|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.05.2017 Җәмгыять
Әтиләре сугышта үлеп калып, дәүләттән бернинди ярдәм дә ала алмаган кешеләргә бик читенСугыш башланганда 15-16 яшь булган егетләр дә хәзер инде туксанны тутыра. Еллар узып, буыннар алмашынса да, күз яшьләре әле дә кипмәгән аларның. Сугыш ятимлеген күреп, зар елап яшәүчеләр, күңелендәге хисләрне кәгазьгә төшереп редакциябезгә хат юллый. Кайберәүләр үзләре үк яныбызга килеп хәлләрен сөйли. Казанның Авиатөзелеш районында яшәүче Фәрхинур апа да редакциябезгә үзе килде. “Гомерем буе рәхәт күрмәдем. Балачагым авыр елларга туры килде. Сугыш башланганда миңа 19 яшь иде. Яшь чак, әллә нинди матур хыяллар белән яши идек. Тик сугыш башланып, бар тормышыбызның асты өскә килде”, – дип сөйли ул. Әбекәй күптән түгел 90 яшен тутырды. Әмма туган көнендә хәтере калган. Ил җитәкчеләреннән котлау открыткасы көткән, район түрәләре килеп тәбрик итәр дип өмет иткән ул. “Хәзер ул елларны искә төшереп утырудан мәгънә юк инде. Ул вакытны уйлап йөрәгемне бозмаска тырышам. Тик күңел игътибар көтә бит”, – ди ул. Әтиләре сугышта үлеп калган, дәүләттән бернинди ярдәм дә ала алмаган кешеләргә бик читен. Күбесенең пенсиясе бик аз. Әнә шуңа да тормыш итү авырга туры килә. Ә кайберәүләрнең пенсия акчасын үзеннән алда көтүче кешеләре бар. “Тугыз мең сум пенсия алам. Җитми бит, кызым. Шуның дүрт меңен фатир өчен түлисе, калган биш меңенә ай буе торасы бит әле. Ит алырга бөтенләй мөмкинлегем юк. Акча барда, тавык алып куям. Сөтләр дә кыйммәт хәзер, – дип сөйли Минзифа әби. – Ә кемдер ризыкның кадерен белми. Чүплеккә азык-төлек ташлыйлар. Безнең әтиләр шуның өчен кан түккәнме?”
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|