|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.06.2017 Киңәш-табыш
Татарның мең дә бер диалекты: «Матбугат.ру» укучылары кукының (яки какының) - 10нан артык, ә камканың - 30дан артык әйтелешен таптыКайбер татар сүзләре районы белән, хәтта авылы белән төрлечә әйтелә. Кемнәрдер моны диалект ди, икенчеләр җирле сөйләм ди. «Матбугат.ру»ның инстаграмында соңгы ара халыкны кузгатып алабыз. Теге яки бу сүз сезнең якта ничек әйтелә? Менә, мәсәлән, камка (божья коровка) бөҗәгенең һәм какы үләненең (әллә кукымы?) төрле якта төрлечә әйтелешен белә идек. Әмма бу кадәрле күп диалект бар икәнен белмәдек тә. 200гә якын комментарий килде. Шулай итеп, укучыларыбыз кукының (какының димәкче идек) - 10нан артык, ә камканың - 30дан артык әйтелешен язды. Менә карагыз төрле район һәм төбәкләрдә ничек әйтәләр икән: Бөҗәк
Әпис-күпис
Камка бабай
Камка
Камка түти
Бабка-коробка
Фатыйма
Камка питыр
Тәти кашык
Камка тутай
Божья коровка
Әпипә тутай
Палимпапа
Камкагач
Әбиуч
Зэңгәлә
Лили папай
Әпә-түти
Әвен бабай
Камкауч
Алтын капка
Хәйретдин
Камилә
Җәмилә
Кыр капкачы
Канат яр
Камкакач
Афлятун
Әби түти
Ар хатыны
Лили-папа
Гостон
Үлән
Какы
Кукы
Дусай
Әче кукы
Гөрләпә
Кымызлык
Ачы кукы
Киз икмәк
Урлапа
Дусай печәне
Кылтырма
Күке
Ә сезнең якта ничек атыйлар? )
Сүз уңаеннан, «Матбугат.ру» инстаграмында мондый кызыклар күп. Язылыгыз: https://www.instagram.com/matbugat
--- |
Иң күп укылган
|