• 25.08 “Шәй-бу! Шай-бу!” спектакле. Кариев театры. 18:00
  • 30.08 "Күтәренке күңел белән". Музыкаль-юмористик шоу. УНИКС. 18:00
  • 08.10 Илһам Шакиров ядкәре. Казан. Филармония. 18.30
  • 15.10 Әнвәр Нургалиев. УНИКС. 18:30
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 25 Август Вәсим Әхмәтшин
  • 25 Август Равил Гайнетдин
  • 25 Август Корбан Бердыев
  • 25 Август Фәрит Солтанов
  • 25 Август Туфан Миңнуллин (1935-2012)
  • 25 Август Евгений Богачев
  • 26 Август Гөлназ Бәдретдинова
  • 26 Август Илназ Фазуллин
  • 26 Август Эльвира Сәлахиева
  • 26 Август Гариф Гобәй (1907-1983)
  • Дербышки да бер булмэ озак вакыт арендага бирелэ.Булмэдэ холодильник,автомат кер юу машинасы,телевизор бар.Куршелэр тыныч.Булмэ 3этажда урнашкан.Остановка 5минут кына ераклыкта.Якында гына Бэхетле берничэ кибет,банк балалар очен уен мэйданчыгы парк бар. Тел: 89534010031
  • Казань совет районы ак губкина урамында балконлы зур булме сатыла 18 кв.м.89509469991
  • Яшел Узэн районыннан Сафина Эзифэ дигэн ханымны эзлим.без 1972-1974 елларда Кукмарада ПМК-90 да бергэ эшлэп. бер тулай торакта Нур Баян урамында яшэгэн идек. Бик очрашасым килэ. Фирдэусэ 89063224510
  • Павлюхина урамында тәртипле кызларга 8 менгә бүлмә сдавать итәбез. 89033052264
  • Актаныш. Груша сатам. 12 литрлы чиләге 150 сум. Балыкка алмашу мөмкин. 2 чиләк һәм аннан да артык алган кешегә - ташлама. 8 903 318 72 87
  • Мовлютово янындарак ике татар кызы на квартира кирэк иде(тэртипле, чиста, начар гадэтлэр юк) тел:89393397826
  • Ипподромная урамында коммуналкада булмэ сдавать итэбез.12кв.татар кешесенэ.8000сум айга.89872950304
  • Этнэдэн Фэнияне эзлим.1954 елгы.Богелмэдэ Укыган иде. Ике кызы бар икэнен белэ идем. Тубэн Коеккэ Файзрахманов Салихка кияугэ чыккан иде. Кызлары Лилия, Лидия исемлелэр. Телефон номерым 89393321749
  • Бер булмале фатир снимать итабез Ике егет тулырак мэглумат тел буенча тел 89393923808
  • Павлюхина урамындагы тулай торак бүлмәсен тәртипле кызларга озак вакытка арендага бирәм. 89033052264

 

 

 
Архив
 

               

21.04.2017 Мәдәният

Фил таптый-халык түзә: Самарада Камал театры гастрольләре узды

Күптән түгел Самарада Галиәсгар Камал исемендәге татар Дәүләт академия театры гастрольләре узды. Самаралыларга тәкъдим ителгән өч спектакльнең беренчесе режиссер Фәрит Бикчәнтәевнең “Хуҗа Насретдин” комедиясе иде. Хәер, тамашаны комедия дип атарга да кыен. Сирия драматургы Саадалла Ваннусның “Фил, галиҗәнәпләре!” әсәреннән өзекләр кулланып эшләнгән пьеса уйланырга мәҗбүр итте.

Вакыйга урта гасыр чорында бара. Тимерчеләр бистәсендә яшәүче халык хакимият башында торучы Җиһангир ханның (спектакльдә бу рольне Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин башкар¬ды) филенә зарлана. Хайван берсенең бакчасына зыян иткән, икенчесенең ирен таптап үтергән... Тик халык, Җиһангирның ачуыннан куркып, бу турыда кычкырып сөйләргә батырчылык итми. Юлаучы (Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов): “Фил турындагы зарыбызны Җиһангир хәзрәтләренең колагына иреш¬тереп, аның калебенә вә маңгай күзләре ачылсын өчен, бу әйтәчәк сүзләребезне тәһа¬рәт алып, саф әдәби телдә төгәл әйтергә тиешбез”, - дип, ханга баргач, нәрсә сөйләргә кирәклеген өйрәтә.

Шушы ук бистәдә Хуҗа Насретдин (Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша) яши. Җирле байлар аны дивана, юләр дип санаса да, спектакль барышында ул тамашачылар алдында бистәнең иң зирәк, тапкыр, кыю кешесе буларак таныла. Хуҗа Насретдинның бер¬дән-бер кызы Сәлвигә (Алинә Мөдәррисова) бай - 80 яшьлек Бики (Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдинов), яучы итеп күрше хатыны Сәхиләне (Татарстанның халык артисткасы, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты Зөлфирә Зарипова) җибәрә. Кызның әнисе Гөлбану (Татарстанның атказанган артисткасы Миләүшә Шәйхетдинова) моңа бик куанып риза булса да, Хуҗа кызын картка бирергә ашыкмый. Киресенчә, Бикине һәм башкода Кылый Тарханны (Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Хафизов), никах укырга килгән ахунны (Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев) көлкегә кал¬дыра. Чакырылмаган кунак¬лар коймасыз йортка капка куйган хуҗадан: “Дивана”, - дип көләләр, ә ул: “Мин иң хөрмәтле кешеләрне генә аннан кертәм”, - дигәч, бер-берсен этә-төртә капкадан үтәләр. Яучыларның кызын соратырга килүен белгәч тә, Хуҗа аларны кечкенә урындыкларга утыртып, “Бабай шулпасы пешереп ашатам”, - дип, өстәлгә казан белән су чыгарып, мыскыл итә. Моңа гарьләнгән байлар ярлыны харап итәргә булалар һәм Җиһангирга Хуҗа турында “карак” дигән сүз җиткерәләр.

Насретдинның зирәклеге турында күп ишеткән хан үзе дә ирне сынап  карарга була һәм аны сараена чакырта. Тик берсеннән-берсе мәкерле со¬рау¬ларга Хуҗа җаваплар тиз таба. Җиһангирның: “Миңа ничә сум бәя бирәсең?” - дигәненә ул: “700 мең сум”, - дип җавап бирә.
- 700 мең сум?!  Бу бит өстемдәге киемнәрнең бәясе генә! - дип кычкыра хан.

- Мин дә өстеңдәге кием¬нәреңә бәя бирәм бит, үзең бер тиен дә тормыйсың, - дип әйтә хуҗа.

Ханга Насретдин шулкадәр ошый ки, хәтта ул аны бер көн¬гә тәхеткә утыртырга риза була. Дөреслек өчен кө¬рәшергә килгән авылдашларын Хуҗа Нас¬ретдин инде хан буларак каршы ала. Тик мәйданда гай¬рәт-ле, батыр булып күренгән ир-хатыннар хан сараенда бө¬геләләр, җиргә йөзтүбән кап¬ланып, башларын күтәрергә дә куркалар. “Филегез тиздән безне ашап бетерә!” - дип әйтер урнына: “Без филегезне бик яратабыз! ...Бөтен авыл-шәһәрләр филләр белән тулсын!” - дип кабатлыйлар. Килгән халыкны кү¬реп: “Ниһаять, баш күтәрергә җөрьәт ит¬кән¬нәр!” - дигәндәй куан¬ган Хуҗа, бу сүзләрне ишетеп, кү¬ңел-сезлеккә бирелә: “Шушы сүз¬ләрне әйтергә килдегезме бирегә?” - дип кат-кат сорый. Ха¬лык¬ның куркуын, бу юлы да дәш¬ми калуын аңлагач, өмете өзелә.

Тормыш никадәр авыр, катлаулы булса да, анда мә¬хәббәткә урын бар. Га¬шыйк¬ларга байлык та, җәм-гыятьтә урын да кирәк түгел. Спек¬такльдә бу тема да яктыртылган. Сәлви белән Хаммат (Артур Шәйдуллин) бер-берсе өчен үлеп торалар. Җи¬һангирның гаскәре сарайга алып китү өчен кызлар җыюын ишетүгә, егет кыз киемнәрен кия һәм үзе аның урынына әсирлеккә төшә. Ә соңрак, әтисе ярдәме белән, Сәлви аны коткара.

Самаралылар ике сәгать ярым барган спектакльне бик яратып, көлеп, алкышларга күмеп карадылар. Куелыш та көчле, актерлар составы да искиткеч иде. Алар үз рольләрен шундый ышандырырлык итеп башкардылар ки, хәтта тамаша залында утырганыңны да онытасың. Әйтерсең бу могҗизалар чынбарлыкта булып тора, ә син аның бер өлеше. Фәнис  Җиһанша  зирәк һәм кыю Хуҗа Насретдин образын, җиңелмәс характерын һәрьяклап ачып бирә алды. Татарстанның халык артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиевнең дә ахун ролен никадәр төгәл, оста итеп уйнавына тамашачылар сокланып туя алмады. Ә тамашадан соң: “Спектакль бүгенге тормышыбызны яктырта”, - дигән фикер яңгырады.
Нәкый Исәнбәтнең Сталин идарә иткән чорда язылып, ил җитәкчесенең диктатурасын фаш иткән “Хуҗа Насретдин” пьесасы, чынлап та, бүген дә актуаль. Тормышыбызга зарланабыз, түрәләрне ачуланабыз, юлаучылар - халыкны баш күтәрергә өндәүчеләр, митинг¬лар җыеп, кычкырышалар. Тик кайсыбыз түрәләр каршына барып, хокукларыбызны якларга батырчылык итәр икән?!

Халыкның ышанычларын бүген дә “фил” таптый, ә ул, мескен, түзә.

Алия АРСЛАНОВА
Бердәмлек
№ --- | 21.04.2017
Бердәмлек печать

Фикерләр

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом