|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.05.2008 Матбугат
9 МАЙДА "ЯҢА ГАСЫР" НӘРСӘ КҮРСӘТӘЧӘК?Бөек Җиңү көнендә бәйрәм эфиры "Хәерле иртә!" тапшыруының махсус бәйрәм чыгарылышы белән сәгать иртәнге сигездә башланып китә. Алып баручылар Илдар Кыямов һәм Миләүшә Сибгатуллина, Раил Өметбаев һәм Роза Әдиатуллина дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елллары - җиңү-җиңелүләр, сугышчыларның тиңсез батырлыгы һәм гади халыкның фидакарьлеге турында сөйләр. Җиңү көнендә студиянең кадерле кунаклары - сугышның бар ачысын иңнәрендә күтәргән ветераннар - үзләренең дәһшәтле сугыш еллары турында хәтерләренә уелып калган вакыйгалар белән уртаклашырлар. Сәгать 10.00да Бөек Җиңүгә багышлап башкаланың Меңъеллык мәйданында башланып киткән тантаналы бәйрәм чаралары туры трансляциядә бирелә. Шәһәрнең нәкъ үзәгендә - мәгърур Кремль диварлары яныннан Казан гарнизоны хәрбиләре, ТР Эчке эшләр министрлыгы, ТР Гадәттән тыш хәлләр һәм Гражданнар оборонасы гаскәрләре парады уза. Бәйрәм парадын Суворов училищесының барабанчылар ротасы ачып җибәрә. 9 май көнне эфирда сугыш турындагы - "Небесный тихоход" дип аталган очучылар турында комедия һәм "Маньчжурский вариант" фильмы күрсәтеләчәк.
--- |
Иң күп укылган
|