поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.09.2017 Мәдәният

Камал театрына Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе тапшырылды

Кичә XVIII Халыкара Волков фестиваленең ачылу тантанасында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрына Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе тапшырылды. Премияне Ф.Волков исемендәге Россия дәүләт Академия театры сәхнәсендә Г.Камал театрының директоры Илфир Якуповка һәм Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдиновка тапшырдылар.

22 сентябрьдә, Ярославь шәһәренә Ф.Волков исемендәге данлыклы театр сәхнәсендә Камал театры Галиәсгар Камалның Фәрит Бикчәнтәев куелышындагы "Банкрот" спектаклен тәкъдим итәчәк.
 
Шулай ук, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры “Туганлык” фестивалендә "Иң яхшы режиссер эше" номинациясендә лауреат булды. Театр фестивальгә Фәрит Бикчәнтәев куелышында “Дон Жуан” спектакле белән катнашкан иде. Спектакльгә шулай ук фестивальнең тәнкыйтьчеләр коллегиясе тарафыннан махсус приз тапшырылды.

VI Халыкара "Туганлык" төрки телле театрлар фестиваленең лауреатлары кичә фестивальнең ябылу тантанасында билгеле булды.

Исегезгә төшерәбез, Уфада 7 - 14 сентябрь көннәрендә VI Халыкара "Туганлык" төрки телле театрлар фестивале узды. Атна дәвамында фестиваль жюриы һәм тәнкыйтьчеләр коллегиясе тугыз спектакль карап, үз бәясен бирде. Жюри рәисе – Рифкать Исрафилов иде.

VI Халыкара "Туганлык" төрки телле театрлар фестиваленең иң күп премияләре, аерым алганда, алты төп номинациянең өчесе һәм бер кызыксындыру номинациясе буенча премия, фестивальне гамәлгә куючыларның берсе булган М.Гафури исемендәге Башкорт драма театрына тапшырылды. Фестивальнең иң яхшы спектакле дип Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевнең М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында куйган "Антигона" спектакле танылды. Әлеге спектакльдә Креон ролен башкарган Олег Ханов - «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә, Лилия Галина, Антигона образы өчен, «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә җиңеп чыкты. Әлеге спектакльдә Сакчы ролен башкарган Илдар Сәетовны жюри «Икенче пландагы ир-ат роле» номинациясендә җиңүче дип билгеләде.

Тагын ике төп номинациягә К.Иванов исемендәге Чуваш дәүләт академия театры һәм «Жастар» Казах театры лаек булды. “Күкеле сәгать” спектакле буенча «Иң яхшы сценография» номинациясендә Валерий Яковлев бүләкләнде. «Иң яхшы музыкаль бизәлеш» номинациясе буенча приз «Жастар» Казах театрының «Ревизор» спектакленә тапшырылды. 


---
Камал театры
№ --- | 15.09.2017
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»