поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
02.05.2017 Җәмгыять

Без белмәгән, ләкин күбебезгә тиешле булган матди ярдәм һәм ташламалар

Илдә халыкка ярдәм итү өчен ташламалар һәм матди ярдәм төрләре шактый. Тик күбебез бу хакта белми. Чөнки ярдәм чаралары турында рәсми документларда язылган, ә аларны аңлау өчен шактый кызыксынырга кирәк. Алма дигәннәре авызга үзе өзелеп төшми.

Кем әйтмешли, сорамаган балага имезлек каптырмыйлар. “Бө­тен эш тә шунда, – ди социаль мәсь­әләләр буенча белгеч Сергей Смир­нов. – Ил күләмендә кабул ител­гән ташламаларның барысы да диярлек халыктан килеп иреш­кән гариза нигезендә күрсәтелә. Ягъни җитәкче исеменә гариза язып, үзең ярдәм сорамыйсың икән, беркем дә булышмаячак”. Әмма белмәгәнне ничек сорый­сың? Мәсәлән, илнең 69 төбәгендә өченче (дүртенче, бишенче һәм аннан соңгыларына да) балага өч яшь тулганчы ай саен пособие тү­лиләр. Аның күләме төбәктә яшәү минимумыннан чыгып бил­геләнә. Ил күләмендә әлеге күр­сәткеч уртача 10 мең сум тәшкил итә. Тик шунысы да бар: күп балалы әти-әниләргә акча сорап гариза язу өчен сабый туганнан алып нибары 3-6 ай вакыт бирелә. Ниндидер сәбәпләр аркасында өл­гермисез икән, димәк, соңга калдыгыз.
 
Бәбиләргә...
 
Яшь әниләр һәм бәбиләргә тагын бер ташлама бар. Ул өч яшькә кадәр (күп балалы гаиләләрдә – 6, инвалидларга 18 яшькә кадәр) балаларны бушлай дару белән тәэмин итүдән гыйбарәт. Бюджет мөмкинлекләреннән чыгып, медицина препаратлары исемлеген һәр төбәк үзе төзи. Ничек кенә булмасын, табиб бу хакта әти-әниләргә әйтергә һәм бушлай даруларны махсус бланкта язып бирергә тиеш. “Кызыма – дүрт яшь. Өч яшькә кадәр балаларны бушлай дару белән тәэмин итү турында хәзер генә белдек. Тик соң инде. Югыйсә еш кына авырып сырхауханәгә мөрәҗәгать итәргә туры килә иде. Табиб берсеннән-берсе кыйм­мәт­рәк дарулар язды, ә бушлай бирелә торганнары турында бер сүз дә дәшмәде. Сыр­хауханә диварында белдерү­ләр­нең ниндие генә юк, кирәкле мәгъ­лүматны ник урнаштырмыйлар икән?” – ди Казанның Идел буе рай­о­нында яшәүче Альбина Сәла­мова.

“Ватаным Татарстан” хәбәрче­се әлеге исемлекне Татарстан Сә­ламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтында эзләп тапты. Сабые чирләп киткән әни болай интернетта казынып утырмаячак, әл­бәттә. Бушлай булгангамы, дару­ларның да арзанрагын тәкъдим иткәннәр. Мәсәлән, аллергиядән дәвалану өчен – “Кетотифен” (30 сум), йогышлы чирләрдән – “Азитромицин” (30 сум), эчәкләрнең эчке тирәлеген торгызу өчен – “Энтерол” (200 сум) кебек дарулар бар.

Яшь әниләргә...


Закон нигезендә, әти-әниләр салымны азрак түли. Сүз балага са­лым чигерүе турында бара. Әле­ге хокуктан әти дә, әни дә файдалана ала. Ташлама балага 18 яшь тулганчы, ә ул көндезге бү­лектә белем алган очракта, 24 яшь­кә кадәр бирелә. Салым чи­ге­рүе гаиләдә беренче һәм икенче малай-кызга – 1 мең 400 сум, өчен­че һәм аннан соңгы балага – 3, ин­валид-балага – 12 мең сум тәшкил итә. Бу – кайтарырга мөм­кин булган акча түгел. Әлеге суммадан керемгә салына торган 13 процент салым тотылмый. Мә­сәлән, өч балалы яшь әнигә айлык ташлама күләме түбәндәгечә исәп­ләнә: (1400+1400+300)*0,13 = 754 сум. Чикләү дә бар! Салым чи­герүе хез­мәткәрнең еллык кереме 350 мең сумлык чиккә җит­кәнче генә би­релә.

Пенсионерларга...


Пенсия фонды аша бирелүче ташламалар шактый. Әйтик, ташламага лаек булучыларның 50 категориясе – айлык акчалата түләү (ЕДВ), 12 категориясе – өстәмә мат­ди яр­дәм (ДМО), 7 категориясе өстәмә ­айлык матди ярдәм (ДЕМО) алырга хокуклы. Мәсәлән, II-IV дәрәҗәдәге “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” орденына яки СССР (РФ) дәү­ләт премияләренә лаек булучыларга пенсиягә өстәп 16 мең сум акча (ДМО) каралган. Дәүләт бүләкләре турында вакытында Пенсия фондына хәбәр иткән очракта, әлбәттә. Тиешле мәгълүматны соңрак җитке­рү­челәргә компенсация түләнми.

Сүз уңаеннан, илдә пенсияне дә гариза нигезендә генә исәпли башлыйлар. 2017 елның 1 ап­ре­лендә лаеклы ялга чыгып, Пенсия фондына ай азагында гына мө­рәҗәгать итүчеләргә апрель өчен пенсия түләнмәячәк.


Эльвира ВӘЛИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 02.05.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»