поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.01.2010 Җәмгыять

“ИРЕК МӘЙДАНЫ” – КҮПХАТЫНЛЫЛЫК ТУРЫНДА

“Ирек мәйданы” газетасының урта бите күпхатынлылык темасына багышланган. Язмаларның барысы да кызыклы, шуңа күрә бөтенесен бергә җыеп бирергә булдык.

ҺӘРБЕР ИРГӘ КИМЕНДӘ ИКЕ ХАТЫН КИРӘК

 

Исламда безнең чор кешеләре кабул итә алмаган полигамия, ягъни күп хатын белән яшәү бар. Совет чоры кешеләре бу хакта спектакльләр карап, китаплардан укып кына беләләр һәм моңа көлкеле караш ташлыйлар иде. Дин кабат тормышыбызга әйләнеп кайту белән мөселманнарның йола, гадәтләре дә чагылыш таба башлады.

 

Бүген янәшәбездә берничә хатын белән никахлашып яшәүчеләр дә юк түгел. Ислам кануннары буенча, бу гадәти күренеш. Хәленнән килеп, гаиләсен туйдыра, хатыннарының күңелен күрә алган мөселман ире 4 хатынга кадәр өйләнә ала. Без шуларның берсе – Казанның Борнай мәчете имам-хатибы 46 яшьлек Фәрхәт хәзрәт Мәүлетдинов белән сөйләштек. Ул, өч хатынга өйләнеп, бүген шуларның икесе белән яши. Беренче хатынына – 37, ә икенчесенә 26 яшь. Алар аерым йортларда торалар. Барлык никахтан 5 баласы бар. Иң зурысы – кызына 22 яшь, ул кияүдә, ә кече баласына 7 ай.

 

– Фәрхәт хәзрәт, Исламда ни өчен күпхатынлылык рөхсәт ителә?

 

– Аллаһы Тәгалә күп хатын белән яшәүне фарыз итмәгән, шул ук вакытта тыймаган да. Кодрәтеннән килгән мөселман иренә бер үк вакытта 4 хатын белән яшәү мөмкинлеге бирелә. Тик Аллаһы Тәгалә аның шартларын да куйган. Шуларның иң мөһиме – хатыннар арасында гаделлек булдыру. Аллаһы Тәгалә: “Гадел була алмасагыз, сезгә бер хатын”, – дигән.

 

Элек-электән сугышлар, бәла-казалар булып торган. Анда гел ир-атлар катнашып, алар арасында үлем-китем дә шактый күзәтелгән. Хатын-кызларның күплеге сәбәпле, алар зинага тартылмасыннар, нәсел калдырып ишәйсеннәр өчен, Аллаһы Тәгалә мөселманнарга күпхатынлылык насыйп иткән. Аннан соң күпчелек ирнең күзе еш кына башка хатын-кызга төшә. Күпхатынлылык ирләргә күз, баш-аяк зинасын булдырмас өчен дә мөһим.

 

Полигамиядән курыкмаска кирәк. Ислам – ул чиста дин, Аллаһ аны мөселманнарның тәкъвалыгы өчен шулай яраткан. Ни кызганыч, бүген кешеләр бер-берсеннән куркалар, ә Аллаһы Тәгаләдән куркуны белмиләр, чөнки Ходай кушканча яшәүнең, гөнаһның ни икәнен аңламыйлар.

 

– Бүгенге җәмгыятебездә ирләрнең роле хакында ни әйтер идегез?

 

– Иман зәгыйфьлеге, дөньяга бирелүләре сәбәпле, кешеләр арасында төрле юнәлештәге бозыклыклар таралды, адәм баласы үз кыйбласын югалтты. Ир белән хатын арасында Аллаһ ризалыгы өчен яшәү юк. Элек дөнья йөген тарту ирләр җилкәсенә төшә иде. Бүгенге ир-ат дәрәҗәсен югалтты, ул хатын-кызны тота, гаиләдә баш була алмый. Аларның уртача гомер озынлыгы да нибары 62 яшь. Аракы эчеп, наркомания, җинаятьләр белән күпме кеше кырыла. Хатын-кызлар ирләрне дә, эшне дә үз кулларына алдылар. Шул сәбәпле ирләр бүген гөнаһлы юлларны эзлиләр. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә: “Барлык гөнаһларның башы – сөю”, – дигән.

 

Хәзер дә хатын-кызлар саны ирләргә караганда күбрәк, ялгызлар арта. Ялгышмасам, Казан буенча бер иргә 2-3 хатын-кыз туры килә. Аннан соң демографик күренеш күзәтелә, туучыларга караганда үлүчеләр саны күбрәк.

 

Күпхатынлылык милләтнең киләчәген кайгырту да ул. Татарларның санын арттырырга кирәк. Русия буенча без 5 млн. лап, ә урыслар саны 140 млн. Тол һәм карт кыз булып утырып калган 30-40 яшьлек хатын-кызларыбыз күпме?! Алар картайган саен бала табу сәләтен югалта, ялгызларны да кемнәрдер кайгыртырга тиеш бит. Ирләрнең азлыгы, толларның күплеге дә зина һәм төрле бозыклыкларга этәрә. Дәүләт бу хакта уйлап бетерми әле.

 

– Тел төбегездән аңлавымча, бүгенге җәмгыятебездәге фахишәлек һәм бозыклыкларны полигамия юлы белән хәл итеп була дип уйлыйсыз?

 

– Әлбәттә, мөселман булган кеше генә күп хатын белән яши ала. Полигамия – ул динне тарату, илнең тотанаклылыгын саклау да. Ә исламдагы кеше бит Аллаһ кушканча дөрес, гадел яшәп, бозыклыкка, хәрәм гамәлләргә бармый. Үзеннән-үзе әхлаклы гаиләләр барлыкка килә, хәрәм гамәлләргә чик куела. Яхшы хатын – ирләрнең тормышын коткаручы, дөньяның ярты байлыгы, диләр. Балаларны иманлы итеп үстерергә дә эчкече, фахишә түгел, ә яхшы күңелле, тәкъва хатыннар кирәк. Чечнядагы хәлләрне генә искә алыйк. Ничә еллар дәвамында барган сугышта ирләр күпләп үлде. Илне яшәтү, төрле бозыклыкларга юл куймас өчен, Рамзан Кадыйров күпхатынлылык мәсьәләсен бик дөрес күтәрде. Шулай эшләгәндә генә илдә тәртип урнаштырып була, ислам кешене үзгәртә, тормышка аек акыл белән карарга, сабырлыкка өйрәтә.

 

– Үзегезнең гаиләгә килгәндә, полигамия таләпләренә буйсынып яшәү авырмы, җиңелме?

 

– Һәрбер иргә кимендә ике хатын кирәк. Күпхатынлы тормыш белән яшәү өчен гыйлем, хикмәт, тәҗрибә, әгәр инде хатыннарың машина, матур кием ярата икән, мал, байлык та мөһим. Тәрбияле, сине карашыңнан ук аңлый торган хатыннар булса, алар белән яшәү күпкә җиңелрәк. Ир кеше өйгә ашау-эчүен алып кайтып торса, хатыннар шуны тота белсә, күп кирәкми. Исламда гаиләдәге дөнья мәшәкатьләрен тарту, гаиләне тәэмин итү ир кешедән тора.

 

– Хатыннарыгыз өйдә хуҗабикәләрме?

 

– Яшь хатыным өйдә, 7 айлык балабызны карый, өлкәнрәге үзе теләп эшли. Кияүгә чыкканчы да эшли иде, яраткан хезмәтен ташлыйсы килми. Миңа авырлыгын салмый, “үземнең тапканым җитә”, ди.

 

– Дин буенча, хатыннарыгыз арасында вакытны тигез бүләргә тиешсез. Моңа ирешеп буламы?

 

– Тырышам. Төннәрне дә тигез бүләргә кирәк. Кечкенә бала булгач, күбрәк яшь хатын янында булырга туры килә. Тегесен-монысын алып киләм, ярдәм итәм. Алар моны аңлый.

 

– Дин кушканча, бүләкләрне дә тигез бирәсезме?

 

– Бу фикер дөрес түгел. Аларның берсе кызылны, икенчесе яшелне ярата. Берсе хуп күргәнне икенчесе ошатмый, берсенә сораган әйбер икенчесенә кирәкми. Таләпләренә, зәвыкларына карап бирәм. Синнән берни кирәкми, җан тынычлыгы булсын, дигән чаклары да бар.

 

– Аларның сезгә игътибары ничек? Кайсысы ризыкларны тәмлерәк әзерли?

 

– Әлхәмделилла, хатыннарым бик тәмле пешерә, икесе дә ягымлы, хөрмәт итәләр. Әле аягымны сындырып хастаханәдә яттым. Икесе дә килеп йөрделәр, шалтыратып тордылар.

 

– Хатыннарыгызның әти-әниләре белән мөнәсәбәтләрегез ничек?

 

– Мин олыларны болай да яратам. Үзара тәмле сүз, күркәм холык белән аралашып яшибез. Кадерем бар, алар да кадерлиләр.

 

– Балалар ата бер, ана башка булса да, үзләрен бертуганнардай хис итәләрме?

 

– Үзара дуслар, туган җанлылар. Каникулларда бертигез ял иттерәм, ашларын да тигез бүләм.

 

– Ә сәяхәт, бәйрәм, мәҗлесләргә ничек йөрисез, өчәүләпме?

 

– Күпчелек үзем генә йөрергә яратам. Ә бәйрәм, мәҗлесләргә өчәүләп йөргән чаклар да булгалый. Исламда хатын-кыз дәрәҗәсе буенча 4-5 нче урында тора: беренче урында – Аллаһы Тәгалә, икенче – пәйгамбәребез (с.г.в.), өченче – дин галимнәре, дүртенчедә – ата-аналарыбыз, бишенче урында хатыннар.

 

– Ә хаҗга барырга туры килсә, үзегез белән кайсы хатыныгызны алыр идегез?

 

– Үзем 10 ел элек хаҗда булдым. Мөмкинлек чыкса, икесен дә алып барыр идем.

 

– Туганнарыгыз, танышларыгыз һәм дусларыгыз арасында күпхатынлы гаиләләр бармы? Аларның мөнәсәбәтләре ничек?

 

– Бар. Кайсысы авыррак яши. Яшь гаиләләр яшәргә өйрәнгәнче дөньяви хаталар да ясап алалар. Арада, очрашасы килми, диючеләре дә бар.

 

...Әңгәмәдәшемнең гаиләсе хакында ихлас күңелдән канатланып сөйләвенә караганда, алар үзара аңлашып, бик бәхетле яшиләрдер сыман тоелды. Шулчак Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге һәм Мисырдагы гарәпләрнең күп хатын белән яшәве хәтердә яңарды. Экскурсия вакытында безне мөселман динендәге гарәпләрнең икенче, өченче, дүртенче хатыннарының яшәеше белән таныштырганнар иде. Аларның һәрберсе бар яктан тәэмин ителгән аерым йортларда тормыш кичерә. Өсләре бөтен, тамаклары тук, балалары караулы. Эшләмичә дә, әзер дөньяга күз-колак булып, уртак ирдән бүләкләр кабул итеп, назланып яшиләр. Әлбәттә, ислам кануннары нигезендә ир сүзеннән чыкмый, аңарга буйсынып гомер итәләр.

 

Уйларым үзебезнең илдә гомер буе исерек, тотанаксыз ир белән иза чиккән, иртә таңнан кичкә кадәр бил бөгеп, дөнья йөген үз җилкәсе белән тарту сәбәпле, яшь кенә килеш йончып беткән хатыннарга әйләнеп кайткач, күңелдә фикер каршылыгы да туды. Ил буенча күпме андый проблемалы гаиләләр?! Күпләр моңардан гаеп эзләсә дә, бер дә юктан гына дилбегәне үз кулына алмады бит бүгенге хатын-кыз. Тормышны дәвам итү өчен “руль”не кем дә булса тотарга тиеш. Сәрхушлек тормышы белән яшәгән ирнең гомер буе бөкресен төзәтергә тырышып, сәламәтлеген югалтып, гомерен кыскартканчы, андый хатыннарның җан тынычлыгы, иман байлыгы белән тәкъвалы ирнең икенче, өченче хатын булып гомер кичерүе хәерлерәк түгел микән?! Андый гаиләләрдә барыбер ярату, хөрмәт булмый, күңелләр бер-береңә карата рәнҗеш, күз яшьләре белән тула. Балалар ятим булмасын дип, заяга узган гомерләр дә кызганыч бит. Әйдәгез, бу хакта бергәләп уйлашыйк.

 

Әңгәмәдәш – Рәшидә АХМИРОВА.

 

* * *

 

Татарстан мөслимәләр берлеге рәисе Наилә ҖИҺАНШИНА:

 

– Русиядә күпхатынлылык системасын кертеп булмый, чөнки без әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләренә нигезләнеп тәрбияләнгән. Бер ир, бер хатын булып яшәү традиция булып килә. Шуңа да безнең халык күпхатынлылыкны кабул итә алмый. Мөселман кануннары буенча яшәүчеләр арасында берничә хатын белән гомер итүчеләр дә бар. Әмма аларның хатыннары авызыннан: “Гәүдәбез исән булса да, җаныбыз сәламәт түгел. Күпхатынлылыкны пропагандаламагыз”, – дигән теләкләрне ишетергә туры килә. Бер ир йөрәгенә бер хатын-кыз сөюе генә сыя ала.

 

Даут (г.с.) нең 100 хатыны булган, әмма алар арасыннан ул берсен генә яраткан. Аның улы Сөләйман (г.с.) нең дә мең хатынының берсе генә күңелен яулый алган. Мөхәммәд (с.г.в.) дә Хәдичә анабызны бик яраткан, ул үлгәнче башкага өйләнмәгән. Аның вафатыннан соң гына Гайшәне ярата алган. 9 хатыны арасыннан аны сөйгән кебек үк башкаларны якын итә алмаган.

 

Пәйгамбәрләр дә, күп хатын белән яшәсәләр дә, бердән артыкны ярата алмагач, ул башка ирләр күтәрә алырлык түгел. Ике кеше арасындагы чын мәхәббәткә корылса гына гаилә бәхетле була ала. Гарәп системасында күпхатынлылык күренеше бар, ул Коръәндә Аллаһы Тәгалә тарафыннан рөхсәт ителгән. Хатыны авыру булганда яки баласыз очракларда гаилә проблемаларын уңай хәл итә.

 

Полигамия беренче чиратта бай кешеләр өчен. Әмма бездә Согуд Гарәбстанындагы кебек нефть сатып баючылар бик сирәк. Ә менә авылда эчеп-исереп йөрүе аркасында буйдак булып калган тракторчының бер хатынга өйләнергә дә йөрәге җитми, аңа барыбер. Ирләр арасында, фатир-машина алгач, яшь кызларга күз төшерүчеләр бар. Күп очракта аларның башка чит-ятларга ияләшүенә хатыннары үзләре гаепле. Вакытында ирләрен дәваламыйлар, проблемаларны ирен өйдән куып чыгару белән хәл итәләр, җайлы тормышлы бай ирләргә исәп тоталар. Мин гаиләсен саклап калып, чит-ятларга күз атмыйча, балаларын кайгыртып, үз ирләрен терелткән сабыр хатыннарны хөрмәт итәм.

 

Казанның Сөләйман мәчетендә насыйп ярын эзләүчеләрне таныштыручы мөгаллимә Мәликә ханым ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА:

 

– Бу юнәлештә 7 ел эшлим. Баштагы вакытта күпхатынлылыкка омтылу күренешләре күзәтелми иде. Ә менә соңгы елларда гаилә корырга теләп анкета тутыручы мөселман хатын-кызларының күбесе икенче хатынлыкка да риза. Ирләр арасында да икенче хатын эзләүчеләр юк түгел. Дуслар, туганнар, таныш имамнар арасында 3 әр, хәтта 4 хатын белән яшәүчеләр бар. Кайбер хатын-кызлар: “Ирем барыбер икенче хатын ала, минем белән дә уртак тел табып яшәрдәй хатынны аңа үзем сайлыйм дип, ирләренә икенче хатын юллыйлар. Гаилә корырга теләүчеләрнең күбесе ирдән аерылган яки ире вафат булган балалы тол хатыннар. Алар балаларының киләчәген кайгыртып, ир канаты астында ата назы, терәк эзлиләр. Картлык көнендә берәүнең дә ялгыз каласы килми. Ә ирләрнең күбесе балалы хатынны алырга теләми.

 

Актаныш районының Актаныш авылыннан китапханәче Гүзәлия САБИРОВА:

 

– Ихлас сөйгән парың белән уртак балалар үстереп, чөкердәшеп, чын ярату белән яшәүгә берни дә җитми. Шуңа да әйтәсе килгән фикерем белән бар кеше килешмәс һәм ул бөтен хатын-кызга кагылмый да.

 

Безнең тормышта төрле авырлыклар кичереп, гомере буе исерек, ялкау, гаиләсенә бер тиен акча алып кайтмаган ир белән чиләнеп, назлануның нәрсә икәнен белми бик газапланып яшәгән хатын-кызлар да бар. Мондый гаиләләрдә күп очракта рухи яктан тулы сәламәт балалар үсми. Андыйлар хакында сүз барганда мин полигамия яклы.

 

Шунысын да яхшы аңлыйм: берничә хатын белән яшәгән ир аларның барысын да тигез ярата алмый, арадан берсен генә ихлас сөя. Шуңа да көндәшләргә ир күңелен яулау өчен ярышып яшәргә кала. Әмма яхшылыкка омтылуның зыяны юк. Күп хатынлы булса да, изге күңелле, гадел, бала җанлы, бар яктан да сине, балаларыңны кайгыртып, матди яктан тәэмин итеп торучы ир белән җан тынычлыгында яшәү гаилә өчен дә, җәмгыятькә дә яхшырактыр, минемчә.

 

Күпхатынлылык хакында закон кабул ителгән очракта да, икенче хатын булып кияүгә чыгу мәҗбүри түгел бит, ул күңел эше. Ялгызы яшәргә теләгән кешегә берәү дә кагылмый. Ә безнең илдә барыбер законсыз күпхатынлылык яши. Сөяркәсе булмаган ирләр сирәк. Хатыннары өстеннән кача-поса чир эзләп, гаиләсеннән читтә бала калдырып, ятимнәр арттырганчы, хатыннарын законлаштырып яшәсәләр, гаиләләрдә проблемалар азрак булыр, илдәге фахишәлек, ятимнәр, толлар саны, хәерчелек кимер иде. Картлык көнеңдә кайгыртучың, таянычың да була. Безнең илдә әлегә ирләр дефициты, алар хатын-кызларга караганда күпкә аз. Бүген аз керемле, ялгызы гына бала тәрбияләүчеләргә яшәү бик авыр. Берәүгә дә андый тормыш теләмим.

 

ПОЛИГАМИЯ ТОРМЫШЫ БЕЛӘН ЯШӘҮЧЕЛӘР НИНДИ ЗАКОНГА БУЙСЫНА?

 

Менделеев районы ЗАГСының баш белгече Резеда ГӘРӘЕВА:

 

– Безнең илдә ЗАГСларда закон нигезендә күпхатынлылыкны теркәү каралмаган, андый канун юк та. Шуңа ир бары тик бер хатыны белән генә рәсми рәвештә язылыша ала. Ә ир кеше баланың анасы рөхсәте белән сабыйларның барысын да, әйтик, алар 10-20 бала булсын, ЗАГС аша үзенеке итеп рәсмиләштерә ала. Фамилиягә килгәндә, ананыкы биреләме, атасыныкымы, моны әти-әниләр үзләре хәл итә.

 

Башкалабыздагы Әниләр мәчете имам-хатибы Шәүкәт хәзрәт ӘБҮБӘКЕРОВ:

 

– Күпхатынлы мөселманнарга мәчеттә никах укыла, мөһерле никах кәгазе бирелә. Исламдагы мөселман гаиләсе шулай рәсмиләштерелә.

 

ҺӘР ХАТЫНГА – 4 ИР!

 

Согуд Гарәбстаны журналисты Надин әл-Бейдарның Мисырда чыгучы “Әл-Масри әл-Юм” газетасында “Мин һәм дүрт ирем” дип аталган мәкаләсе ислам дөньясында зур шау-шу куптарды. Әл-Бейдар тигез хокуклылык өчен көрәшү максатында хатын-кызларга да берничә иргә кияүгә чыгу мөмкинлеген законлаштырырга тәкъдим итә. Мөселман руханилары шундук аңа каршы күтәрелгән, алар күпирлелекнең сәламәтлек өчен начар булуы, шуның өстенә баланың әтисе кем икәнен белмәүгә китерүе һәм ислам җәмгыяте кануннарына каршы килүе турында белдерә. Мисыр парламентының бер депутаты газетаны судка биргән.

 

Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Әлбир Крганов бу мәсьәләгә ачыклык кертеп, болай ди: “Шәригатьнең төп таләпләренең берсе – бала әтисен белергә тиеш. Шунлыктан шәригать хатын-кызлар полигамиясен тыя. Бәлки, төрле сәбәпләр аркасында хатын-кыз дүрт ирле була аладыр, тик барыбер бу берьюлы булырга тиеш түгел. Мәсәлән, аның беренче ире үлсә, икенчесе белән аерылышса, өченчесе ташлап китсә, ул дүртенче тапкыр кияүгә чыгу турында уйлый ала”.



Ирек мәйданы
№ 2 | 15.01.2010
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»