|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.07.2017 Мәдәният
Башкортстанда Хәния Фәрхи белән хушлаштылар (ВИДЕО)Бүген, 28 июльдә, Башкортстанда Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи белән хушлашу чарасы уза. Туганнары, якыннары, дуслары, иҗатын сөючеләр мәрхүмәне соңгы юлга озата. Җирле вакыт белән иртәнге 10да башланса да, матәм чарасына кешеләр күпкә иртәрәк килә башлады, дип хәбәр итә “Татар-информ”. Йөзләгән кеше арасында беренчеләрдән булып килүче эстраданың популяр җырчысы Элвин Грей булган. Социаль челтәрдәге үз битендә ул: “Иҗади ӘНИЕМ үлде. Хәния апай, бик авыр. Ачык йөрәкле, киң, гади күңел... Эстрадабыз ятим калды. Бик ярата идем Сезне, йөрәктә мәңгегә калачаксыз. Авыр туфрагыгыз җиңел булсын”, – дип язган.
--- |
Иң күп укылган
|