|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.09.2017 Матбугат
Утны-суны кичеп...
Утны-суны кичеп Халкым өчен янган
Йөрәкләрне берләштердең.
Бергәләшеп
халкыбызга бәхет
Яулыйк-даулыйк;
Аккош, Кысла
һәм мәхлүк җан Чуртан
Булып калмыйк.
Тик бергәләп
алга бару мөмкин
Бу заманда.
Шуны
Аңлап-белеп яшәмибез
Без һаман да.
Куенда – таш,
Җанда – ачу, мәкер
һәм көнчелек –
Иң түбән хис.
Котылыйкчы аннан –
Өстен чыгыйк.
Яшәсен, дип кенә,
Гомер өстәп булмый җанга.
“Бердәмлек”кә
безнең ярдәм кирәк, -
Калмыйк соңга!!!
Балкысын Ул җиңеп,
Кара көчләр арасында,
Утны-суны кичеп,
Исән калган байрак сыман.
Гакыйль СӘГЫЙРОВ. 26 октябрь 1998 ел
Бу шигырьне “Бердәмлек”нең иң актив укучыларының берсе, күренекле татар шагыйре, ка¬һарман якташыбыз Гакыйль Сәгыйров әле 1998 елның 26 октябрендә язган булган. Моңа кадәр бу шигырь беркайда да басылмаган. Тик шулай да, унтугыз еллар чамасы үтсә дә, ул үзенең актуальлеген югалт¬маган. Шагыйрьнең ярат¬кан бас¬масы “Бердәмлек”кә бү¬ген дә сезнең ярдәм кирәк, ту¬ган¬нар!
Якташыбызның 80 яшьлеген каршыларга әзерләнгән көн¬нәрдә (ә ул 1938 елның 16 фев¬ралендә туган) без бу ши¬гы¬рьне укучыларыбыз игъти¬барына тәкъ¬дим итәргә булдык.
Туган телебезне саклап калу мәсьәләсе бөтен яссыллыгы белән яңадан калкып чыккан мәлдә “Бердәмлег”ебезне сак¬лау да көн үзәгенә килеп басты.
Шагыйрь әйткәнчә,
“Бердәмлек”кә
безнең ярдәм кирәк, -
Калмыйк соңга!!!
Балкысын Ул җиңеп,
Кара көчләр арасында,
Утны-суны кичеп,
Исән калган байрак сыман.
Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН,
“Бердәмлек”нең баш мөхәррире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Самара өлкәсе җире игелегенә хезмәте өчен” Самара өлкәсе губернаторының мактаулы билге иясе.
--- |
Иң күп укылган
|