поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
21.06.2017 Җәмгыять

Аңымны жуймасам да, мине ике сәгатькә паралич сукты (УЕННАН-УЙМАК)

Бер мәҗлестә миңа аракы эчмәүче ир белән янәшәдә утырырга туры килде Халык бераз җылынгач, телләре чишелә башлагач, аңа сораулар яудырырга тотындылар! Янәсе, ник алай, ник эчмисең, берәр чирең бармы, әллә кодлаштырдылармы һ.б. Аракыны авызына да алмаучы бу ир менә нәрсәләр сөйләде:

– Мин бер заводка эшкә урнаштым, анда техник хаҗәтләр өчен спирт бирәләр иде. Мин ул чагында инде салгаларга ярата идем. Алдыңда – яхшы кабымлык, янәшәңдә яхшы дуслар булганда бигрәк тә. Спирт өләшенгәннән соң яңа хезмәттәшләрем миңа яңа коллективка кушылуымны “юарга” тәкъдим иттеләр. Без тәрәзәсе-ние булмаган ниндидер бүлмәгә кереп, эчтән бикләдек тә, “юу” эшенә керештек.

Минем моңа кадәр чиста спирт эчеп караганым юк иде. Бу хакта белгәч, мужикларның берсе, хәлемә кереп, спиртны эчкәндә күзләрне һичшиксез чытырдатып йомарга кирәк дип акыллы киңәш бирде... Имеш, техник спиртның шул ягы бар, аны беренче тапкыр эчкәндә күзләреңне йоммасаң сукыраю ихтималы бар икән. Мин күзләремне чытырдатып йомып, җылы, укшыткыч сыеклыкны йотып җибәрдем.

Шуннан күзләремне ачсам, я рабби, тоташ караңгылык! Мин җан ачысы белән кычкырып җибәрдем. Шулкадәр каты акырганмын, минем тавышымны ишеткәч, цехта паника башланган. Акырмый да хәлең юк: япь-яшь килеш көтмәгәндә-уйламаганда дөм сукыр кал әле! Мин аңымны җуярга өлгермәдем, кайсыдыр утны кабызды. Аңымны жуймасам да, мине ике сәгатькә паралич сукты.

Бу кызыкны оештырган хезмәттәшләрем мине күтәреп медпунктка алып киттеләр. Менә шул көннән бирле борыныма спирт исе килеп бәрелсә, организмым имәнеп, катып кала. Инде биш ел шулай азапланам, ә менә хатын бик бәхетле. Теге хәлдән соң ул шаян хезмәттәшләремә хәтта бер ящик аракы да куйган.
 


Гали ВӘЛИЕВ
Татарстан яшьләре
№ --- | 21.06.2017
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»