поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
28.06.2017 Могҗиза

Ул исән кала, әмма сукырая (Аллаһы могҗизасы)

Гадәти бер көн. Юлда бер ир бара. Ул мизгелләр эчендә тормышына таудай ишеләчәк кайгыдан, озын-озак утыз елга үзенең караңгылыкка чумачагыннан әле бихәбәрдар. Күңеле тәмле ризык исе таралган өенә, үзен сагынып көтә торган хатыны янына ашкына. Шулчак ул юлда бер бала өстенә авыр йөк төшкәнен күреп ала һәм шул якка ыргыла.

Ул исән кала, әмма сукырая. Кайсы табибларга гына күренсә дә, сүз берләшкәндәй, барысы да бер сүзне кабатлый: «Өмет юк, могҗиза булса гына инде».

Көн яктысын да, әти-әнисенең йөзен дә, хатынының күзләрен дә, сайрар кошларның күк йөзендә канат кагуларын да – берсен дә беркайчан да күрмәячәк! Дөньясын каплаган дөм-караңгылыкта хатынының сиздермәскә тырышып үксүе йөрәген әрнетә дә, улының: «Әти, әти, кара әле, мин бүген «5»ле алдым. Укытучы апа көндәлегемә «Булдырасың!» дип язып та куйды. Әти, кара инде...»,  дип янында бөтерелүе җанын телгәли... Юк, башкача бу газапларны күтәрерлек хәле дә, көче дә, теләге дә юк! Китәргә, мәңгегә китәргә!..

Соңгы адымга барудан аны хатынының ярату тулы сүзләре, назлы куллары, ышанычы коткарып кала.  Үзе дә сизмәстән, ул Аллаһыга ялвара башлый: «Үз нигъмәтең булган көн яктысын күрү бәхете бир, Раббым!  Хәләл җефетемне, балаларымны, күк йөзен, йолдызларны күрәсем килә.  Элек мин, күзле килеш күзсез булганмын, барысына да  маңгай күзе белән генә караганмын. Кәгъбәтулланы үз күзләрем белән күрү бәхете насыйп ит, Раббым».  Озын көннәр буе Аллаһыга ялвара-ялвара, аның күңел күзе ачыла, ул намаз укый башлый. Намаз укыган саен күңеле сафлана, ышанычы ныгый бара...  Караңгылыкка күмелгән дөнья да бер урында гына тормый, ай арты ай, ел арты ел уза.  Бер дисбегә тезелгән еллар инде утызга җыела.

Һич көтмәгәндә, салкын көзге көннәрнең берсендә, шәгъбан ае азагына якынлашып, бар да Рамазанны көтү ләззәте кичергән бер мәлдә  җир тетри башлый. Сукыр ирнең дә хатыны һәм балалары тизрәк өйдән чыгу ягын карыйлар.

Улларының көчле кулларына тотынып урамга чыккан чал чәчле сукыр ир, барысын да шаккатырып, күк йөзенә текәлә, аннан соң, хатынына төбәлә дә, эндәшә: «Кадерлем, чәчләрең чаларып беткән икән бит...» 

Туган як


---
Матбугат.ру
№ --- | 27.06.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»