поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
28.12.2009 Мәдәният

КИЛӘСЕ ЕЛ СӨЕНДЕРЕР КЕБЕК

“Сездән башка республиканың мәдәни тормышын яктыртып барып булмас иде. Рәхмәт сезгә”. Мәдәният министрлыгында узган матбугат очрашуында Татарстан Премьер-министр урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева мәдәният һәм сәнгать дөньясында кайнаган журналистларга рәхмәтен белдерде. Сөйләшү – узып баручы елга нәтиҗә ясау, 2010 елда үткәреләчәк чаралар, киләчәк планнар хакында иде.

Ел башы “Татар моңы” Халыкара яшь башкаручылар фестивале белән башланып китәчәк. Мәдәният министрлыгы, Татарстан Президентының мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, “Салават” эстрада театры, “Яңа гасыр” телекомпаниясе белән берлектә уздырылачак бәйге телевизион дип игълан ителәчәк. Дөрес, “Яңа гасыр” телекомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов баштарак бу фестивальнең һәр ел телевидениедә үткәрелүенә каршы булган.

 

– Сездә милли җырлар яңгырамый, “Яңа гасыр” “кендекле” кызлар күрсәтә, дип һәрвакыт сүгеп килделәр, – ди ул. – “Татар моңы” исә зәвыклы җырчыларны һәм зәвыклы җырларны гына сайлап алачак.

 

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның да узган елгы фестивальгә бераз үпкәсе бар. Татарлар яши торган шактый гына төбәкләр килә алмаган. Ул алар өчен борчыла. Быелгы фестивальгә килергә дип Бәйсез дәүләтләр берлегендәге милләтәшләребез, Ерак Көнчыгыш илләрендәге һәм Себер татарлары атлыгып торалар икән.

 

Зилә Вәлиева әйтүенчә, “Татар моңы” фестивале кысаларында “Җырлы-моңлы балачак” дип аталган бәйге дә узачак. Биредә 4 тән алып 15 яшькә кадәр балалар катнашачак икән. Фестивальдә узган елгыдан аермалы буларак, гаилә һәм вокаль инструменталь ансамбльләренең дә чыгышларын да караячаклар. Ә “Татар моңы”ның гала-концертын Тукайның туган көнендә үткәрәчәкләр.

 

2010 елда, мәдәният министры әйтүенчә, зур шәһәрләр арасындагы алмаш гастрольләрне тагын да ныгытырга исәп тоталар. Әйтик, Мариин опера һәм балет театры безнең “Шүрәле” (Ф. Яруллин) балетын үз репертуарына алган. Киләсе елдан Екатеринбург театры да татар балетын куярга җыена икән.

 

Инде ничә еллар төзелеп бетә алмаган К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрын 2010 елда төзеп бетерәчәкләр. Аңа тиешле финанс чыгымнары каралган инде. Театрлар өчен тагын бер шатлык. Республика җитәкчелеге махсус театрлар өчен 6 зур һәм 27 кечкенә автобус бүләк итәчәк. Димәк, иске автобус белән ерак юлларга барырга коты алынып торган артистларның хафаланырлык урыннары калмаячак.

 

Китапханәләрне заманча юнәлешкә үзгәртү быелдан ук башланган булса, киләсе елда аларга игътибар тагын да артачак. Бүгенге заман таләпләренә җавап бирерлек китапханәне мәгълүмати яктан камилләштерү өчен республика бюджетыннан акча бүлеп бирелгән инде. Ә менә шәһәрнең үзәгендәге Мулланур Вахитов һәйкәле урынына зур китапханә салу бәхете елмаймаячак. Чөнки биредә урын бик тар икән.

 

Киләсе елда тарихи урыннарны яңарту, төзекләндерү дә каралган. Туристлар үзәге булып саналырлык Болгар җирен, ниһаять, җитәкчелек үз карамагына алачак. Югыйсә, соңгы елларда чит ил кунаклары бөтенләй бу җирләрне онытып бетерде. Күрәсең, бу җирле җитәкчелекнең туристлык эшчәнлегенә салкын каравыннан да килә торгандыр. Әнә бит, Алабуга иң күп акча эшләүче туристлык шәһәрләрдән санала һәм бирегә дөньяның бөтен кыйтгаларыннан киләләр. Ата-бабаларыбызның изге, тарихи “Мәккә”се саналган Болгарны онытырга һич ярамый. Универсиадага килгән кунакларга безнең нәкъ менә тарихи урыннарыбыз кадерле ләбаса. Димәк, киләсе елда итәк-җиңнәрен җыясы эшләребез шактый әле.


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 258 | 26.12.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»