|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.10.2017 Матбугат
Рөстәм Исхаков: "Мин укымадым, “доп” ка кала идем…"“Tatar-today” порталы редакторы, ирекле журналист, төрле башка проектлар җитәкчесе Рөстәм Исхаков КФУның татар филологиясендә укучы студентлар белән күреште. Сүзне заманында “Алтын каләм”дә Гран-при алып, журналистика бүлегенә укырга керүеннән башлады. Ә укырга керү бер әйбер булса, үзеңне журналист буларак үстерү — икенче нәрсә. Рөстәм Исхаков сүзләренчә, кешене нәрсәдер яисә кемдер һәрвакыт рухландырып торырга тиеш. Шулай гына үзеңне тәрбияләп була.
Аның сүзләре
“Мәкалә язу — тетрис уены…”
Мәкалә язу шакмаклар тезү кебек ул. Ләкин шакмаклар урынына сүзләр генә. Шул ук вакытта икесендә дә мантыйк белән эш итү кирәк.
“Журналист эшчәнлеге ашарга пешерү белән бер…”
Бу юлы исә журналист кулында – мәгълүмат. Күпме күләмдә аласың аны, нинди зурлыкта, кыскамы, озынмы — барысын да син хәл итәсең. Ә тәмле булу-булмавын бәяләү — халык эше.
“Без дәвалыйбыз…”
Яхшы журналист әле ул табиб та. Табиб аерым кешеләрнең тән авыруларын әйтсә, журналист җәмгыятьнең рухи, сәяси, иҗтимагый һ.б. авыруларын күрсәтә.
“Бервакыт чиркәүгә керергә туры килде…”
Болгардагы чиркәүгә кереп чыктым. Әлбәттә, татар кешесе өчен мондагы атмосфераның ят, икенче төрле булуы аңлашыла. Максат — биредәге кешеләр белән аралашу, танышу, аларның проблемаларын белешү. Бу очракта сиңа сәерсенеп караучыларның ышанычын яулый белү кирәк. Чөнки синең бурыч — мәгълүмат туплау һәм материал эшләү. Шуның өчен журналист үҗәтлеккә ия булырга тиеш. Журналист ул — башкалар эшләмәгәнне эшләүче, бүтәннәр күрмәгәнне күрүче. Шуңа күрә кая барса да, нишләсә дә, аның башында һәрвакыт сорау туа. Чиркәүгә кергәндә дә.
Күңелгә кереп калганнар
“Мин укымадым, “доп” ка кала идем…”
Парта артында китап укып утырганчы, берәр вакыйга урынына баруны кулайрак күргән кунагыбыз. Шул вакытта дәрескә йөрмәве нәтиҗәсендә, еш кына «доп»ка калуы сәбәпле, бәлки, ул хәзер, үз юлын табып, зур уңышларга ирешкәндер…
“Исем ошамаса, укымыйсыз…”
Безгә — башлап язучыларга ул теге яки бу материалга исем табуда киңәшләрен дә бирде. Бүгенге телефон-смартфон заманында исем кую иң актуаль мәсьәләләрнең берсе икәнен аңладык. Вакытының һәр минутын санаган адәм баласы өчен, дөрестән дә, мәкалә исеме зур роль уйный. Текст никадәр генә эчтәлекле, актуаль булмасын, баш исемне уңышлы сайламау бөтенесен бозып куярга да мөмкин икән. Һәм киресенчә, пүчтәк кенә язма да исеме белән уңышка ирешергә мөмкин…
“Журналист географияне белергә тиеш…”
Спикерыбыз әйтмешли, журналист бөтен өлкәне белергә тиеш, хәтта географияне дә. Чөнки язмада реаль фактлар, дөрес мәгълүмат бирелү мәҗбүри…
“Журналист булып күбрәк акча эшләдем…”
Яшьтән үк уңышка омтылган, үзен бөтен эштә дә сынап карарга яраткан Рөтәм Исхаков тамадалыкны да читтә калдырмаган. Ләкин журналист булу аңа кулайрак булган, ахры, тамадалык белән озак мавыкмаган. Кереме дә журналистика өлкәсендә күбрәк икән…
“Таралышып беткәнче селфи…”
Булган, йөргән урыныңнан селфисыз кайту бүгенге көндә “килешми торган” эш, әлбәттә. Без дә аның Инстаграмдагы сәхифәсендә урын алдык. Радик абый белән дә беренче тапкыр фотога төштек.
Ләйлә ИСЛАМОВА |
Иң күп укылган
|