поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.09.2017 Әдәбият

Асия Юнысова бүген юбилеен бәйрәм итә

«Кыз йолдызы – минем йолдыз»... Исегезгә төштеме? Асия Юнысова шигыреннән ул канатлы сүзләр. Һәм Асия апаны ачар өчен шул сүзләре генә дә җитә менә! Йолдызнамәнең иң нәфис бизәге «Кыз» (Асия апа дип карарга кирәк!) – тырыш, җаваплы, һәрчак камиллеккә омтыла, шәп зәвыклы, тәртип-пөхтәлек ярата, киңкырлы, эрудицияле, сизгер күңелле, ихлас, иҗади, чын профессионал, ышанычлы дус...

Кара, туры килә бит Асия апага! Ә без ул характеристиканы үзебез белгәнчә баетабыз, тулыландырабыз әле. Ул гадел, таләпчән, юмарт, хыялый, эчендәге тышында... дип. Республиканың танылган журналисты икәнен дә һәрчак истә тотабыз. «Ватаным Татарстан», «Татарстан», «Сәхнә»дә эшләп йөргән елларын хәтердә яңартабыз. «Сөембикә»дә бвсылган тирән эчтәлекле, гыйбрәтле, ювелир хезмәтенә тиң язмаларына сокланабыз. Аның сүзләренә Зәйнәп Фәрхетдинова җырлый торган җыры – безнең яраткан җырлар арасында!
 
 «Туган якка кайттым әле менә,

Сагындырган читтә гел йөреп...»
 
Күңелебез белән Асия апаның туган якларына – Ык буендагы авылына «очабыз»! 
 
Яшерен-батырын түгел, Асия апа хатын-кызларның нечкә-нәзберек күңеленә тәңгәл килерлек итеп яза – көнләшеп, кызыгып укыйбыз. Төн эчендә яза да ата бит! Һәм укучыны тәмам сихерли шулай!
 
Ул – көз кызы, сентябрь гөле, дибез. 
 
Чү, кыңгыраулар чыңлагандай рәхәт көлү яңгырый... Асия апа көлүе! Менә хәзер ишек ачылып китәчәк һәм үзенә күңелле ыгы-зыгы, күтәренке кәеф, һәркемгә ирештереләсе матур сүзләрен ияртеп, ялт кына пешереп куйган кыстыбый-пәрәмәчләрен күтәреп: «Кызлар, минем бүген бәйрәм бит әле», – дип, Асия апа килеп керәчәк!
 
Ә урамда – сентябрь кояшы елмая. Тәрәзәдән – тамчы да саргаерга өлгермәгән яшь, яшел көз карый. Казансудан җылы җил сәлам биреп пышылдый. Кызыл миләшләр ниндидер бәйрәм купшылыгы өсти. Табигать тә, күр, Асия апа туган көнгә махсус әзерләнеп куйган диярсең!
 
Гомер бәйрәмең белән котлыйбыз, Асия апа! Сәламәт бул, иҗатта ян, кадерле кешеләреңнең җылысын тоеп, рәхәт итеп яшә! Син барасы һәр тарафта көтсен бәхет дагасы!

---
Матбугат.ру
№ --- | 15.09.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»