә узмый, көлә-елмая.
Яңа танышыма: «Авы­лы­гыз­ны сагынасыздыр», – дим. Ул исә, күз карашын аска төбәп:
 
– Сагынмаган кая ууул... Кызым кайткач, анда да барабыз. Аннан башка, авылдашлар да алып китеп кунак итә. Нишлисең инде, сеңлем. Күрәчәк. Бу яшькә кадәр яшәрмен дип тә уйламаган идем бит! Шушы хәлгә төшкәч, нишләмәк кирәк? Әле болай булгач, ярый, кешегә калган ише түгел. Сөбханалла! Директорыбыз бик әйбәт. Даруларны да хәзер вакытында бирәләр, – дип озатып калды ул безне бүлмәсеннән.
 
Ак әби
 
Һәр авылның матур, саф күңелле ак әбиләре булган төсле, өлкәннәр йортында да самими, чиста күңелле ак яулыклы апалар барлыгына инандык. Әлеге йорт ачылганнан бирле биредә яшәүче 90 яшьлек Фахирә Зыятдинова да – әнә шундыйлардан. Балачагы, яшьлеге сугыш елларына туры килеп, иң авыр эшләрдә бил бөккән, аннан соң да гомерен хезмәткә багышлаган ул. «Фахирә апа – безнең йортның нуры, яме. Шаян, җор телле, игелекле әбиебез ул», – ди интернат директоры Гөлназ Төхвәтуллина, аның турында яратып.
 
 
– Сугыш елларында Яшел Үзән районында урман кис­тем. Минем белән бергә эшләүче ир-атларның кайсысы авырып, кайсысы асылынып үлде. Мин үлмәдем! Исән калдым! Аллага шөкер! Ә кияү­гә чыкмадым, чөнки эштән башканы белмәдем. Сугыш беткәч, фермада сарыклар карадым. Берсен дә үтермәдем бит! 1972 елда йортыбыз янды. Бер нәрсәбез дә калмады. Шуннан соң Арчага чыктым да киттем. Безне монда бик яхшы карыйлар. Урын-җирләребез ялт итеп тора. Тәмле ашаталар, мунча кертәләр. Кайвакыт: «ник үлмим икән инде», – дип тә уйлап куям! Урман кискәндә, салкын суда йөреп, аякларыма зыян килде. Әле шулай да 90 яшькә җиттем бит! Авылга бик сирәк кайтам. Ямансуламыйм үзе, чөнки бик рәхәт яшим монда, – дип рәхәтләнеп көлә Фахирә апа.
 
Хәер, картлар йортының ак әбиләре булган кебек, намаз бабайлары да бар. Гөлназ Галәветдиновна да, безне Әнвәр Шәфыйков белән таныштырганда: «Ә менә монысы – йорт бабаебыз. Гадел, үтә дә ипле, итагатьле кеше», – диде. Бормалы-сырмалы балачагы да, катлаулы авырулары да, олыгайган көнендә япа-ялгыз калуы да аның тормышка, кешеләргә булган мәхәббәтен югалтмаган.
 
«Каенанама рәнҗемим»
 
Ә менә 1936 елгы Нәфисә Насретдинова тумышы белән Та­җикстаннан булып чыкты.
 
– Мин – әнисез, ятим үс­кән бала. Әнинең вафатына 40 көн булганчы ук, әтием башка хатын алып кайтты. Аның белән гомер итү бер дә рәхәт булмады. Кыз чагымда сөйгәнемне армиягә озаткан идем. Үги әни, безгә комачау­лый, дип, мине көчләп диярлек, яратмаган кешегә кияү­гә бирде. Ирем белән 43 ел яшәдем. Каената-каенанам бар иде. Әмма каенанам бик көнчел, усал кеше булды. Ирем белән бер генә балабыз булды. Икесен каенана корсакта ук алдырырга мәҗбүр итте. Ул чагында, ссуда алып, йорт сала идек. Бала көтүемне белгәч, өч көн йортка кертмәде, ач тотты. Аңа бик каты рәнҗеп, җан кергән нарасыем­ны елый-елый алдырдым. Ә кая бара ала идем соң мин? Ирем якламады, үги әнигә кирәгем юк иде. Каенанама ачу сакламыйм. Үз вакытында ул да туры сүзле булган. Әтинең төрле хатыннан 17 баласы булган. Туганнарым да бар, тик миңа менә монда рәхәт, – ди Нәфисә апа.
 
 
Интернатта сугыш ветераны – 90 яшьлек Анатолий Фомин да яши. Ул бирегә җиде ел элек килеп урнашкан икән. Хатыны белән бергә өч ул тәрбияләп үстергәннәр, тик аларның барысының да гомере кыска булган. Оныклары да бар. Мәскәүдә яшәүчеләре телефоннан шалтыратып торалар, сирәк кенә булса да, кайтып китәләр икән. Бабай янына еш килеп йөрүче бердәнбер оныгы Арчада яши.
– ике тапкыр инфаркт кичергәч, уйладым-уйладым да бирегә килергә булдым. Дөрес юл сайлаганмындыр дип уйлыйм. Монда бик ошый. Шәфкать туташлары да гел карап тора. Концертлар куярга да киләләр. Кайбер оешмаларга безнең интернаттан үрнәк алырлык, – ди Анатолий Фомин.
 
«Яхшылыгым балаларыма әйләнеп кайтсын өчен тырышам»
 
Кайсы гына бүлмә ишеген ачып керсәк тә, барысы да өлкәннәр һәм инвалидлар йорты-интернатының директоры Гөлназ Төхвәтуллинаны зур хөрмәт һәм рәхмәт хисе белән телгә алды. Чыннан да, әгәр минем бүген картлар йортына булган эчке кичереш­ләрем, карашым башка тарафка таба борылган икән, монда, һичшиксез, җитәкченең хезмәте зур роль уйный. Матур, төзек, чәчәккә төренгән ишегалды, чиста, пөхтә, уңайлы, яңартылган, төзекләндерелгән бина эче – болар барысы да өлкәннәргә уңайлы йорт шартларын тудыра.
 
 
– Әлеге учреждение 2002 елда эшли башлый, – ди Гөлназ Галәветдиновна. – Бүген биредә 58 кеше яши. Шуның сигезе түләүле шартларда гомер итә. Алар чиратсыз кабул ителә. Без, килешү нигезендә, вакытлыча да, гомерлеккә дә кабул итәбез. 36 инвалид бар. Безнең төп бурыч – гаилә бәхетеннән мәхрүм булган кешеләргә гаилә җылысы бүләк итү. Ә, минемчә, гаилә җылысы ул – хөрмәт, игътибар, яхшы тәрбия. Мин медик түгел, әмма сәламәтлеккә бик зур игътибар бирәм. Диабет авырулы кешеләргә аерым меню белән өстәл эшләдек. Моңа кадәр интернатта корбан итен кабул итмәгәннәр. Рес­публиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы белән сөйләшеп, корбан ите кабул итә башладык. Быел 600 килограмм ит китерделәр. Ул безгә май аена кадәр җитәчәк.
 
Шуңа нигезләнеп, өстәмә меню төзедек. Хәзер өлкәннәребез өчпочмак, бәлеш, мантый белән дә сыйлана. «Актив гомер озынлыгы» программасы нигезендә эшлибез. Сәламәт яшәү рәвеше бик мөһим. Монда кешенең һәр көне бәйрәм булырга тиеш. Интернатта яшәүчеләр инде болай да күп нәрсәдән мәхрүм. Ашавы да, мунчасы да, технологияләре дә (гарденотерапия, изотерапия, ком терапиясе һәм башкалар) яхшы булырга тиеш. Чәчәкләр, гөлләр үстерәбез. Аларны бик теләп тәрбиялиләр. Һәр кешенең һөнәрен ачу максатыннан да, бездә төрле программалар эшли. Альберт Әбелхановның шигырьләр җыентыгын бастырып чыгардык. Мин аңа вәгъдә биргән идем. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән, бу эшне дә башкарып чыктык. Өлкәннәр йортларында психолог ярдәме зур роль уйный. Алар тыныч булганда гына алда санап узган терапияләр үз нәтиҗәләрен бирә.
 
– Сез бирегә җитәкче булып бер ел элек кенә килгәнсез һәм искитмәле зур эшләр башкаргансыз. Җиңел булгандыр дип уйламыйм...
– Беренче вакытта бик авыр иде. Бик борчылдым. Өйгә кайтып, салкын душларга кадәр коендым. Әмма: «Мин булдырырга тиеш», – дидем. Шушы бер ел эчендә бинаны төзекләндерү, яңарту буенча бик күп эшләр башкарылды. Кунак бүлмәсе, холлар ясалды, бүлмә саен душлар куелды, икенче елда фасадыбыз үзгәрәчәк.
 
– Әби-бабайлар янына якыннары еш киләме?
– Туганнары еш килә дип әйтә алмыйм. Түләүле шартта яшәүчеләр янына еш киләләр. Әйтергә кирәк, безнең «Туган як» программасы эшли. Тик әби-бабайлар үзләре дә туган, яшәгән җирләренә кайтырга ашкынып тормыйлар.

– Биредә яшәүчеләрнең күбесе япа-ялгызлар икән, дигән тәэсир калды.
– Әнвәр абый, Фахирә апа кебек япа-ялгызлар күп түгел. Интернатта яшәүчеләрнең күбесенең балалары бар, тик кайберләре моны яшерә. Никахсыз туган балалары да бар. Яшьлекләрендә гаиләсен ташлап чыгып китеп, картлык көнен менә шушында уздыручылар да шактый. Үпкә, рәнҗеш саклаучылар да бар. Кайчандыр бик каты эчеп, хәзер аңга килеп яшәүчеләр дә бик күп. Күргәнсездер, коридорда бер исерек тә юк. Картлар йортына килеп керүгә, гадәттә, борынга ят ис килеп бәрелә, дип әйтүчеләр бар иде. Бездә ул ис юк. Чиста, матур, тыныч гаилә атмосферасы тудырырга тырышабыз.
 
– Әлеге эш тормышыгызга булган карашыгызны үзгәрттеме?
– Бик нык. Мин моңа кадәр баш бухгалтер булып эшләдем. Ә монда эшли башлаганнан бирле, өйгә кайтам да: «Аллага шөкер, барысы да сау-сәламәт», – дип сөенәм. ­ Дөнья шулкадәр куркыныч. Мондагы язмышларны күрдем дә, минем өчен хәзер матди кыйммәтләр бөтенләй бернинди әһәмияткә дә ия түгеллегенә инандым. Тормыштан канәгать булып яшәргә иде. Аллага шөкер, ныклы терәгем, ышанычым – ирем бар. Аның белән бергә өч һәм җиде яшьлек ике кыз үстерәбез. Бу әби-бабайларга карыйм да, балаларым игелек­ле булсыннар иде, дим. Без аларга нинди байлык калдыра алабыз? Зур йортлар, кәттә машиналар, алтын-көмешләр түгел, ә бары тик яхшылык кына калдыра алабыз. Шуңа күрә, әби-бабайларга күрсәткән яхшылыкларым балаларыма ирешсен иде, дип телим. Мин бары тик шул ният белән генә эшлим. Кемдер түзмәс тә иде бәлки. Кемдер хезмәт хакы өчен генә эшли, кемгәдер дәрәҗә кирәк. Иптәшем эшли, тормышыбыз, Аллага шөкер, җитеш. Минем байлык­ка, дан-дәрәҗәгә кызыгырлыгым юк. Иптәшем дә үзеннән зур өлеш кертә. «Ирек, безне Аллаһы Тәгалә шушы эшкә җибәргән, димәк, булдыра алабыз бит», – дим аңа да. Минем бөтен теләк – кызларыбыз бәхетле, сау-сәламәт булсын.
 
Аллаһы Тәгаләдән бик нык куркам. Шушы әби-бабайларның, бәлки, тормышларында ниндидер ялгышлык­лары булгандыр дип уйлыйм. Мин инде хәзер аларга шулкадәр бәйләнгән, һәрберсе үз әбием-бабам кебек. Аларның берсенә берәр хәл булса, бер атна аңыма килә алмыйча йөрим. Бухгалтер гадәти эштә утырырга тиешле кеше, ә бу андый хезмәт урыны түгел. Монда медик та, психолог та, кыз да, гадел җитәкче дә булырга кирәк. Әгәр шушыларның берсе генә төшеп калса да, алар сине беренче көнне үк кабул итми.
 
– Коллективыгызда ничә кеше эшли?
– 24 кеше эшли. Коллектив көчле. Алар белән кулга-кул тотынышып эшләгәндә генә уңышка ирешеп була, дип саныйм. Яңа технология­ләр кертергә омтылабыз. Аңа әллә нинди зур чыгымнар да кирәкми. Күңел чисталыгы, теләк һәм яхшы команда кирәк. Руханилар, хәзрәтләр белән аралашуны да бик яраталар. Кыскасы, нәрсә эшләп була, барысын да эшләргә тырышабыз. Дөрес юл гына булсын. Картлар гына канәгать калсын. Олы кешенең күз яше һәм рәнҗешеннән сакланырга кирәк. Ул бик хәтәр әйбер. Аңа тияргә ярамый.
 
Республикада яшәүче халыкның 24, 3 процентын өлкәннәр тәшкил итә. Аларның саны – 943 085 кеше.
 
Татарстанда 26 картлар йорты бар. 21 сентябрь мәгълүматлары буенча, аларда 1 860 кеше яши.

Өлкәннәр һәм инвалидлар йортына түләүле шартларда урнашкан очракта, аена 18 мең сум акча түләргә кирәк.
 
Фәридә Фазылҗанова, өлкән шәфкать туташы:
 
 
– Өлкәннәрнең кайберләре бирегә елый-елый килә. Андыйларны күргәч, үзебезнең дә күңел тула. Балаларының комсызлыклары, мәр­хәмәтсез булулары аркасында да, бирегә эләгүчеләр бар. Андыйларга аеруча да авыр. Күп очракта алар үзләрен гаепли. Кайсылары, барыр җире булмаганлыктан, соңгы тукталыш дип, сөенә-сөенә килә. Яши-яши, аларның һәрберсе үзебезнең әти-әни шикелле булып бетә. Барысы белән уртак тел табарга тырышабыз. Иң авыры: соңгы юлга озату. Аларны, барлык дини йолаларны үтәп, иң якын кешеләребезне озаткан шикелле, мәңгелек йортка озатабыз.
 
 
 
 
 
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары, Арча.

Зөһрә САДЫЙКОВА
Шәһри Казан
№ --- | 02.10.2017
Шәһри Казан печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments