|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.09.2017 Авыл
Аюлар төбәгенә 238 яшьСергач үзенең чираттагы туган көнен, 238 еллыгын билгеләп үтте. Бәйрәм чаралары шәһәрнең төрле почмакларында иртәдән кичкә кадәр гөрләде. Беренче булып базар мәйданы алдында авыл хуҗалыгы ярминкәсе ачылды, анда җирле аграрийлар үз продукцияләрен тәкъдим итте. “Лидер” ФСКсында бу көнне тантаналы рәвештә кинотеатр эшли башлады. Ул “Кече шәһәрләр кино- театрлары” федераль программасы кысаларында булдырылды һәм шәһәрнең мәдәни тормышында зур роль уйнар дип ышанасы килә. Биредә вакыт буенча соңга калмыйча яңа гына чыккан Россия һәм чит ил кинофильмнары 3D форматында күрсәтелер. Сеанслар көне буе дәвам итәр һәм төрле яшьтәге аудиториягә исәпләнер. Иң күркәм бәйрәм чаралары, әлбәттә, шәһәрнең Советская урамында һәм үзәк мәйданында гөрләде. Җирле предприятиеләр һәм эшмәкәрләр кунакларга үзләренең продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Махсус техника белән кызыксынучылар өчен күргәзмә әзерләнгән иде. Кунакларның күп өлешен тәшкил иткән балаларга район администрациясе татлы бүләкләр дә кайгырткан. Район һәм шәһәр башлыклары Николай Субботин, Олег Радаев һәм Александр Лаптев рус халык киемнәренә киенеп, балаларга бушлай туңдырма өләштеләр. Сергачлыларны бәйрәм белән котларга өлкә һәм күрше районнарның хакимият вәкилләре, регионның күренекле җәмәгать эшлеклеләре килде. Хөрмәтле кунакларның берсе - танылган якташыбыз, Россия журналистлар союзы әгъзасы, шагыйрь Әхмәт Саттар иде. Җирле үзидарә башлыгы Николай Субботин якташларын җылы котлады, соңгы вакытта шәһәр файдасына башкарылган эшләр турында сөйләде һәм берничә сергачлыга шәһәр һәм район үсешенә керткән зур өлешләре өчен районның “Хөрмәтле ветераны” һәм “Хөрмәтле гражданин”ы исемнәре бирелүен игълан итте. Өлкә законнар чыгару җыены депутаты Александр Ефремцев тәбрик сүзендә соңгы вакытта Сергачта яңа предприятиеләр ачылуын билгеләп үтте. “Рас- свет” ачык акционерлык җәмгыяте плантацияләрендә җир җиләге, күк җиләк үстерделәр. Предприятие җитәкчелеге бәйрәмгә бүләк итеп, 1000гә якын район балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрне җимешләр белән сөендергән. Кызыл Октябрь районы адми- нистрациясе башлыгы Халит Сөләйманов ике районның дуслык- та һәм татулыкта яшәвен билгеләп үтте һәм киләчәктә дә шулай булсын дигән теләктә калды. Спас районы вәкиле, өлкә татарлары милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Рамил Салихҗанов автономия рәисе, өлкә Законнар чыгару җыены депутаты Надир Хафизов юллаган тәбрик сүзләрен җиткерде, Сергач районы администрациясенең авыл хуҗалыгы һәм мәдәният бүлекләре, “Туган як” газетасы һәм “Татар радиосы” белән уңышлы эшләвен ассызыклады. Рәсми өлеш тәмамлангач, сәхнәгә балалар коллективлары чыкты. Алар арасында безнең милләттәшләребезнең булуы аеруча шатландырды. Кичкә кадәр шәһәрнең төрле урыннарында төрле спорт ярышлары, күңел ачу һәм ял итү чаралары күпләп узды. Ә бәйрәмнең ахырында район мәдәният йорты артистлары һәм Түбән Новгородтан килгән музыкаль төркемнәр өч сәгать дәвамында зур концерт бирде. Шәһәр көне салют һәм дискотека белән тәмамланды. Фотода: Сергач, Кызыл Октябрь һәм Спас районы татарлары.
Илнар САДЕКОВ |
Иң күп укылган
|